|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2020 Язмыш
"Каберең якын булмасын бу авылдагы халык белән"Әбрар авыл тормышына читен ияләште. Ялгыз калган минутларында бигрәк тә авыр, мәрхүм әнисе күз алдына килә дә баса. Ул армиядән кайтканчы гына да яши алмады ичмаса. Әтисе өчен алай ук үзәге өзелми аның. Ул сугышта хәбәрсез югалды. Бик кечкенә иде әле ул әтисе киткәндә. Алар аны әнисе белән басу капкасына кадәр озата бардылар. Сугыштан соңгы берничә ел бик авыр булды. Ачлык теңкәгә тиде. Кырда калган өшегән бәрәңгене казып алып кайтып ашадылар. Өйне җылытырга бер агач утын юк. Кысыр калган колхоз басуында котырып әрем үсә иде. Әбрар кырдан шул әремне ташып ягулык әзерләде. Бер елны аларда колхоз рәисе булып районнан җибәрелгән кеше эшләде. Шул рәис көнаралаш аларга килеп, әнисенең үзәгенә үтте. Лаякыл исерек була үзе. Әнисе тәрәзәдән төшеп каравыл кычкыргач кына килүдән туктады.
Иген өлгергәч, ач халык колхоз кырына чыга, башак уып тамак ялгый иде. Әбрар да арыш басуына чыгып тамак туйдыра башлады. Ә беркөнне кырда йөргәндә аны колхоз рәисе тотты. Алар районнан килгән бер кеше белән тарантаска ат җигеп, башак җыеп ашаучыларны махсус тотарга чыкканнар икән. Әбрар шулкадәр мавыгып башак җыя иде, янына җигелгән ат килеп туктаганны сизми дә калды. Районнан килгән кеше милиционер булып чыкты. Ул тарантастан төшеп Әбрарны тотып алды. Әбрар куркудан ачырынгалап кычкырып җибәрде һәм милиционерның кулыннан ычкынды. Куышып йөри торгач тагын тотылды. Дилбегә белән бәйләп тарантас артына тактылар. Киттеләр басу юлы буйлап. Ат урыны-урыны белән йөгертеп алгалый. Ә Әбрар яланак. Ниндидер каты әйбергә сөртенеп аяк бармагын канатты. Авылга кайтып кергәндә тиргә манылып, күлмәге сыгып алырлык булган иде. Кәнсәләргә алып кереп берәр бүлмәгә ябып куялар дип уйлады. Юк, анда алып кермәделәр. Башкаларга гыйбрәт өчен, тарантас артына тагылган килеш урам әйләндерергә тотындылар. Хәбәре бөтен авылга таралды. Әлсерәп әнисе килеп җитте. Милиционер аны малае янына якын да җибәрмәде.
— Синең үзеңне җавапка тарттырабыз! — дип акырды. — Малаеңны урлашырга өйрәткәнсең.
Икесен бергә кәнсәләргә алып кайттылар. Милиционер озаклап беркетмә төзеде. Беркетмәгә шаһитләрдән кул куйдырырга кирәк иде. Халык эшнең нәрсәдә икәнен сизеп, тиз генә кәнсәләрдән чыгып сызды. Шаһит булып бердәнбер кеше — колхоз рәисе Хатип үзе кул куйды.
— Каберең якын булмасын бу авылдагы халык белән, — диде ул. — Үлгәндә авызыңа су салучы табылмас.
Әбрарның әнисе Нәфисә елады да елады. Авызын ачып сүз әйтерлек хәле калмады. Рәис аңа ташланды:
— Җирбит икәнсең! Каракларга колхозда урын юк! Авылдан кудырам!
Нәфисә яхшы аңлый: рәис шулай җикеренеп, янына яткырып йоклатмаган өчен үч ала.
— Тимәгез минем әнигә! — диде Әбрар. — Ире сугышта үлгән хатынны мыскылларга хакыгыз юк!
— Кара әле син бу әнчекне! Хәбәрсез югалган әтисен сугышта һәлак булды дигән була. Кем белә аны, бәлки Власов армиясендә хезмәт итеп, Германиядә качып ята торгандыр...
Нәфисә улына рәис белән әрләшергә ирек бирмәде, тизрәк кәнсәләрдән алып чыгып китү ягын карады. Беркетмәне укып тормады, кул куйды. Эш шуның белән беткән булса, әллә ни бирешмәс тә иде. Бетмәде шул, судка барып җитте.
Суд клубта, күрше авыллардан да кешеләр чакыртып, күргәзмә рәвешендә үткәрелде. Прокурор Нәфисәне иректән мәхрүм итеп, улы Әбрарны балалар йортына җибәрергә хөкем итүне сорады. Имеш, ана бердәнбер баласын җәмгыятькә яраксыз итеп тәрбияли — урлашырга өйрәтә.
