поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.11.2020 Ир белән хатын

Катнаш никах: Мәхәббәткә корбаннар кирәкме?

Үз кавемеңнән булмаган кеше белән тормыш кору. Бер гаиләдә – төрле мәдәният, дин һәм тел… Тора-бора болар, зур проблемага әй­лә­неп, фаҗига китереп чыгарырга да мөмкин. Мәхәббәт хакына мондый корбаннар кирәкме?

Яратам, ни хәл итим?
 
Анна (исемнәр үзгәртелде. – Ред.) тумышы белән Татарстаннан түгел. Монда ул укырга дип килә. Татар егете Раил белән дә монда таныша. Яшь аермасы да артык зур түгел – нибары өч яшь. Өйләнешәләр, малайлары туа. Анна, гаиләсе нык һәм бәхетле булсын дип, ислам диненә күчә. Баштарак авыррак бирелсә дә, яңа дин куйган таләпләргә тиз ияләшеп китә ул. Милли ризыклар пешерергә дә тиз өйрәнә. «Ислам диненә күчеп, үземне хатын-кыз буларак бөтенләй бүтән, әмма дөрес яктан ачтым дип саныйм», – ди. Каенана-килен мөнәсәбәтләренә дә тел-теш тидерерлек түгел икән: иренең әнисе аны үз иткән. Кыз ягы да дин алмаштырган балаларына каршы төшмәгән.
 
– Алла бер, диннәр генә төрле. Никах белән торабыз. Балаларыбыз ислам дине кануннары буенча тәрбияләнә, – ди ул. – Ирем – бик тырыш, эшчән кеше. Хатыны буларак, миңа да таләпчән. Йортта – тәртип, балаларыбыз бәхетле. Төренеп йөрмим, ураза тотмыйм. Әмма догалар укыйм, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанам. Кешенең нинди булуы аның кайсы дингә ышануыннан гына тормыйдыр дип саныйм.
 
Алия Әхмәтҗанова моннан 15 ел элек иптәш кызы белән булган бер хәлне искә төшерде.
 
– Дустымның ире ислам динен кабул итте. Ул балалар йортында тәрбияләнгән егет иде. Очраклы рәвештә җәмәгать транспортында гына очрашып, танышып киттеләр, бер-берләрен үз иттеләр. Милләтләр төрле булгач, аерылышып та карадылар әле. Әмма егет үҗәт булды: ислам динен кабул итте. Туйлары хәмерсез узды. Хәзер балалары бар. Дус кызым яулыктан йөри, – дип сөйләде ул.
 
Эльмира белән Романның да мәхәббәт тарихлары алдарак язып үткәненә охшаш. Бу юлы да мәхәббәт хакына дип егет кеше тәвәккәл адымга бара. 30 яшьлек Роман, мәчеткә килеп, мулладан үзен… сөннәткә утыртуларын үтенә.
 
Ал күзлектән, гыйшык утында янып йөргән вакытларда син сайлаган ярдан да матуррак, яхшырак кеше юк төсле тоела. Әле тормыш башланмаган. Әле – ваемсыз яшьлек. Тик катнаш никах фаҗигагә китергән мисаллар да шактый шул.
 
56 яшьлек әңгәмәдәшебезнең (исемен күрсәтмәүне сорады, үзе – шагыйрь кеше. – Ред.) хатыны – рус милләтеннән. Картлык көннәренә хәләл хатыны белән җитәк­ләшеп керәсе дә бит… Гомер көзенә якынлашканда күңелендә бушлык булуга үкенә ул хәзер. Бер-берләрен генә түгел, бер-берсенең дөньяларын, карашларын да аңлау юк аларда. Дини бәйрәмнәрне генә алыйк. Әңгәмәдәшебез ураза тотканда, аның хатыны нык ярсый, кабул итми икән. Шуңа да ир-ат сәхәр ризыкларын да, ифтар ашларын да үзенә үзе әзерли. Күңелле түгел, билгеле…
 
– Бүгенге катнаш гаиләләр үткән гасырлардан нәрсәсе белән аерыла соң? Иң беренче, дини һәм социаль канун юклык белән. Совет заманына чаклы дәвердә кыз кеше, кияүгә чыккач, ир диненә күчкән һәм исемен алыштырган. Ул моның шулай булачагын алдан белгән, шуңа ризалашкан. Хәзер катнаш никахта бернинди канун да юк. Кем кемне ничек «бөгә», шулай яши. Әлбәттә, бу халәт кемгәдер бик тиз, ә кемгәдер бик соң ошамый башлый. Мин һәммә гаиләләр дә аерыла дип әйтмим. Күп катнаш гаиләләр гомер буе шулай яши, – ди ул. – Бер танышымның икетуган апасының ире – урыс. Үкенгәнен бик күрсәтмәсә дә, яшерми. «Кызым, әрәм буласың урыс­ка чыгып, дип әйткән иде әтием. Тыңламадым, ә тыңлыйсы калган», – ди. Катнаш гаилә кору – һәркемнең үз эше. Әмма мин бүгенге күзлектән карап, яшьләргә бу эшкә саграк карарга кушар идем. Мәхәббәт ул – бик зур хис, тик ул һәрвакыт якты, матур хис булып калмый. Яши-яши тормышның башка яклары ачыла, ул бит күпкырлы. Еллар үткәч, балалар белән бәйләнгәч, кеше гомерен түзеп, үз эченә йомылып, бәхетсез тормыш итеп, үлеп китә. Ә кеше аның өчен тумаган ла…
 
«Иң мөһиме: әйбәт кеше булсын»
 
Наталия Трэянның ире Майк – Канададан. Дине буенча ул ортодоксаль православ христиан санала. Еш кына аны католик белән бутыйлар. Ире өчен динен алмаштыруын белүчеләр Наталияне еш кына үз динен хөрмәт итмәүдә гаепли икән.
 
