поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.11.2020 Язмыш

Гөнаһ ялгыз калдыра?!

Ялгыз калырга язмасын! Дөньялыкта иң еш әйтелә торган теләкләрнең берсе бу. Адәм баласының сыңар канат белән гомер итүдән куркуы – табигый. Әмма бүген арабызда миллионлаган кеше арасында яшәп тә үзен ялгыз хис итүчеләр байтак. Бу халәт нәрсәсе белән куркыныч? Башкаланың «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән ялгызлык турында сөйләшәбез.

* Ике төрле ялгызлык була. Беренчесе – яныңда кеше булмау, үзең генә калу. Бу турыдан-туры мәгънәдә – басу уртасында үзең генә калу, берүзең генә яшәү кебек очраклар күздә тотыла. Яныңда сине аңларлык, күңелеңне күрерлек, серләреңне уртаклашыр кешең булмау да – ялгызлык. Бу очракта кеше гаиләле дә булырга, кешеләр арасында эшләргә, әмма ялгыз булырга мөмкин. Бүген кешеләргә күбрәк икенче төрле ялгызлык хас. Бу – бик куркыныч. Яныңда сине аңларлык кеше булмау – депрессиягә китерергә, кешене үз-үзенә кул салу кебек аянычлы адымнарга кадәр этәрергә мөмкин.
 
* Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһиссәлам ялгызлык турында сөйләгәндә гаилә корырга куша. «Никах – минем сөннәтем. Кем аннан баш тарта, шул мөселман булмас», – ди. Димәк, гаилә – безне ялгызлыктан коткара торган иң зур чара. Әмма бүген кеше гаилә корырга ашыкмый. Шул рәвешле гомерен ялгызлыкка дучар итә. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһиссәлам: «Ир кешенең бәхете – яхшы хатында, яхшы дусларда, яхшы балаларда һәм эшләгән акчасының үз ирегендә булуы», – ди. Яныңда сине, күңелеңне аңларлык кешең булу мөһим. Шулай ук пәйгамбәребез салаллаһу галәйһиссәлам: «Күп бала табыгыз. Күп бала тапкан саен мин сезнең белән горурланырмын», – ди. Күпбалалы гаиләдә кешенең бертуганнары күп була. Бу исә, үз чиратында, кеше туганлык, кардәшлек ярдәме тоеп яши, ялгыз калмый дигән сүз. Шулай ук пәйгамбәребез салаллаһу галәйһиссәлам: «Юлга бер-ике кеше генә чыкса, алар янына шайтан килә», – ди. Ягъни юлга ялгыз чыгарга ярамый, җәмәгать белән йөрергә кирәк. Бу төшенчә янда, ким дигәндә, өч кеше булуны күздә тота. Шуңа күрә Коръән ашлары үткәргәндә дә, ким дигәндә, өч кеше булу хәерле. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһиссәлам: «Үзегез генә өйдә кунмагыз», – ди. Өйдә чакта да яныңда кеше булырга тиеш.
 
* Ялгыз кеше янына шайтан килә. Аны бутый, адаштыра. Ир кешегә ул сирәгрәк килә. Ялгыз-хатын кыз янына исә шайтан бик яратып йөри. Бу гүзәл затларның табигате белән бәйле. Алар эмоциональ, хискә бирелүчән, тиз ышанучан. Шуңа күрә шайтан аларны тизрәк алдалый. Сихерчеләр, бозым кылучылар арасында да хатын-кызлар күбрәк. Ир кеше исә эшләр алдыннан барысын да җентекләп карый, тикшерә. Аны алдавы читен. Шайтан ияләшкән ялгыз кешедә нинди үзгәрешләр күзәтелә? Андый кешенең тора-бара холкы үзгәрә, фикерләре чуала. Ул агрессивка әйләнә. Кешеләр белән аралаша алмый, аларны дошман күрә. Болар бар да – шайтан, ялгызлык галәмәте.
 
