|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2020 Мәдәният
К.Тинчурин театры туган көнен Шәледә үткәрде (ФОТО)1933 елның 6 ноябрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының беренче спектакле ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында уйнала. Ул Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗми тарафыннан иҗат ителгән “Булат бабай семьясы” спектакле була. 6 ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге театр әлеге истәлекле һәм тарихи көнне яңарту максатыннан, Питрәч районы белән берлектә Шәле авылы Мәдәният йортында “Сез үткән юллардан!” дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чараны оештыручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова. Очрашу вакытында Питрәч районы вәкилләре, Тинчурин театры иҗат коллективы тарафыннан, театрның үткәне һәм бүгенгесе хәтирәләрдә яңартылды. Шулай ук биредә тарихка бәйле күргәзмә дә оештырылды.
--- |
Иң күп укылган
|