|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2020 Бәйрәм
Яңа ел ялларын 24 гыйнварга кадәр арттырмакчыларЯлларны 24 гыйнварга кадәр озайту тәкъдиме белән "Русия коммунистлары" партиясе чыкты. "Русия коммунистлары" партиясе Хөкүмәткә Яңа ел бәйрәмнәрен пандемия фонында хәл начарлануга бәйле рәвештә, хезмәт хакын саклап, 24 гыйнварга кадәр ике атнага озайту тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. "Русия коммунистлары" партиясенең Үзәк Комитеты исеменнән традицион кышкы Яңа ел һәм Раштуа каникулларын ике атнага озайту мөмкинлеге турындагы башлангычын, ягъни киләсе елда аларга 11 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр ял көннәрен өстәүне сорыйм. Шул ук вакытта мәҗбүри ял көннәре өчен гражданнарга хезмәт көннәре буларак түләгән 2020 елгы язгы тәҗрибәне кулланырга чакырам", - дип язды үзенең мөрәҗәгатендә партиянең Үзәк комитеты рәисе Максим Сурайкин.
Әлегә ил Хөкүмәте һәм Дума бу тәкъдимгә җавап бирмәде.
--- |
Иң күп укылган
|