* Без – мөселманнарда кешеләрдән читләшү дигән әйбер катгый тыелган. Бездә монашество, каядыр аерылып китеп дин тоту дигән нәрсә юк. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһиссәлам табиб, сәүдәгәрләр булмаган җирдә яшәргә кушмаган. Ник дигәндә, андый урында җәмәгать булмый. Аерылганны аю ашар дигән мәкаль бу очракка тулысынча туры килә. Кеше аерылып китсә, шайтан аны аерым тотып ала, ди. Шуңа күрә ялгызлыкка омтылырга ярамый.
 
* Ялгызлык – мөселман кешесе өчен вакытлы халәт. Аннан арынып, аралашырга омтылу безнең табигатебездә дә үк бар. Күпмедер вакыт ялгыз торсак та, алай озак түзеп тора алмыйбыз. Шуңа күрә бәйрәм булса да, кеше чакырабыз, үзебез дә кеше күп булган җиргә барырга тырышабыз. Ялгыз калып, уй-фикерләрне туплагач, җәмгыятькә, кешеләр янына ашкынабыз. Адәм галәйһиссәлам башта җәннәттә үзе генә яшәгән. Әмма ул анда үзе генә яши алмый. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аңа күңелен тынычландыру өчен хатын бирә. Анабыз Һава Адәм галәйһиссәламгә хатынны да, дусны да алыштыра. Шуңа күрә җәннәткә эләккән очракта да безнең үзара аралашу дигән әйбер була. Җәннәт катлам-катлам булса да, без алар арасында кунакка йөри алабыз.
 
* Иң зур ялгызлык халәте – үлем халәтендә ялгыз калу. Бу очракта инде кешегә табиблар да, якыннары да – беркем дә ярдәм итә алмый. Андый чакта кешене бары Аллаһы Тәгаләгә ышануы, иманы гына коткара ала. Аллаһы Тәгалә белән булган кеше рухи ялгызлыктан интекми. Бу аңа кыямәт көнендә дә булыша. Ник дигәндә, кешеләр Аллаһы Тәгалә каршында барысы бергә басып торсалар да, ялгыз булалар. Бер-берсенә булышмыйлар, һәркайсы үзе турында гына уйлый. Һәркем үз эченә йомылып, ялгыз халәттә кала. Үз гөнаһларың белән бергә-бер калганда яныңдагы кеше дә коткара алмый, Аллаһы Тәгалә генә булыша ала. Аллаһы Тәгаләне сатып, шайтан юлы белән яшәгән кешеләр кыямәт көнендә: «Без бит сиңа ышандык, булыш әле», – дип шайтан янына килерләр. Шайтан исә: «Мин бит сезгә әйттем генә. Мин Алладан куркам. Сезнең кылган гөнаһыгызга минем катышым юк», – дип җавап кайтара, шушы кешеләрдән ваз кичә. Шуңа күрә динсезлектә гөнаһ кылып яшәгән кеше хәзердән үк ялгызлыкка дучар дигән сүз. Дөньялыкта кеше гадәттә үз гаебе белән ялгыз.
 
* Ялгызлыкка дучар булмас өчен Аллаһы Тәгаләдән мәхрүм булмаска кирәк. Аллаһы Тәгаләгә ышанмаса, кешедә рухи ялгызлык барлыкка килә. Аны берни дә алыштыра алмый. Ялгыз калмаска кирәк. Хатын-кызга, мәсәлән, үзенә генә тору килешми. Ул кияүгә чыгарга тиеш. Ире булмаса, баласы йә булмаса, туганы белән яшәсен. Ялгыз яшәү – икенче, өченче хатын булып яшәгәнгә караганда күпкә зыянлырак. Ялгызлыкка дучар булмас, бигрәк тә картлык көндә ялгыз калмас өчен, балаларга дөрес тәрбия бирү дә мәслихәт. Баланың миһербансыз, каты бәгырьле булып үсүе – фәкать ата-ана гаебе. Кайбер кешенең холкы авыр була. Шул сәбәпле ялгыз калучылар да байтак. Шуңа күрә холкыңны, фикерләреңне үзгәртергә, диндә булырга, намаз укырга кирәк. Алай булганда төшенкелеккә бирелүдән дә куркасы юк. Төшенкелек – ялгызлыкка бирелү нәтиҗәсе бит. Депрессия – шайтан сыйфаты. Яныңда шайтан йөрсә, төшенкелеккә биреләсең.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.11.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»