поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.11.2020 Ана теле

Ана теле: Бубыйлар сабагын онытмаска иде

Кеше гомерендә бу чорның өлеше еллар исәбеннән әлләни зур булмаса да (унбиш яшькә кадәр) сөйләм байлыгының үсешендә хәлиткеч әһәмияткә ия чор. Зиһенендә сүз байлыгын ул шушы чорда туплый да. Дөньякүләм психология фәненең бер ачышы хәтеремә гомерлеккә уелып калган: кеше хәтерендә сүзнең аңга унтугыз яшькә чаклы кергәне ныграк саклана икән.

Бу фәнни фактны вакыт-вакыт кагыйдә буларак кулланам. Менә иртән эшкә яланбаш кына чыгып киткән идем, тышта салкын икән; кире кереп, лифтта менеп барам; “хәзер кыңгырауга басам, кызым ача, башыма ... бир”, дим. Нәрсәне диярмен?: Бүрек?, кипке?, эшләпә?.. Түгел бит, мин уйлаган башлык ничек атала соң әле; тел очында гына тора ич... Чү, димәк ки, мин аны унтугыз яшьтән соң кия башлаганмын, сөйләмемә дә шул вакыттан кергән. Кыңгырауга басам, кызым ишек ача, “Берет!” дим, ул элгечтән алып бирә, мин башыма киеп, эшкә чабам.
   
Иҗтимсөйләм төрләреннән “мәктәп сөйләме”нә берничә язма бирергә җыенуыбыз табигыйдыр, үзен аклар кебек. Ул барлыкка килүе, үсеш хәсияте, чыганакларының мул булуы белән башкалардан берникадәр аерыла, сабак буларак өлге санала ала.
   
Тарихи яссылыкта аны башта  “мәдрәсә сөйләме” дип күзәтергә туры килә. Ул ике компоненттан тора: 1) Шәкертләр сөйләме, 2) Мөгаллимнәр сөйләме.
   
“Шәкертләр сөйләме” төшенчәсе һәм фәнни категориясенең барлыкка килеп мең ел буена формалашуын күзәтү -- ифрат бай мирасны барлау.         
Бу темага әти – бөтен гомерен мөгаллимлек хезмәтенә биргән Низаметдин углы Габделмәлик --бай материал бирә алган булыр иде. Бик актив шәкерт булган. Инкыйлаб алдыннан, мәдрәсә совет мәктәбенә үзгәрергә күп тә калмаганда безнең авыл мәдрәсәсендә дә Коръән уку буенча бәйге була. Күрше авыл мәдрәсәләреннән оста укучылар җыелып ярыша. Әти беренче урынга чыга. Шаһәдәтнамә бирәләр. Яңа кәләпүшкә авыллардан килгән мулла, имамнар көмеш акча салып бүләк итәләр. Боларны әти үләр алдыннан  очраклы гына хәтеренә төшерде. Ә күпме бүген дә кирәкле мисалларны сөйли алган булыр иде, ни кызганыч,  бу темага безнең гаилә тормышында сөйләшү мөмкинлеге булмады.Хәзер менә, кирәге чыккач, бүтән чыганаклардан бөртекләп эзләргә туры килә. Татар сөйләме хәзинәсенең шактый бай өлешен тәшкил иткән шәкертләр сөйләменең кайбер үрнәкләрен әдәби мирасыбыздан табып була. Үзләре дә шәкерт булган, әсәрләрендә дә бу өлкәне шактый тулы яктырткан М.Акмулла, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Гафури, Г.Исхакый,  Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Г.Бубый әсәрләрендә бүген дә үрнәк итеп куярлык гыйбарәләр җемелдәп-җемелдәп китә.
 
Әлегә без шулардан  кайбер эпизодларны күчереп алу белән канәгатьләнергә мәҗбүрбез.
   
