|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2020 Җәмгыять
Яман чир белән көрәшүче хатын ачык хат язганАвстралиядә яшәүче Рут Хант исемле хатын дүрт ел дәвамында яман чир белән көрәшә. Күкрәгендә рак булуын ул 34 яшендә белгән. Хәзерге вакытта аның хәле бик авыр, ул – үлем хәлендә. Хант яман чир белән көрәшүчеләр өчен ачык хат формасында киңәшләр язган. 1. “Ярдәм сора. Бу синең тормышыңны җиңеләйтер”.
2. "Гаиләгез белән мөмкин кадәр күбрәк булырга тырышыгыз”.
3. “Нервларыгызны саклагыз. Әгәр аз гына соңга каласыз икән, борчылмагыз. Моны искә алучы да булмаячак”.
4. “Этләр – гаҗәеп җан ияләре. Аны кочаклау – үзе бер бәхет””.
5. “ЮК” дип әйтә белегез. Әгәр кемгәдер ошамый икән, ул сезнең проблема түгел”.
6. “Мөмкин кадәр күбрәк һәм ераграк сәяхәт итегез”.
Хат ахырында Хант бу киңәшләрне авырганчы белергә теләвен язган.
--- |
Иң күп укылган
|