|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2020 Җәмгыять
“Мин монда үләм инде, терелә алмыйм, мине монда калдырмагыз, алып кайтып күмегез”Безнең халыкка кешегә нинди генә авырлык килсә дә аның хәленә керү, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышу хас. Бу бигрәк тә авыл җирендә яхшы күренә, ни дисәң дә, анда бит хәбәр дә бик тиз тарала, кешеләр дә бер-берсен бик яхшы беләләр. Безнең бабай да (хатынның әтисе) юл һәлакәтенә очрап, авыр хәлдә үлем белән көрәшеп ятканда, бер автобуска төялеп, авылдашлар кан тапшырырга бардылар. Шуның өстенә, Актүбә бистәсеннән килгән баҗайның хезмәттәшләрен дә исәпләсәң, бабайның гына түгел, бүтән авыруларның да терелеп аякка басуларында аларның өлешләре зур булгандыр дип уйлыйбыз. Шулай ук энекәшемнең гаиләсендә дә шундыйрак хәл килеп чыкканда, күрше шәһәргә кан тапшырырга барырга да авырсынмадылар. Инде шактый еллар үтсә дә, кешеләрнең бу игелекле эшләре һәрчакта да истә, һәрберсен исемләп хөрмәт белән искә алабыз.
Тормыш шулай бит ул, бервакытта да үзең белән дә берәр күңелсез хәл булмас дип һич кенә дә уйларга ярамый. Энекәшебез белән дә шундырак хәл килеп чыкты. Әле кешеләрдә җиңел машиналар юк дәрәҗәсендә чагында ук, инде ун еллап совхоз директорын йөртте ул. Ә анда бөтен кеше дә эшли алмый, чөнки төп эшеннән тыш, авылда яшәүчеләрнең нинди генә проблемалар килеп чыкса да, каядыр алып барасы булса да, аның өстендә. Шуңа күрә дә, өч йөз чакрымнан артык Казанны урап кайту аңа берни дә тормый һәм өенә бик сирәк кенә кайтып кергән очраклары да еш була иде.
Бервакыт энекәшебез кинәт кенә авырып китте. Һәрвакыт шат күңелле, шаян сүзле туганыбызны танып та булмый. Элек рульдә килеш көнендә урап кайта торган Казанга түгел, ике авыл арасын да йөри алмый башлады. Машина белән республика больницасына мин алып бардым бу юлы. Анализларын тапшырып, энекәшне дәваланырга салып: “Терелеп чык инде, син, әйдә”, — дидем дә, Азнакайга кайтып киттем. Барысы да үзебездән генә торса икән ул, беркем дә, бер генә көн дә авырмас иде ул чагында.
Энекәшнең кулында кесә телефоны бар, хәлләрен белешеп торабыз, дәвалау курсы бара, хәлләре түзәрлек. Берсендә төн уртасында үземнең фатирда өй телефоны чылтырады. Трубканы алсам — әни. Бервакытта да кирәкле-кирәксезгә борчырга яратмаган әнинең төн уртасында чылтыратуы ничектер аптыратты мине. Бер-бер хәл булмагандыр бит? “Улым, хәлләрең, сәламәтлегең ничек?” — дип сорады да, беразга тынып калды. “Хәлләр әйбәт, — дидем мин аптырабрак. — Үзегез ничек, берәр яңалык юктыр бит?” “Юк, барысы да әйбәт, хәлеңне генә белим дигән идем”, – диде әни бераз ачылыбрак һәм саубуллашып трубкасын куйды. Минем йокы качты, бу төнге звонокны ничек тә юрарга белмичә таңга кадәр уйланып яттым. Бу төндә әни тарафыннан төрле шәһәрләрдә яшәүче ике абыйга да чылтырату булган икән, шулай ук хәлләрен сораган.
Төнге звонокның сәбәбе икенче көнне авылга кайткач билгеле булды. Төнлә әниләрнең өендә телефон чылтырый. Аңлавыгызча, энекәш Казанда больницада, өйдә әни, энекәшнең хатыны һәм ике яшь бала. Трубканы йокы аралаш әни ала да, гадәтенчә: “Әйе, тыңлыйм”, — ди. Тик ул ишеткән хәбәр бик күңелле булмый: “Мин монда үләм инде, терелә алмыйм, мине монда калдырмагыз, алып кайтып күмегез”, — ди трубканың теге башында ирләр тавышы. Бу сүзләрдән соң әни киленен уята, тегесе аптырап иренә Казанга чылтырата. Энекәш боларның төн уртасында чылтыратуларына дәгъва белдереп, үзенең хәле әйбәт булуын, андый сүзләр сөйләмәгәнен әйтә. Хуш, димәк чылтыратучы кече улы булмаган. Аптырашта калган әни берәм-берәм калган өч улына чылтырата һәм шомланып җавап көтә. Улларының барысыннан да уңай җавап ишеткәч кенә бераз тынычлангандай итә. Ә бу вакытта капка төбен бер җиңел машина каравыллый. Нишләрләр микән болар дип, теге чылтыратучылар кызык күрергә килгәннәр күрәсең.
Без капчыкта ятмый дигәндәй, хәзерге заманда чылтырату каян булганын ачыклау бик авыр әйбер түгел. Ләкин чылтыратучы кеше үзебезнең авылдан, энекәшнең яшьтәше булуы гына аптырашта калдырды безне. Тик килен генә бу хәлгә аптырамады: “Сезгә әйткәнем юк иде, бу беренче мәртәбә генә түгел, ирем машина белән юлда чагында “бәрелеп үлделәр, авариягә очрадылар” дип берничә чылтырату булган иде инде”, — дип сөйләде. Алланың рәхмәте белән, энекәш терелеп чыкты, озак еллар шофер, аннан соң баш инженер, управляющий булып эшләде. Бүгенгесе көндә дә бик матур гына тормыш итәләр, ишегаллары тулы техника, абзарлары тулы мал-туар, үзләре авылда үрнәк гаилә. Телефон белән шаярырга яратучы теге яшьтәше дә күренгәли авылда, әмма гаиләсе дә, айнык көне дә, җүнле тормышы да юк аның.
Авыл җире генә димәгез, шундый хәлләр дә булып куя икән кайчакта. Бөтен кеше дә яхшы тормышыңны күреп, синең өчен куанырга сәләтле түгел шул, шундый түбәнлеккә кадәр барып җитүчеләр дә бар. Тик шулай да авылыбызда һәм, гомумән алганда, мәрхәмәтле кешеләр күбрәк — шунысы бик куанычлы.
Марат ИСХАКОВ. Азнакай районы, Әсәй авылы.
--- |
Иң күп укылган
|