Ризаэтдин Фәхретдиннең Әбүбәкер Җанкилде (Сембер, Иске Шаһиморза авылында имам вә мөдәррис) турындагы язмасыннан: Җәй көне билгеле бер вакытта тирә-як шәкертләре аның янына җыелыр иде. “Төрле җирләрдән җыелган вә башкорт, типтәр, мишәр, татар кеби төрле җенесләргә мәнсүб булган шәкердләр, бер-бере илә чәйдәш, казандаш, сабакташ булып, бертугма кеби дуст вә өлфәт үзәрендә мәгыйшәт итәрләр вә горбәтлектә сафалар чигәрләр, бер хис илә мөтәхәссис булырлар вә бернәрсә хакында берлектә иҗтиһад кылырлар, Бер остазга мөхлис булып, аңа хөрмәт идәрләр иде. Бере ахырының вөҗүдендән түгел, хәтта аның мәнсүб булган мәдрәсәсенең балыгындан да хәбәрдар булмадыгы хәлдә, мәсәлән, Бәйрәкә яки Эстәрлебаш шәкерде илә Зөябашы яки Ханкирмән шәкерде (вә һәкәза) бер-бере илә могарәфә итешеп, мәдрәсә әхвале вә дәрес низамлары тугрысында сөйләшерләр, мөкадәмә идешерләр иде. (Асар, 278 б.).
   
Яисә Әмирхан Еники хәтирәләреннән бер күренеш: Менә без дә, ягъни минем яшьтәге татар һәм башкорт малайлары башта бер-ике кыш ахун мәдрәсәсендә, аннары инде гел совет мәктәбендә бергә укыдык. Укулар, билгеле, татар телендә иде. Чөнки ул заманда бөтен дәреслекләр һәм әдәбият китаплары бары татар телендә генә чыга иде. Шулай ук укытучыларның барысы да татарлар иде.
   
Әйе, ул чакларда ана телендә уку күңел ихтыяҗына әйләнгән, гадәткә кергән бер эш иде. Телне безгә нык өйрәткәннәр, уку, язу, сөйләү саф үз телебездә, шуңа күрә китапка хөрмәт тә зур иде. һәм бу тел – татар теле – башкорт яшьләре өчен дә бердәнбер укый-яза торган тел иде. Сары мәдрәсәдә ятып укыган башкорт шәкертләре шушы телдә китапча югары өслүп белән сүзләрнең дә иң матурларын гына  сайлап, кәгазь читенә буяулы каләм белән чәчәкләр ясап, хәтта каләм тоткан бармакларын да төшереп, танышасы килгән кызларына хатлар язалар иде.
(Ә.Еники. Әсәрләр. 3 том. 165 б.).
   
Шул ук вакытта бу темага шактый якын килеп, аны төрле яклап ачыкларга мөмкинлек биргән эзләнүләребез барлыгын искә төшерү дә артык булмас. Ул мәшһүр Бубый мәдрәсәсе тәҗрибәсе. Шөкер, аны тарихчыларыбыз шактый тәфсилле ачуга ирештеләр. Без дә бераз өлеш кертә алдык. “Нәфис сүз осталыгы” җыентыгында
 
“Бубыйлар салган нигездә” дигән мәкаләбез (10—17 б.) кергән. Кызыксынучылар тулысынча укый ала, бүгенге темабызга кагылган тезисларны гына күчереп алыйк:
 
Иж-Бубый мәдрәсәсенең татар халкына, аның теленә, мәгърифәтенә керткән тарихи өлеше яхшы мәгълүм. Мәдрәсәнең 200 еллык тарихы бар. Бер игелекле нәсел генә дә – Нигъмәтулла, аның улы Габделгалләм, оныклары Гобәйдулла, Габдулла һәм Мөслихә – мөгаллимлек иткән елларда патша самодержавиесе аны 1912 елда яптырганчыга хәтле милләтебезгә, ислам диненә, татар мәдәниятенә керткән олуг өлеше турында тарихыбызда бай материал теркәп калдырылган. Халкыбыз аны әледән-әле исенә төшереп тора. Узган гасырның егерменче елларында ук бу мәдрәсә эшчәнлеге турында матбугатта: “Заманында үзенең яңалыгы, тәрбия ысулларының куелышы ягыннан алгы сафта торган мәктәбе белән үз янына эчке Россия, Төркстан, Кыргызстан тарафдарларының һәр почмагыннан укырга, мәдәнияткә, яңалыкка сусаган күп кешеләрне җыйган иде",-- дип язганнар.
   
Иж-Бубый мәдрәсәсенең уңай тәҗрибәсе заманында Җәмал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, безнең чорда исә язучы һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев, шәрык белгече Равил Үтәбай-Кәрими хезмәтләрендә яктыртылды. 1999 елда “Рухият” нәшрияте “Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе” дигән тарихи-документаль җыентык чыгарып (төзүчеләре Р.Мәрдәнев, Р.Миңнуллин, С.Рәхимев, фәнни мөхәррире М.Госманов), изге бер эш башкарды. Мәдрәсә үзе дә, тарихи шәхесләр Гобәйдулла, Габдулла, Мөслихә Бубыйлар да “Татар энциклопедиясе”ндә дә лаеклы урын алган.
   
