поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.11.2020 Язмыш

"Кызлар үз милләтеннән булган егеткә кияүгә чыксын, егетләр үз милләте кызына өйләнсен!"

Галләм фронтта яра­ланып госпитальдә ятканда бер шәфкать туташы бе­лән танышкан иде. Фронт­тан шул марҗаны ияртеп кайтты. Ләкин килешеп яши алмадылар.

Сугыштан шактый акча белән кайтты ул. Фатир сорап йөрде-йөрде дә, очы-кырые күренмәгәч, шәһәр читеннән йорт сатып алды. Йорт сатып алу — четерекле эш. Райбашкармада, нотариуста төрле кәгазьләр яздырып алырга кирәк. Бу мәшә­катьле эшне Галләм тулысы белән хатыны Клавага тапшырды. Шуннан файдаланып, тегесе йортны үз исеменә яздырган. Өстәвенә, ирле-хатынлы булып торсалар да, алар язылышмаган иде. Тормышның мондый нечкәлекләренә игътибарсыз булу үзен бик тиз танытты. Хәләл акчасына сатып алынган йортны Галләм үзенеке дип ышанып йө­ри иде, мал бүлә башлагач якын да җибәрмәделәр.
 
Бергә яшәүләренә бер ел да узмагандыр, Клава көн дә низаг чыгара баш­лады. Сөймәснеке сыймас дигәндәй, ул аның аяк атлап йөрүенә кадәр ошатмады. “Русча рәтләп сөйләшә белмисең”, — дип, һәр сүзеннән гаеп табып көлде. Татар милләтеннән булган таныш-белешләре килсә турсаеп каршы алды, соңга таба аларны өйгә дә кертми башлады. Шушы хәлләрдән соң ул Клавага өйләнеп ялгышканын аңлады. Ләкин өметен өзмәде. Аны үзенчә хөкем итеп, тормышын җайларга теләде.
 
Сугыштан соңгы елларда шәһәрдә чат саен закусочныйлар эшли иде. Галләм эштән кайтышлый шу­ларның берсенә кереп яхшы гына сыйланды. Аның белән генә чикләнеп калмады, өйгә дә бер яртыны кыстырып кайтты. Ул кайтып кергәндә Клава эчке күлмәктән генә диванда ятып тора иде.
 
— Тор! Ашарга әзерлә! — дип кычкырды Галләм. Клава арты белән борылып ятты. — Торасыңмы-юкмы?! — Хатыны соңгы вакытта шактый юанаеп, арт ягы куна тактасы ка­дәр булган иде. — Ах син кабаниха, телеңне йоттыңмы?! — Галләм кайнарланып, аны кулыннан тартып торгызды. Клава әчкелтем тавыш белән дуңгыз баласы кебек чинарга тотынды. Урам якка караган түр тәрәзәне ачты да:
 
— Каравыл, үтерәләр! — дип кычкырды. Кычкырып кына калмады, ачык тәрәзәдән урамга сикерде. Ярым ялангач килеш ерак китә алмас дип уйлады Галләм. Ярсыган йөрәген басарга теләп, шешә авызыннан гына бер-ике тапкыр аракы йотты. Ул арада ике милиционерны ияртеп Клава кайтып керде. Маңгае канга буялган, тәрәзәдән сикергәндә тырналган булса кирәк.
 
— Буып үтерә иде, тәрәзәдән сикереп төшеп котылдым, — дип, пулемет кебек такылдарга тотынды хатын. Сүзләренең очы очка ялганмый. — Башыма сукты...
 
Милиционерлар аны тыңлап бетермәделәр, Галләмгә мөрәҗәгать итеп:
 
— Киен, киттек! — диделәр.
 
— Беркай бармыйм, мин үз өемдә.
 
— Син әле властька каршылык күрсәтәсеңме?! — Тиз генә акт төзеп, Клавага кул куйдырдылар. Галләм орден-медальләрен күрсәтеп караган иде, авыз ачарга да ирек булмады.
 
— Айныгач сөйләшербез.
 
Ике кулын артка борып бәйләделәр дә, алып чыгып киттеләр. Аңа бу йортка башка кайтып торырга туры килмәде. Ул милициядә яткан арада Клава отставкадагы бер офицерны йортка керткән. Кая гына барып карамады Галләм, әмма йортның үз акчасына алынуын берничек тә исбатлый алмады. Ярый әле партбилетыннан колак какмады, каты шелтә белән котылды.
 
