поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.11.2020 Мәдәният

Фирдүс Тямаев – автобус йөртүчесе, Элвин Грей – тавыш режиссеры: “Әпипә” фильмы прокатка чыга

12 ноябрьдән киң прокатка «Әпипә» беренче татар мюзиклы чыга. Шул форсаттан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы узды.

Анда "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссер Илшат Рәхимбай, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова катнаштылар.

Режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» татар комедиясенең рәсми премьерасы Казанда 31 августта «Татарстан киносы көннәре» кысаларында узды. Күптән түгел картина шулай ук Санкт-Петербургта һәм Новосибирскида тәкъдим ителде. Тамашачылар татар телендәге музыкаль комедияне җылы кабул итте.

"Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, көз башында коммерция кинотеатрлары вәкилләре өчен "Әпипә" фильмының махсус премьера күрсәтүе оештырылган. Премьерадан соң фильмга уңай бәяләмәләр бирелгән, нәтиҗәдә коммерция кинотеатрлары җитәкчеләре картинаны үз мәйданчыкларында да күрсәтергә теләк белдергән. Озак көтелгән премьерны Татарстан, Башкортстан, Симферополь һәм Чиләбе өлкәсе кинотеатрларында карарга мөмкин булачак.

Журналистлар белән очрашу барышында Миләүшә Ләбибовна региональ кино белән федераль кинотеатрлар челтәренә эләгүнең җиңел булмавын ассызыклады: “Без “Мулла” фильмын да прокатка чыгармакчы идек, тик ул чакта: “Фильм 200 миллион сум акча җыя алса, прокатка алабыз”, - дип әйттеләр. «Әпипә» фильмы - тулысынча прокат киносы. Без баштан ук прокатта кызыклы булган фильм чыгаруны күздә тоттык. Хәзер комедияләр, бигрәк тә музыкаль комедияләр бик аз, ә алар бик кирәк. Кешеләрдә социаль депрессия. Мондый фильмнар киләчәккә өмет уята дип уйлыйм”.

Прокатның фильмның чыгымнарын аклавына өмет зур, тамашачыны җәлеп итәрлек мөһим фактор бар – фильмда төшкән танылган татар җырчылары. Мисал өчен, “Әпипә” фильмында Фирдүс Тямаев – автобус йөртүчесе, Элвин Грей – тавыш режиссеры. Режиссер Илшат Рәхимбай: “Мин Фирдүс Тямаевка шаккаттым. Ул нәкъ үз роленә туры килде, оста уйнады. Аның энергетикасы көчле, ә бу артист өчен шулай ук мөһим”, - дип аерып әйтте. Музыкаль комедиядә шулай ук Алинә Шәрипҗанованы, Дилә Нигъмәтуллинаны, «Зө-ләй-лә» кызларын, «Фәридә-Алсу» дуэты кызларын, Алсу Әбелханованы, Гөлшат Имамиеваны күрергә мөмкин. Төп рольләрне Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева башкара. Резедә Сәләхова белән Артем Пискунов “Әпипә” фильмы командасына ничек килеп эләгүләрен сөйләделәр:

“Артем белән без бу фильмга очраклы гына килеп эләктек дисәк тә була. Җырчы кызлар һәм Миләүшә Ләбибовна башта фильмда хатын-кызлар гына төшәр, дип уйлашканнар. Сөйләшә торгач, профессиональ артистларның да кирәклеген аңлаганнар. Нәтиҗәдә, кастинг узды һәм безне сайлап алдылар. Кызлар бер-берсен күптән беләләр. Шулай да “Әпипә” “гаиләсе”нә җылы кабул иттеләр”, - диде Резедә Сәләхова.

Фильмда костюмер кыз Резедәнең йөрәген яуларга тырышкан егет ролен уйнаган Артем Пискунов тәүге роленең үзе өчен кадерле булуын әйтте: “Бу минем татар киносында беренче зур ролем. Кинодагы роль театрдагыдан аерыла, кино – бер төшерелә һәм гомергә кала. Монда режиссерны тыңлап, аңлап эшләү мөһим”. Дөрес, аның сүзләрен бүлдереп, режиссер Илшат Рәхимбай Артемның бер “гөнаһ”ын ачып салды: актер аңа әйтмичә генә чәчен кистергән икән. Тамашачылар фильмны караганда әлеге детальгә игътибар да итмәскә мөмкиннәр, тик Рәхимбай: “Чәчем коелып бетә язды”, - дип көлеп куйды.

Мюзикл кинотеатрларда татар телендә русча субтитрлар белән барачак. Хәзерге вакытта картинаны ай дәвамында көн саен күрсәтү күздә тотыла. Әгәр фильм тамашачыларда уңыш казанса, прокат озайтылачак.

Фото: "Татар-Информ"


---
Татаркино
№ --- | 06.11.2020
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»