Габдулла Бубыйның “Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихы” дигән безнең темага турыдан-туры караган язмасына аерым диккать итү сорала. Габдулла Бубыйның тарихи эшчәнлеген хәтердә яңартуыбызның төп сәбәпләреннән берсе – Иж-Бубый мәдрәсәсенең һәм аның күренекле мөгаллимнәренең ана телебезне саклау, үстерү, куллануын дәвам иттерү юнәлешендә гаҗәп зур өлеш кертүе.
   
Бүген, милләтебез, халкыбыз мөстәкыйльлеккә ирешү максатында үз дәүләтчеллеген, кыйбласын беркетергә омтылганда, телебезнең, дәүләт теле буларак, дәрәҗәсен үстерү, куллану өлкә, даирәләрен җәһәтрәк ишәйтү өчен тарихи тәҗрибәләр дә бик кирәк. Шәхсән үзебез бубыйлыларның бу мирасына егерменче гасыр башында үзгәрешләр чоры башланып, телебезне яшәтүнең яңа чараларын эзләгәндә татар риторикасын аякка бастыру кирәклегенә инанып шул максатта хәрәкәт итәргә тотынгач, махсус өйрәнергә омтылдык. Нәфис сүз сәнгате – риторика фикереңне бүтәннәргә җиткерү, үткәзү, аларны ышандыру өчен телнең әйтеп вә язып белдерелә торган барлык чараларын файлалану сәнгате, шул мөмкинлекләрне  кулланырга өйрәтә торган фән дә. Тик совет чорында бөтенгаләм гыйлемиятенең ачкычы саналган шул фән “тел культурасы”, “ораторлык осталыгы” дигән кысаларда тарайтылып беткән, кайбер уку йортларында гына телгә алына иде.
   
Дөрес, үзгәреш тәэсире бу торгынлыкны да бераз кузгатып алды: җәмәгатьчелектә риториканың кирәклеге турында фикерләр белдерелде, татар телендә дә башлангыч сыйныфларга программа, хәтта дәреслекләр дөнья күрде. кыюлык җитеп, үзебез дә югары уку йортлары студентлары, аспирантларына дәреслек (Ритарика, КДУ нәшрияте 2005) һәм “Нәфис сүз осталыгы” дигән уку кулланмасы (КФУ нәшрияте, 2013) язып бастырдым. Алар уңай бәяләнде.
   
Нәфис сүз сәнгатенең  тулы мирасын барлау -- һичшиксез дәвам иттерелергә тиешле изге бурычыбыздыр. Моңа нигез бар: моңарчы гасырлар буена бөртекләп җыелган халык тәҗрибәсе: авыз иҗаты, нәфис әдәбиятебез, төрледән-төрле өслүб, жанрда иҗат ителгән фәнни, рәсми, дини, эпистоляр язмаларыбыз, мәшһүр ханнарыбыз, җәмәгать әһелләребезнең тарихи нотыклары, хөтбә-вәгазьләре – халык хәтеренә бөртекләп уелып җыелган бәяләп бетергесез хәзинә.
   
Шул алтын бөртекләрнең берсе Бубыйлар тәҗрибәсе дип танылган. Бу мул тәҗрибәнең бер чаткысы – вәгазьне татарча сөйләүгә күчүне генә алыйк. Бубыйларның җиңел кулыннан һәм тырышлыгыннан татар теле яңа бер куллану өлкәсенә-даирәсенә ия булып киткән. Әлбәттә, бу җиңелдән гамәлгә аша торган яңалык  түгел иде, аңа ирешү өчен телебез үсешенә бәйле кайбер бүтән үзгәрешләр дә сорала иде. Мәсәлән, халык кадәр халык алдында вәгазь, хөтбә, нәсихәт сөйли алыр өчен мулла, мөгаллим ана теленең төзелешен, аның тәэсири мөмкинлекләрен, үтемлелек, тәэсири чараларын яхшы белергә тиеш.Мәдрәсәләр эшчәнлегендә беренче тапкыр диярлек Бубыйлар татар телен өйрәнүне програмага, уку-укыту тәртипләренә кертә башлый. Дәресләрдә матур язу, сәнгатьле уку, фикерне тел ярдәмендә дөрес белдерү (мантыйк) һәм тел куллануның башка юнәлешләрен өйрәнү максатлары куела. Мәдрәсәдә 1908-1910 елларда гамәлдә булган программалардан күренгәнчә, беренче сыйныфтан башлап сигезенче сыйныфка чаклы ана теленә бәйләп атнасына 24-30 сәгать исәбеннән башлыча 28 предмет-фән укытылып, арада матур язу (хөсне хат), әлифба, татар орфографиясе (төрки имля), татарча уку, татар әдәбияте, телдән сөйләү, уку кагыйдәләре (кыйраәт), көйләп уку, татарча дөрес сөйләү кагыйдәләре (бәлягате төркия) һәм башка фән-предмет урын алган.
   