* * *
 
Тормыш көннән-көн катырак кыса башлагач, Шәфика бер бүлмәгә фатирчы кертергә уйлады. Моңа Фатыйха абыстай да каршы килмәде. Лә­кин студент-мазар да, гаиләле кеше дә түгел, ә эшли торган ялгыз кеше булсын дип, кызын кисәтеп куйды.
 
Фатир эзләүчеләр көндез, Шәфика өйдә югында киләләр иде. Ана кеше алардан: “Кызым өйдә юк, аннан башка бер сүз дә әйтә алмыйм”, — дип котылып килде. Әмма арадан берсе сагыз урынына ябышты, сүзен сүз итмичә чыгып китәргә те­ләмәде. Аңа аерым бүлмә булуы ошады: үзең ачып керәсең, үзең бикләп чыгасың.
 
— Мин ялгыз кешене генә фатирга кертәм, күреп торам, син яшь кеше түгел, хатының, балаларың бардыр, — дип әйтеп карады Фатыйха абыстай. Ә тегесе паспортын чыгарып өстәлгә ыргытты.
 
— Мә, карагыз! Дөньяда миннән дә ялгыз кеше таба алмассыз, — диде. Бу Галләм Җиһаншин иде. Клава өйдән куып чыгаргач, тәненә генә түгел, җанына да урын таба алмый каңгырап йөргән чагы иде. Ул сәгатьтән артык хуҗабикәне авызына каратып әңгәмә корып утырды, ләкин теләгенә ирешә алмады. Ахырда кызы кайткач кич килергә сөйләшеп китеп барды.
 
Галләм вәгъдәсендә тора торган кеше — Фатыйха абыстайларга ул сөйләшенгән вакытка килеп керде. Кызны күреп, аның чибәрлегенә сокланып, Галләм югалып калды. Зәвык белән гади генә киенгән, чәч толымнары көлтә кебек, ягымлы карашлы. Бер дә килмәгән җире юк.
 
Фатыйха абыстай беренче чиратта Галләмнең кайсы як кешесе булуы белән кызыксынды. Сүзне азагы гаилә тормышына килеп терәлде. Ул үзенең ялгыз дүдәк булып йөрүен сугыш аркасында армиядә тоткарлануы белән аңлатты.
 
— Дөрес, армиядә хезмәт иткәндә өйләнергә мөмкин иде. Әмма татар кызлары очрамады. — Соңгы сүзләр Фатыйха абыстай күңеленә сары май булып ятты. Үзе дә сизмәстән, бер Шәфикага, бер Галләмгә карап алды.
 
— Фатир вәгъдә итә­ләр. Үз почмагым булгач өйләнермен инде, — диде Галләм.
 
— Фатир чыннан да булыр кебекме соң? — дип сорады Шәфика.
 
— Закон буенча, демобилизацияләнгән офицерларга йә фатир, йә йорт салырга җир бирергә тиешләр. Сез мине вакытлыча кертеп торыгыз инде, югыйсә урамда яшәргә туры киләчәк...
 
— Моңарчы кайда яши идегез соң?
 
— Бер танышымда. Лә­кин хәзер анда яшәү мөмкин түгел. — Сүзне озынга җибәрмәс өчен Галләм кисәтеп куюны кирәк тапты. — Сәбәбен сорамагыз, әгәр сездә торып калсам, үз җаем белән бер сөйләрмен.
 
Башта ук бөтенесен дө­рес итеп сөйләргә кыенсынды. Күпме ялганларга була инде. Хәзергә алдап сөйләгәннең шул кадәресе җитеп торыр дип уйлады.
 
* * *
 
...Шулай итеп, ул яңа фатирда яши башлады. Бүлмәсен чын күңелдән ошатты. Аның болай үзе теләгәнчә, иркенләп яшә­гәне юк иде әле. Ашау-эчүне ул йорт хуҗалары белән бергә көйләп җибәрде.
 
— Үзегезгә әзерләгән ризыктан иртә-кич миңа да өлеш чыгарырсыз, көндезләрен кайтып йөрмәм, — диде.
 