Клуб халык белән шыгрым тулы иде. Хөкем карарын тын да алмый тыңладылар. Социалистик милеккә кул сузган өчен Нәфисә иң каты җәзага тартылырга тиеш булса да, иренең Бөек Ватан сугышында юкка чыгуын исәпкә алып, суд аны алты айга мәҗбүри хезмәткә хөкем итте. Мәҗбүри хезмәт дәүләт файдасына 20 процент хезмәт хакын тотып калып, колхозда үтәлергә тиеш дигән аерым карар кабул ителде.
Хөкем карарын игълан иткәндә Нәфисә чиктән тыш дулкынланды. Йөзенә мәет төсе кереп, аягында басып торырлык хәле калмады. Өенә җитәкләп алып кайттылар. Өендә аны тагын да ачырак кайгы көтә иде: бер кабарлык ризык юк, ничек тамак туйдырырга? Үзеннән дә бигрәк Әбрар турында кайгырды.
Күршесе Гаҗби карчыкның кәҗәсе бар. Ул көтү кайткач, яңа сауган сөт кертте. Аргы якның озын Мәрьям бер бөтен ипи белән бераз бал чыгарды. Бал кабып, җылы кәҗә сөте эчкәч, хәл кереп киткән төсле булды.
“Иртәгә нишләргә?” дигән сорау алга килеп басты. Улын җитәкләп соранырга чыгаргамы? Юк, мондый хәл булырга тиеш түгел! Кайчандыр чибәрлеге белән авылның йөзек кашы саналган хатын хәер эстәп түгел, эшләп ашарга тиеш! Нәфисә чәче белән җир себерергә әзер. Эш табарга кирәк, эш! Әнисе белән бертуган Шәрәфи абыйсы авылда булса аны бу авыр хәлдән коткарыр иде, ләкин ул өйдә юк, акча эшләргә исәпләп чыгып китте.
Әнисе өчен үзәге өзелеп, Әбрарның төн йокысы качты. Сиздермичә генә елап та алгалый. Аның хәле көннән-көн начарлана. Ул үлеп китсә ничек көн күрер. Дөньяда ямь калмаячак бит.
Түбән очның Гали Әбрарга эш тапты. Дөнья бәһасе кеше Гали абый. Ятимнәргә, фәкыйрьләргә гел ярдәм итә.
Каз көтүчесе булып акылга туймаганрак Миңхәйретдин исемле яшүсмер егет эшли иде. Ул көннән-көн ныграк саташа башлады. Көтүдән аерылып бодай кырына кергән каз бәбкәләренең муенын борып ыргыткан. Аптырап калмаган, җавабын да тапкан: “Мин аларга социалистик милеккә борыннарын сузган өчен җәза бирдем”, — дигән.
Миңхәйретдинне диваналар больницасына озаткач, Гали аның урынына Әбрарны тәкъдим итте. Хезмәт хакын натуралата түләргә сөйләште. Өстәвенә, көтү кайткач каз хуҗалары чираттан көн саен бер мәртәбә ашаталар. Шулай итеп, аларның тамак ягы көйләнеп китте. Тик менә Нәфисә генә тернәкләнә алмады, фәкыйрьлекнең аерылмас юлдашы — үпкә авыруы белән газап чигә башлады.
Әбрарның үпкә авыруына иң яхшы дәва кәҗә сөте дип ишеткәне бар иде. Тиенләп җыйган акчасына кәҗә бәтие алып җибәрде. Әнисенең шатланганын күрсәң! Башы күккә тигәндәй булды.
Дөнья артыннан куып, Әбрар егет булып үсеп җитүен сизми дә калды. Армиягә каралырга баргач, әнисенең авыруын сәбәп итеп, калдырып торуларын сораган иде, игътибар итмәделәр.
Ул армиягә алынып бер ел да үтмәде, Нәфисә дөнья белән хушлашты. Әбрар күмәргә кайта алмады. Телеграмма хәрби комиссариат тарафыннан расланмаган дип, җибәрмәделәр. Ул заманда гади халык мондый нечкәлекләр белән таныш түгел иде шул.
Әнисенең гүр иясе булуына ике атна узгач кына авылга кайтты Әбрар. Аның үлеменә һич ышанасы килмәде. Ишегалдына, урамга чыгып эзләде. Ул каядыр якында гына йөридер төсле тоелды. Ниһаять, монда тоткарлансам Миңхәйретдин төсле саташа башлавым бар дип, китәргә ашыкты.
