поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.11.2020 Дин

Татарстан имам-мөхтәсибләре белемнәрен ныгытты (ФОТО)

Бүген Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен белем арттыру курслары дәвам итте. «Волга» яшьләр үзәгендә хәзрәтләр иске татар язуы (иске имлә) һәм хәзерге татар әдәби теле нормалары буенча белемнәрен ныгытты.

Беренче дәресне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үткәрде. Ул дәрес барышында гарәп алфавитына нигезләнгән, ун гасыр дәвамында кулланылышта булган татар язуы тарихы белән таныштырды. Татарстан мөфтие урынбасары, имамнар, дин әһелләре өчен әлеге графиканы өйрәнүнең әһәмиятен ассызыклап, иске имләдә дини һәм милли мирасыбызга караган бик күп китаплар, хезмәтләр язылуын әйтеп үтте: «Динебезне, тарихыбызны, әдәбиятыбызны тирәнтен өйрәнергә теләсәк, гарәп әлифбасына нигезләнгән иске язуыбызны өйрәнмичә торып, уңай нәтиҗәләргә ирешмәячәкбез. Рухи тамырларыбыздан өзелергә теләмибез икән, халкыбызның тарихи үткәнен белергә һәм гадел яктыртырга телибез икән, без гарәп хәрефләренә нигезләнгән тарихи язуыбызны онытырга тиеш түгелбез».

Рөстәм хәзрәт татар халкында кулланылган гарәп графикасын өйрәнүгә ихтыяҗ зур булуын әйтте: кабер ташлары, метрика кенәләре, тарихи документлар, дини хезмәтләр иске имләдә язылган. Рөстәм хәзрәт, иске имлә хәрефләрен имам-мөхтәсибләргә язып күрсәтеп, мисаллар китерде.

Икенче дәрес хәзерге татар әдәби теле кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланды. Дәресне сәхнә һәм телевидение сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова башлап җибәрде. Ул сөйләмә тел һәм чыгыш ясау теле үзенчәлекләрен аңлатып үтте, татар әдәби теле нормаларын бозучы төп мәсьәләләргә тукталды. Мөгаллимә көнкүрештә телне сафландыру һәм саклау өчен әдәби китаплар укырга, гаиләдә татарча аралашырга, татар дини, иҗтимагый, сәяси, мәдәни вакыйгалардан хәбәрдар булырга киңәш итте. Мөгаллимә хәзерге сөйләм телендәге төп хаталарга тукталды. Тел чисталыгы һәм сүз басымы буенча төп кагыйдәләрне, сәхнә сөйләме буенча белгеч, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибәтова аңлатты.

Бүген ахшам намазыннан соң ТР МДН Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм Нургалиев ислам динендә бурыч-әҗәтләр темасы буенча дәрес үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган белем арттыру курслары Татарстан мөселманары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»