|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2020 Хәвеф-хәтәр
Бүре дүрт кешегә һөҗүм иткәнБашкортстанның Белорет полициясенә 60 яшьлек урындагы кеше мөрәҗәгать иткән. Азнагул авылында йорт ишегалдында аңа бүре һөҗүм иткән. Ач ерткыч пенсионерны аягыннан тешләгән, тик, бәхеткә, ир, ычкынып, үз йортына кереп котылган. Аңа ярдәмгә участок полиция лейтенанты Азат Галимов килгән. Полицейскийлар территорияне карап чыккан һәм бүренең тагын ике кешегә: 44 яшьлек хатынга һәм аның танышына һөҗүм итүен ачыклаган. Беренчесенә табиблар ярдәме кирәк була, аның берничә сөяге сынган, тешләнгән һәм күзе җәрәхәтләнгән.
Ерткыч 60 яшьлек ирнең өеннән ерак түгел табылган. Бүре полиция хезмәткәренә дә һөҗүм итәргә маташкан. Хокук сакчысына корал кулланырга туры килгән һәм ул бүрене атып үтергән.
Ерткычларның мәетен ветеринарларга тапшырганнар.
Фото: Башньюс
--- |
Иң күп укылган
|