|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2020 Җәмгыять
Борис Кузнецовны соңгы юлга озату урыны һәм вакыты билгеле булдыБүген вафат булган Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны озату Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте. — Рөстәм Миңнеханов Борис Кирилловичның якыннары кайгысыг уртаклаша. Бу зур югалту. Аны лаеклы итеп озату өчен оештыру комитеты булдырылды, хушлашу Опера һәм балет театрыннан булачак.
Борис Кузнецов 95 яшьтә вафат булды. Ул Татарстанда яшәгән соңгы Советлар Союзы герое иде.
Соңгы герой белән хушлашу иртәгә, 13 ноябрьдә, Татар дәүләт опера һәм балет театрында 9:00дән 10:00гә кадәр булачак.
--- |
Иң күп укылган
|