– Майк католик түгел. Канадада чакта бу дин кешеләре билгеләп үткән бәйрәмнәрне без дә уздырабыз анысы. Кияүгә чыкканда, аның гадәти православ хрис­тианнардан ни-нәрсәсе белән аерылуы турында артык төпченмәдем. Әйбәт кеше булсын, дидем. Төп таләбем шул иде. Буддист булса да, кыенсыну тоймас идем, – дип сөйләде Наталия.
 
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дигән: «Бүген сезгә китап әһелләренең фазыйләтләрен һәм ризыгын рөхсәт иттем, сезнең ризык та аларга рөхсәт ителде; шулай ук китап әһелләренең пакь хатыннары рөхсәт ителде». Ягъни ир-атлар «Инҗил», «Зәбур», «Тәүрат»лы дин тотучыларны хатын итеп алырга мөмкин.
 
Дин мәсьәләсенә икесе дә бер төрле карый: иң мөһиме – чиста күңелле булып, яхшы гамәлләр кылып, кеше рәнҗетмичә яшәү. Болар исә – һәр диннең дә нигезе булып торган нигъмәтләр.
 
Белгечләр ни ди?
 
Бер диннән икенчесенә күчү сүз белән әйткәндә генә җиңел кебек тоела. Бер карасаң, синең бөтен булмышың үзгәреш кичерергә тиеш дигәнне аңлата бит бу. Психолог, гаилә консультанты Эльвира Халяпова белән кешенең мондый адымга ни өчен баруын аңларга тырыштык.
 
– Психологиядә дини теманы рухи кыйммәтләр темасы белән бәйләп карыйбыз. Мөнәсәбәтләрдә ике шәхеснең рухи кыйммәтләре никадәр күбрәк тәңгәл килә, шулкадәр яхшырак. Америка ачмыйм: моны инде мөнәсәбәтләрнең башында ул ачыкларга кирәк, – ди белгеч.
 
Ортодоксаль кешеләр (билгеле бер тәгълиматка, карашка бик катгый рәвештә ышанучылар. – Ред.) беркайчан да башка карашта булган кешеләрне үз дөньяларына кертми, үз кыйммәтләр системасын бозмый. Гаилә кору турында сүз дә юк. Иреклерәк караштагылар исә үзара килешеп яшәргә мөмкин әле.
 
– Диннәрдә көчләп күндерү дигән нәрсә юк. Физик көч кулланып, бер-береңне күндерә башласаң, мондый мөнәсәбәтләрдән берни дә килеп чыкмаячак. Түзеп яшәү барыбер аерылышуга китерәчәк. Тормыш корыр алдыннан, иптәшең турында барлык мәгълүматны туп­ларга кирәк. Милләт, дин кебек глобаль нәрсәләргә кадәр, аның кредит тарихы, кызыксынулары, «пропис­ка»сына кадәр беләсе иде. Бер-береңне өйрәнү вакыт таләп итә, – ди психолог.
 
«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин да дин алмаштыруның уен эш түгеллеген искәртте. Аның фикеренчә, күп очракта бу – ахмаклык та, мәхәббәт өчен дип кенә дин кабул итмиләр. Тормыш иткәндә, андыйлар иртәме-соңмы үз диненә кайта. Моның өчен күп тә кирәкми: берәр фаҗига, дөньяга карашны үзгәртерлек вакыйга да җитә. «Ислам динен никах өчен генә кабул итү дөрес түгел. Бу – үзенә күрә мулланы, ата-ананы алдау гына. Эшлисең икән, чын күңелдән, чын ышану белән кабул итәргә кирәк. Юлия Волкованы (җырчы. – Ред.) беләсездер. Ул да ислам динен кабул иткән иде, ире мөселман бизнесмены иде. Әмма бит аерылды, үз диненә кире кайтты. Тагын бер мисал. Берәү өйләнгән иде. Урыс кызын алды, анысы ислам динен кабул итте. Әмма нәрсә үзгәрде? Ул барыбер дуңгыз ите ашый. Тавыш, гауга булып торды. Ахыр чиктә аерылдылар. Әгәр башка дин кешесе белән тормыш корырга телисең икән, ул һич югы сиңа кадәр берничә ел исламда булырга тиеш», – диде ул.
 
Динен алмаштырган «йолдызлар»
 
Танылган Голливуд актеры Том Крузның элеккеге хатыны Кэти Холмс, аңа кияүгә чыгу өчен, католиклыгыннан баш тартып, саентология хәрәкәтенә кушыла. 6 елдан соң гаилә таркала. Кэти да үз диненә кайта.
 
Принц Гарриның хатыны Меган Маркл англиканство динен кабул итә.
 
Җырчы Зара 2004 елда Сергей Матвиенкога (Валентина Матвиенконың улы) кияүгә чыга. Моның өчен ул православиегә күчә. Әмма ярты елдан соң мәхәббәт сүрелә: алар аерылыша.
 
Җырчы Маргарита Суханкина динен алмаштырып кияүгә чыга. Аның ире Хорватиядән, католик була. Аерылышкач, ул кире православиегә кайта һәм хәтта катгый рәвештә: «Бер генә ир-ат, бер генә мәхәббәт тә динемне кабат алмаштырыр­га мәҗбүр итмәячәк», – дип әйтә.
 
Шоумен Максим Галкин исә, җырчы Алла Пугачевага өйләнгәндә, православие динен кабул итә. «Кешене яратасың икән, нишләп әле бу адымга бармаска? Мин моңа озак һәм аңлы рәвештә килдем», – дип аңлаткан иде ул.
Фото: Chelny-biz.ru

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.11.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»