|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2020 Җәмгыять
80 яшьлек әби 35 яшьлек егеткә кияүгә чыкканБөекбританиядә яшәүче 80 яшьлек Айрис Джонс 35 яшьлек гарәп егетенә кияүгә чыгып ислам динен кабул иткән. Мисырдан килгән Мөхәммәд Әхмәд Ибриһам белән 2019 елда Фейсбук социаль челтәрендә танышалар. Айрис яшенә карап тормый, матур гарәп егетенә гашыйк була һәм Каһирә шәһәренә аның белән очрашуга юллана. Алар үзләренең беренче зөфафа төннәре турында телевидениедә туры эфирда сөйлиләр. Тапшыру хитка әйләнә.
Аларның Мисырда үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштыруы турында мәгълүм булды. “Миңа гражданлык та, акча да кирәкми, – ди 35 яшьлек кияү. – Аллаһка шөкер, мин үзем эшләп йөрим, акчам бар”. Әнисеннән 20 яшькә өлкәнрәк булган хатыны белән бик бәхетле булуы турында әйтә.
Әбекәй сөйгәне өчен ислам динен кабул иткән. Ире белән 40 ел элек аерылышкан.
Чыганак: lenta.ru
ФОто:Iris Jones в Facebook
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|