Фатыйха абыстай икеләнеп калды. Иң кыены — азык табу мәсьәләсе. Итне колхоз базарыннан ташый. Күпләп алырга хәленнән килми. Кайсы көннәрне коры аш белән генә дә калырга туры килә. Аннан тагын шунысы: Галләм ул әзерләгән ризыкны яратырмы? Беренче көннән үк шул ачыкланды: Галләм ашауга талымсыз, нәрсә әзерләсәң — шуңа риза.
 
Беркөнне Шәфика кичке аш янында ниндидер кинофильм турында сүз кузгатты:
 
— Халык шашкан, билетка чират урамнан. Инде берничә көнгә алдан сатылып беткән. — Галләмнең дә бу фильмны карыйсы килеп йөри иде. Баш рольдә, дөрестерме-юктырмы, Гитлерның сөяркәсе уйный имеш. Трофейга алынган фильм. “Хыялдагы кыз” дип атала. Ул Шәфиканың сүзләрен мыегына чорнап куйды. Икенче көнне, бе­рәр рәте чыкмасмы дип, билетка китте. Кассага якын да бара торган түгел, ә кулдан алырга була. Андый вакытта акча кызганалармы соң! Сатулашып тормады, иллешәр сумлык ике билет алды. Заманында бу шактый зур акча иде.
 
Билетны ансат кулга төшерсә дә, Шәфиканы озак көйләргә туры килде.
 
— Айлык хезмәт хакымның чиреген бер мәртәбә кино караган өчен түләп кайтырга минем хәлдән килми, — дип кәҗәләнде ул.
 
— Акча түләп алмадым, — диде Галләм. — Эш­лә­гән җирдән бирделәр... — Шәфика ышанмаган булып маташты. Ахыр чиктә Фатыйха абыстай кушылырга мәҗбүр булды:
 
— Берәү сине хөрмәт итеп кинога чакыра, нинди бармау ди ул! Тиз бул, киен! — диде ул кызына.
 
Алар кинода бер-берсен белмәгән чит кешеләр кебек утырдылар. Галләм берничә мәртәбә Шәфиканың кулын тотарга талпынып карады, җавап булмады. Дөресен генә әйткәндә, ул Галләмне үзенә тиң итеп исәпләми иде. Аларның яшь аермалары әллә ни зур да түгел — сигез ел гына, тик Шәфиканың башында ниндидер бер җүләр фикер урнашып калды: ул сугышта йөреп кайткан ирләрне карт итеп күз алдына китерә.
 
Галләмнең кинога ике билет алуын Фатыйха абыстай чын күңелдән хуплады. Ул аның белән көннән-көн ныграк кызыксына башлады. Нинди кеше соң ул? Фатирда яши башлавына айдан артык вакыт узды, янына килгән-киткән кеше юк. Берәр дус-ише килеп чыкса кылын тартып карар иде ичмаса. Юк, беркемнең дә килгәне юк. Сөйләвенә караганда, Галләм авылда туган. Гадәттә авыл кешесен фатирга кертсәң икенче көнне үк көтүе белән туганнары килеп җитә иде. Моның туганнары да юк микәнни соң?
 
Фатыйха абыстайның Галләм белән кызыксынуы юкка түгел иде. Төптән уйлаганда, ул аның кызына менә дигән пар бит. Юк, үзе очып килеп кергән алтын кошны кулдан ычкындырырга ярамый. Хатын-кызларның хәле авыр, ирләр сугышта чебен урынына кырылды. Кызның бөтенләй ирсез дә калуы бар. Олы булса соң! Ирләрнең хатыннан олы булуы яхшы. Аның үз ире дә — Шәфиканың атасы Фатыйха абыстайдан күпкә олы иде. Менә дигән итеп яшәделәр, өрмәгән җиргә дә утыртмады.
 
Фатыйха абыстай кызын ашыгып кияүгә бирергә җыенмый әлбәттә. “Ашыккан ашка пешкән” дигән сүзләрнең мәгънәсен яхшы аңлап эш йөртә. Ләкин хәстәрлеген күрә башларга вакыт. Иң элек Галләмнең кем баласы икәнен, нинди гаиләдә тәрбия алуын белергә кирәк. Кактырып-суктырып сораша торгач, тәки теләгенә иреште.
 