Мәдрәсәдә, табигый ки, иң зур игътибар һәм күп вакыт гарәп телен камил өйрәнүгә бирелгән, шул ук вакытта (Бу бүгенге мәдрәсәләргә дә гыйбрәтле) гарәп телен, өстәвенә әле фарсы, урыс, француз телләрен дә татар теле белән чагыштырып өйрәнү алымнары, шул телләрне ана теле-сөйләме, әдәбияте мөхитендә өйрәнү гадәттә була. Элекке шәкерт Х.Мостакаев болай дип искә алган: “Укыту өчен нигездә урыс уку йортлары программалары кабул ителеп, педагогика һәм ислам дине гыйлемнәре өстәлгән иде.  Урыс, гарәп, француз телләре укытыла. Төп фәннәрнең күбесе татар телендә алып барылды”. Фарсы теленең төпле укытылуы, төрек теле укытыла башлау да арадашчы телләр буларак гарәп теле белән татар телен тыгыз бәйләү өчен эшләнгән дип уйларга кирәк”.
   
Һәрхәлдә Бубый мәдрәсәсендә шәкертләрдә, алар йөзендә аларның ата-аналарында үз телебезгә хөрмәт тәрбияләүдә зур эш эшләнә. Алар арасыннан Җәмал Вәлиди кебек тел белгечләре, Нәҗип Думавый кебек шагыйрьләр – оста вәгазьче, ораторлар, татар телен пропагандалаучы мулла, мөгаллимнәр чыгуы һич очраклы хәл түгелдер. Әйтик, Җәмал Вәлиди үз мәдрәсәсен сүз осталыгы белән ничек ихласый, тасвирый бәян итә: “Бубый мәдрәсәсе башта җәдит мәдрәсәләрдән үзенең хөрлеге, дөньявилыгы, истикълялы (бәйсезлеге) белән аерыла иде. Фатыйх әфәнде Кәриминең “Бубый шәкертләре дөньяга туп-туры карыйлар, аякларын җиргә нык басып йөриләр”, дигән сүзе бик тугърыдыр...;, ди. “...Татар дөньясын каплап алган калын караңгылык эчендә беренче шәмне күтәреп чыккан Бубыйларның артысыннан баручы бер кеше булуым сыйфататы белән баш иям”, дигәндә, ул нәкъ менә алар кебек ана теле хакына армый-талмый хезмәт итәргә тырышуын истә тотадыр да.
   
Татар телен чын тормышта хәрәкәттә, гамәлдә күрү өчен аның төзелешен белү генә җитми, төрле яссылыкта, даирәдә куллану ихтыяҗы һәм шуны канәгатьләндерү күнекмәләре дә зарур. Әлбәттә инде, иң мөһим, көндәлек ихтыяҗ – ул мәдрәсәдә шәкертләрне киләчәктә нәкъ менә татар халкы белән аралашып, аңа хезмәт итәрлек дини вә дөньяви белемле итеп тәрбияләү. Габдулла икенче ихтыяҗны да үзәккә куя – үзе яшәгән туган авылы халкы белән турыдан-туры ана телендә аралашу. Ул бит әле үз мәхәлләсенең указлы имамы, мулласы да. Халыкның күпчелегенә – авылныкыларга да, бүтән төбәкләрдән килеп укучы шәкертләрнең ата-аналарына да – аның белән иң катлаулы дини һәм дөньяви мәсьләләрне дә нәкъ менә ана телендә аралашып хәл итү мәслихәттер, кулайрактыр.
   