Тәрәзәләренә такта кадаклап, туган йортны ташлап китүдән дә авыр хәл бар микән? Әмма адәм баласы барысына да түзә. Зиратка кереп, бик озак әнисе каберенең баш очында утырды. Белгәннәрен укып дога кылды. Зират әһелләренең күбесен искә төшерде. Әнисе аларны догадан калдырмаска куша иде бит.
Ул авылга бүтән кайтмаска уйлап чыгып киткән иде. Ярый әле уйларын беркемгә дә сөйләмәде. Эчендә җаны бар адәм туган җирен онытамы соң?! Поездга утыру белән өзелеп-өзелеп авылын сагына башлады. Кырлары, болыннары турында әйткән дә юк, каз көткәндә йөргән сукмакларына кадәр күз алдына килеп басты.
Армиядә хезмәт иткәндә вакыт шулкадәр авыр узды, көне — ай, ае ел кебек озак тоелды. Хезмәт срогын тутырып кайтып җитәр кебек булмады. Кайтып өй ишеген ачып кергәч, күп тә үтмәде, күршеләре Гаҗби карчык килеп керде.
— Улым, исән-сау кайттыңмы?
— Ике кулын биреп күреште дә, сәке кырыена барып утырып дога кылды. Әбрар югында шул карчык өйгә күз-колак булып торган. Югыйсә, ваклап бөтен өйне ташып бетергән булырлар иде.
Әбрар капчыгыннан алып карчыкка баш яулыгы тоттырды. Хезмәт итә башлагач та әнисенә адарынып алып куйган иде. Менә кемгә насыйп икән. Яулык кулына кергәч Гаҗби карчык елап җибәрде:
— Улым, зур бүләк белән кайткансың ич. Мондый хөрмәтне үз туганнарымнан да күргәнем юк.
Тиз генә өенә чыгып чәй куйды, төче коймак әмәлләде. Озак гәпләшеп утырдылар. Кактырып-суктырып, Әбрардан алдагы көндә ничек тормыш итәргә уйлавы турында сорашты. Ул үзенең авылда калырга теләге юклыгын әйткәч, хуплады: “Ничек итеп булса да шәһәргә китеп урнашырга тырыш. Анда эшләгән кеше уч тутырып акчасын ала”, — диде. Бу сүзләр Әбрарның болай да иләс-миләс килгән күңелен ныграк җилкендерде. Гаҗби карчык яныннан чыкканда йортны сатып шәһәргә китәргә кирәк дигән уй күңелен тулысы белән биләп алган иде инде.
Өенә кергәч, тәрәзә каршына басып урамны озак күзәтте. Нинди ямьле күренеш! Кызганыч, ләкин китәргә кирәк. Гаҗби карчык дөрес әйтә, авылда яшәүдән мәгънә юк!
Почмак яктагы әнисеннән калган сандыкка күзе төшеп, эче жу итте. Анда аның киемнәре тутырылган булырга тиеш. Курка-курка гына сандык капкачын ачты. Исән, бар да исән! Монда әле чит кеше кулы кермәгән. Иң өстә кара плюш жакет. Ул аны саклап, кешелеккә генә киеп тотты. Кешелеккә киеп йөри торган бердәнбер күлмәге дә шушында. Шул заманда авыл хатын-кызлары арасында модада булган штапель материядән тегелгән. Юа-юа таушалып беткән.
Менә сандык кырыена беркетелгән тартмада көмеш беләзек. Әбрар яхшы хәтерли, әнисе аны бервакытта да кулыннан төшермәде. Туйда мәһәргә кушып бирелгән булган ул. Кырык ямаулы күлмәкләренә кадәр шушында — барысы да юып, пөхтәләп тутырылган. Үләргә җыенмаган, җиргә нык басып яшәргә тырышкан әнисе.
Йорт утынга сүтеп сатылса нигез ябылачак. Сандыкны кая куеп торырга? Әнисеннән калган истәлекне юкка чыгарыргамы? Үзе исән чагында Әбрар аларны саклап тотарга тиеш. Шәрәфи абыйсында калдырып торса ничек булыр икән? Шул турыда сөйләшеп карарга уйлап аның янына барган иде, ул авылны ташлап китү турында ишетергә дә теләмәде, аны колхоз кәнсәләренә рәис янына алып барды. Тракторчыларга мохтаҗлык зур иде. Ничек инде күрә торып әзер кадрны читкә җибәрергә кирәк ди?!
Армиядән кайткан егетләр гадәттә иркенләп ял итәләр. Ә Әбрар икенче көнне үк эшкә кереште, чөнки бүтән мөмкинлеге юк, кабырга кыса.
Әнәс ГАЛИЕВ |
Иң күп укылган
|