|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2020 Медицина
116 көн ИВЛда яткан иргә ике үпкәсен дә күчереп утыртканнар116 көн ИВЛда ятканнан соң, АКШның Нью-Мексико штатында яшәүче иргә ике үпкә күчереп утыртканнар. 52 яшьлек америкалы үзен апрельдә начар хис итә, күп тә үтми аңарда коронавирус икәнлеге ачыклана. Ирнең хәле кискен начарая, аны интенсив терапия бүлегенә салалар. Табиблар ирнең үпкәләре нык зарарлануын әйтә. "Мин шуны әйтергә телим: үпкәләр трансплантациясе - дәвалауның соңгы ысулы. Безгә үпкәләрне тергезеп булмаячагын белер өчен 6-8 атна вакыт кирәк. Шуннан гына үпкәләр күчерү турында сүз барырга мөмкин", - ди табиб Раджат Валия.
Хәзер 52 яшьлек америкалыга гомер буе препаратлар эчәргә туры киләчәк. Югыйсә организм күчереп утырткан органнарны кабул итмәскә мөмкин.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|