Күренә ки, Бубыйлар халыкка татар телендә мөрәҗәгать итү өчен татарча дәреслекләрне, җәдитчә оештырыла торган төрле җыелыш, кичәләрне (Г.Мансуров: “Бубый мәдрәсәсе үзенең атна саен ясалган җыелышлары, бу җыелышларда кара көчләргә каршы вакытына күрә үткен сәяси нотыклары белән шәкертләрнең фикерен ачуда күп хезмәт итте”), мәчет мөнбәрләрен, авыл җыеннарын гына түгел, мәдрәсә, авыл чикләреннән чыгып китеп, җәмәгать ишле туплана торган төрле җыеннардан, ярминкәләрдән дә файдалана. Замандашлары язмаларында Габдулланың ел саен Мәкәрҗә, Минзәлә ярминкәләренә барып, мәдрәсә файдасына татар байларыннан шактый акча җыюы, байлар арасында милләткә хезмәт итү кирәклеге турында ялкынлы чыгышлар ясап, үгет-нәсихәт сөйләве тасвирлана. Аның Мәкәрҗәдәге бер нотык-хөтбәсендә, милләтне тәрәккыять иттерү өчен кан белән, җан белән тырышырга кирәк, дип өндәгән нотыгын халык әле азактан да хуплап сөйли.
 
Халык белән, мулла, мөгаллимнәр, зыялылар белән татарча болай аралашулар шәкертләр сөйләменә дә уңай тәэсир итми калмый, гомумән мәдрәсәнең дә даны, дәрәҗәсе үсүгә йогынты ясый. Шулай итеп, Бубыйлар ана телебезнең милләтебез яшәешендәге әһәмиятен сиземләп, аның асылын, төзелешен башка телләр белән чагыштыра-чагыштыра тәфсилле өйрәнеп, аның кешеләргә тәэсир итү чара, мөмкинлекләрен җентекле барлап, шул мәгълүмат, белемнәрен нәкъ менә гамәлдә куллану юлына баса. Габдулла Бубый үз хезмәтләрендә татар теленең яшәешнең төрле өлкә, даирәләрендә, төрле темаларга сөйләм кору өчен тулы мөмкинлеге барлыгын, мәгънә чараларына да, хисси берәмлекләргә дә бай булуын, бу яктан башка телләрдән һич тә кайтыш түгеллеген исбат итеп, татар риторикасының да үз урыны барлыгын раслаган әдип дип танылырга тулы хакы бар. Аның хезмәтләренең, аеруча “Татарча хөтбә уку дөрестме?” хезмәтенең бүген дә теләсә кайсы мәдрәсәгә һәм теләсә кайсы югары уку йортына кулланма сыйфатында тәкъдим итеп булуы – нык ышанычлы дәлил түгелмени!?
   
Бубый мәдрәсәсе мисалында без шәкерт сөйләменең үзенә бер катлам – мөгаллим сөйләменнән аерылгысыз төшенчә икәненә инана килдек.
 
Мәдрәсә мөхитен яктырткан теләсә кайсы әсәрдән моңа мисал китерергә була. Төрлечә сүрәтләнгәннәренә юлыгабыз. Тукайныкы – үзенчә: Сөбханалла, сөбханалла (2 т., 40 б.). Сабый чакта укытканда мине хәлфә,//Рәхмәт аңар, өйрәтте бер яхшы нәрсә://–Сөбханалла, диеп әйтү тиеш,–диде,–//Бер мән яңа гына туган айны күрсә; Менә нәрсә: Күрәм бәгъзан (кайчакта) сөйгәнемне,//Көннәр, төннәр гыйшкы берлән көйгәнемне;//Хәлфә шунда минем телем тотлыгадыр,//Эшкә кушам тагын шул ук белгәнемне. Тулган айга охшаш йөзе, башы аның,// Яңа туган айга охшаш кашы  аның;//Күңлем   аңар карап торып хәйран кала,//Укыйм чынлап: “Сөбханалла, сөбханалла!”. Гайнетдиннәр, Котбетдиннәр, Шәмсетдиннәр кебек надан булсам әйтер идем: “Әйяй, бигрәк матур икән чукынган кыз!”
   
