|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2020 Мәдәният
"Татар фильмын зур прокатка чыгару җиңел түгел": Казанда "Әпипә"нең премьера алды күрсәтүе узды (ФОТО)Парк Хаус сәүдә үзәгенең «Cинема 5» кинозалында Марат Кәбиров әсәре буенча төшерелгән «Әпипә» беренче музыкаль татар комедиясенең премьера алды күрсәтүе узды. Бу - татарда мюзикл жанрындагы беренче тулы форматлы фильм. «Әпипә»не күрергә килгән тамашачылар өчен махсус бүләк тә әзерләнгән иде - фильмнан соң алар комедиянең иҗади төркеме белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишетә һәм киңәш-теләкләрен җиткерә алдылар. Очрашуда фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссеры Илшат Рәхимбай, артистлар – Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә Әхмәтшина катнашты. «Бу фильмның экранга барып җитүе – ниндидер могҗиза! Татар фильмын зур прокатка чыгару җиңел түгел. Бүген сезнең бирегә килеп, комедияне каравыгыз татар киносәнгатенә өлеш кертү, рәхмәт!» - дип тамашачыларга эндәште Илшат Рәхимбай. Режиссер сүзләренчә, профессионал булмаган артистлар белән эшләү әллә ни авыр булмаган, ул хәтта җырчы кызларның ара-тирә берьюлы сөйләшә башлауларына да күнеккән. Аның сүзләренә җавап итеп Дилә Нигъмәтуллина: «Без – эстрада җырчылары, кино төшерү белән тәүге тапкыр очраштык. Фильмда төшү шундый авыр. Йокламыйча-ашамыйча гастрольләрдә йөреп, йөз концерт кую берни дә түгел икән» - дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты. Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова фильм алдына зур бурычлар куйган – ул эстраданың күпмеңле тамашачысын кино залларына алып килергә тиеш. Фильмның «йолдызлы» составы – Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-ләй-лә», «Фәридә-Алсу» кызлары, Алсу Әбелханова һәм Гөлшат Имамиева, Зөлфия Вәлиева – әлеге бурычны үтәүдә ярдәм итәрме - вакыт күрсәтер. Тамашачыларны комедиянең дәвамы булырмы, дигән сорау кызыксындырды. «Бу сорауга әле төгәл җавап бирә алмыйм, прокаттан соң карарбыз» - диде продюсер Миләүшә Айтуганова.
--- |
Иң күп укылган
|