Галләм чыгышы белән авылдан икән. Сугыш алдыннан Донбасста яшә­гәннәр. Ул армиягә дә шуннан алынган. Билгеле булганча, Донбасс вакытлы немец оккупациясендә булды. Азат ителгәч, хат язып карады Галләм, әмма җавап килмәде. Шуннан соң башка язып тормады. Чөнки анда аның өчен өзелеп торырлык кеше юк иде. Үз әнисен ул бик аз хәтерли, алты яшен­дә ятим калды. Әтисе берничә хатын алыштырды. Бердәнбер бала булуга карамастан, улы турында кайгыртмады. Укуын да урыс мәктәбендә укыды ул. Гомумән, урысча тәрбияләнде. Ярый әле әнисеннән өйрәнеп калган туган телен онытмады. Моңа күршедә яшәүче татар карчыгының да ярдәме тиде булса кирәк. Кечерәк вакытта ул ятим баланы үзләрендә асрады. Галләм кайтканда фатирлары бикле була, ул әтисе йә үги әнисе кайтканчы шушы күрше карчыгында торып тора иде. Карчык аны оныклары белән бергә утыртып ашата, эчертә. Үзара фә­кать татарча гына сөй­ләш­те­ләр. Карчык әле Галләмгә бер дога да өйрәтте. Дога әле дә хәтерендә. Әгәр аның белән элемтәгә керә алса, акча белән ярдәм итәргә иде исәбе — тик хатларына җавап килмәде. Галләм карчыкның игелеген бервакытта да онытачак түгел. Армиядән демобилизацияләнгәч, ул бернинди икеләнүсез, Казанга кайтты. Әби-бабасының, мәр­хүм әнисенең туган туфрагы үзенә тарт­ты. Казанга кайту теләгенә иреште ирешүен, ләкин тормышы көйләнмәде. Каңгырап йөри торгач шуны аң­лады: марҗа ияртеп кайтып ялгышты ул. Бервакытта да үзеңне тудырган халыктан аерылырга ярамый икән! Кызлар үз милләтеннән булган егеткә кияүгә чыксын, егетләр үз милләте кызына өйләнсен!
 
Галләм үзе дә Фатыйха абыстайга фатирчы булып керүенә сөенеп бетә алмады. Бәхетемне тапсам шушы йортта гына табачакмын дип уйлады. Тик ничек итеп Шәфиканы үзенә кияүгә чыгарга күндерергә? Һәр сүзеннән сизелеп тора: ул аны тиң итми. Кайсы яктан кармак салып карарга?
 
Фатыйха абыстай бе­лән Галләмнең дуслыгы көннән-көн ныгыды болай. Фатыйха абыстайның үзе исән чагында, алай гына да түгел, аягында нык басып торганда, кызын башлы-күзле итәсе килә. Мәсьәлә Шәфикага килеп терәлде. Галләм тәкъдим ясагач: “Мин бер­кайчан да кияүгә чык­мыйм!” — дип кырт кисте. Озак үгетләргә туры килде кызны. Тырышып үгетли торгач, күнде тагын. Әле монысы башы гына иде. Эчкәрәк кергән саен каршылыклар берсе артыннан берсе туып кына торды. Галләм никах укытырга каршы килеп маташты. “Ничек инде, коммунист башым белән дини йола үтим!” — диде ул. Фатыйха абыстай сүзендә нык торды. “Никахсыз ир бе­лән хатын булып яшәргә рөхсәтем юк!” — дип, мәсьә­ләне кабыргасы белән куйды. Галләмгә буйсынудан башка чара калмады. Никах мәҗлесен Фатыйха абыстайның бер танышында үткәрделәр. Яшерен рәвештә. Үз өйләренә мәчеттән мулла чакыртсалар хәбәре иртәгәсен үк тиешле оешмаларга барып җитәчәген яхшы беләләр иде.
 
Туй зурдан кубып үткәрелде, Галләм акчаны кызганмады. Фатыйха абыстай болай ук булыр дип өмет итмәгән иде. Теләгенә иреште. Җимеше дә озак көттермәде: Шәфика бер-бер артлы ике бала тапты. Бер малай, бер кыз. Әмма... Аларның бөтен ачысын картайган көнендә Фатыйха абыстайга татырга туры килде.
 
Әнәс ГАЛИЕВ. Романнан өзек

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.11.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»