Җитдиерәк яссылыкка күчсәк, Р.Фәхретдин мисаллары төрле яклап үрнәк алырлык. Менә кайберләре генә: ”Имам, мөгаллим. Габделгалям бине Габделкадер әл-Сабави. Бар кадәре гыйлеме әсаслы, хәрефкәрле (төпле), мәзһәбләр вә мәсләкләр хакында салкын канлы, мәгәр дә замана шәехләренә артык тарафдарлык итүче, ачык вә фәсыйх сүзле, гакыллы вә тәдбирле, диндә салабәтле (ныклы) иде. Китап мөталәгә кылуга һәвәсле булып, әһәмиятле сүзләрен яхшы саклый, мөсамәрәне (кич белән сөйләшеп утыру) сөя, шәкертләр вә хәлфәләрдән гыйбарәт мәҗлесләрдә муҗәс (кыска һәм аңлаешлы) сурәттә вәгазьләр сөйли, зарбе мәсәлләр (мәкаль әйтү) белән  берлә күңелләрнең шаук вә мәхәббәтләрен хәрәкәтләндерәдер иде. Әшәррле (явыз) ләтыйфәләр (анекдот, мәзәк) сөйләп, мәҗлес әһелен (гыйлем әһелләрен) көлдерәдер иде. Зарифлардан (оста сүзле кеше) гыйбарәт бер мәҗлестә: “Императрица Екатерина тараффыннан әһәмиятле    хәлләр хакында низамлар игълан ителгән мәгәр дә: “һәрбер мәхдүм асылсын!” дип, бернизам игълан итмәүне генә зур кысурлык дип фикер итәмен”,- дип, бөтен мәҗлесне көлдергән иде (Асар, 86 б.).
  
Хөснетдин әл-Аксуи (Тәтеш). Мәдрәсәдә мөгаллим. Буш вакытларын Корьән укып, китап карап үткәрәдер иде. Голәмага, мәшаихка ихласлы булып, һәрвакыт анларга катнашып йөридер иде. Задурның Фәтхулла ишанындан хәтме хуҗа укырга мәэзүн булып, һәр һәфтәдә бер мәртәбә хәтем укытыр иде. Саф һәм нечкә күңелле блганлыгындан, җыелган халыкка сөйләгән вәгазьләре әсәрле буладыр. Күп вакытта мәҗлесендә булгандар еглыйлар иде. Кеше хакындан бик сакланадыр, тәһарәтсез йөрмидер,намазларын вакытларында кичектермидер...Гакыллы вә гайрәтле, тугры сүзле вә мәһабәт булып, әтрафында булганлар үзеннән куркып торалар, хәтта уен уйнап вә җырлап кичәләрдә йөрүче яшьләр, моның йорты тугрысында үткәннәрендә, “моның тугрысындан яхшы гына үтү кирәк”, дип хөрмәдтләп үтәләр иде
   
Халыкның тарихларын, шул нахияләрдә булып узган вакыйгалар вә маҗараларны, нәсел вә нәсәбләрне яхшы беләдер вә шул сәбәпдән мәҗлесләрен төрле вакыйгалар сөйләп, ләззәтле рәвештә үткәрәдер иде  (Асар, 276 б.).
   
Мирасыбызның мондый алтын бөртекләрен барлау -- бүгенге ихтыяҗга муафыйктыр. Менә “Мәдәни җомга” ни яза. (Индус Таһиров. “Телне саклау газабы”. Башмәкалә. 23 октябрь, 2020): “Моннан өч ел элек “Без татарлар” дигән проект кысасында мәчетләребез телебезне өйрәтү курслары эшли башлады. Әгәр ул моңарчы 66 мәчеттә үткәрелеп килсә, быелдан башлап аларның саны 100дән дә артачак. Күбесе Казанның 45 мәчетендә оештырылачак. Дәреслекләр әзерләүгә махсус игътибар бирелә. Шушы көннәрдә “Хозур” нәшрияте 2500 данә тираж белән камилләштерелгән уку әсбабын нәшер иткән. Курсларда укыту эшләрен тәҗрибәле  укытучылар алып бара. Казанда ир һәм кыз балалар өчен ике мәдрәсә эшли башлавы күздә тотыла. Мөфтияятебезнең һәм башка төбәкләрдәге дин әһелләренең эшчәнлеге нәтиҗәсендә мәчетләребеә тирәсендә акрынлап милли мәгариф системасы туып килә. Бүген Татарстандагы 1500 мәчетнең 700ендә курслар эшли. Анда ислам игезләре белән беррәттән башка дәресләр дә, шул исәптән татар теле һәм татар тарихы да бар”.
   
Менә кемнәргә кирәк ул Бубыйлар армас хезмәт белән туплап калдырган хәзинә. Кадерен белеп файдалан гына. Ә халкыбызның андый хәзинә җәүһәрләре аз түгел. Барлауны дәвам иттерербез.
                                                                             Илдар Низамов,
                                                          филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 12.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»