поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Июль
  • Люция Хәмитова - актриса
  • Альберт Борһанов - галим
  • Илдар Арсланов - музыкант
  • Чулпан Йосыпова - җырчы
  • Мирсәет Яруллин (1938-2009) - композитор
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
18.06.2008 Мәгариф

"ТИМЕР БАШЛАР" ГАСЫРЫ

Компьютер белән дуслык, аны биш бармагың кебек белү заман таләбеме әллә чирме? Миләребезгә көн дә мәгълүмат ташкыны бәреп торганда рухыбыз зәгыйфьләнмәсме? Республиканың Дәүләт Советы депутатлары Спас районында шушы сорауларга җавап эзләде. Анда ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм “Мәгариф” илкүләм милли проектын гамәлгә ашыру буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясенең күчмә утырышы узды.

Әле берничә ел элек кенә компьютер гайре табигый һәм бик кыйммәтле, тар даирәләрдә генә кулланыла торган әйбер иде. Хәзер иң караңгы авыл мәктәбе дә Интернетка тоташкан, өйләрдә компьютер эшләп утыра, балалар Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев китапларын алмаша-алмаша укыр урынга компьютер уеннары дисклары алмаша.

 

Районның 36 белем бирү учреждениесендә 3 меңләп бала укый. Район үзәге Болгарга барып җиткәнче үк Казан кунаклары азкомплектлы Көек мәктәбендә тукталды. Абдулла Алишның туган авылы мәктәбендә бүгенге көндә 28 укучы белем ала. Компьютер классында 5 компьютер эшли, Интернет тоташтырылган, мәктәпнең үз сайты да бар, мультимедиа дәреслекләр туплыйлар. Балалар килгән кунакларга үзләренең компьютерда эшли белү сәләтләрен күрсәтте. Илназ Хәнифов, мәсәлән, “Ата һөнәре – балага мирас” дигән эш тәкъдим итте. Электрон фотолар ярдәмендә без Хәнифовлар гаиләсе белән таныштык. Алинә Сөнгатуллина шулай ук компьютерда Көек авылы тарихы белән таныштырды. Бу эш Никольское урта мәктәбендә дә дәвам итте. Әлеге мәктәпнең мәгариф системасын мәгълүматлаштыру өлкәсендәге уңышлары белән танышкач, чират Измир урта мәктәбенә җитте. Халык укытучысы Әнәс Сәләхов исемен йөрткән әлеге мәктәп укучысы Индира Фәттахова – компьютер нигезләре буенча район, республика күләмендә узган бәйгеләр лауреаты. Ул 2005 елда мәктәпләрендә эшләп килүче “Арас” укучылар оешмасы сайтын ясаган. 2006 елда мәктәп тә үз сайтын ачкан. 2007 елда Менделеев таблицасын “электронлаштырган”. Индираның әлеге эшендә таблицадагы һәр элемент турында тулы мәгълүмат, химиклар биографияләре, кызыклы башваткычлар тупланган. Аның уңышларына бәя биреп, республика премьер-министры Рөстәм Миңнеханов яңа компьютер да бүләк иткән. Ә Болгар шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә кунакларга интерактив такталар белән дә эшләп күрсәттеләр. Алар биредә икәү. Укытучылар әйтүенчә, бу такталар эшне күпкә җиңеләйтә, заманчалата.

 

Әлбәттә, эшләр бөтен җирдә дә гөрләп бармый. Моны комитет рәисе Разил Вәлиев та искәртте. Мәсәлән, шул ук интерактив такталар Болгар мәктәбендә икәү булса, авыл мәктәбендә берәү дә юк. Компьютер гомере – күп дигәндә 5 ел, аннан ул искерә, “картая”. Бүген кайбер авылларда гөрләп эшли дип саналганнары да инде иске, аз, Интернет тизлеге кечкенә.

 

Болары – техник проблемалар. Мәгълүматлаштыру мондый тизлек белән дәвам итсә, бу проблемалар чүп кенә, алар тиз хәл ителәчәк. Комитет һәм комиссия утырышындагы чыгышлардан да шуны аңларга була. Чөнки максат бер – балалар заман сулышын тулы куәте белән тоярга, “мәгълүматлаштыру” коесыннан суны авыз тутырып эчәргә тиеш. Ярый, хуш, шулай булсын да, бөтен нәрсә техникага әйләнеп кайтсын ди. Ә рухи байлыклар? Ә баланың үзенең уйлауга, белемгә омтылуга сәләте? Бөтен мәсьәләне клавиатура төймәсе, монитор экраны, процессор башы белән чишәргә өйрәнү иҗади мөмкинлекләрне, баланың чын сәләтен ачуны тоткарламасмы? Игътибар иткәнегез бар микән: өлкәнрәк буын вәкиле кибетче кыз калькуляторда товар бәясен исәпләп, машинкадан чек чыгарып биргәнче, күңелдән генә бирәсе акчасын исәпләп тә чыгара. Ә яшь буын икегә икене кушуны да йә телефонындагы калькуляторында исәпли, йә компьютер төймәсенә басып ала. Бүгенге балалар китап дигән әйбернең ни икәнен дә онытты инде, чөнки бөтен буш вакытларын диярлек компьютер уеннары, әлеге дә баягы электрон дәреслекләр ала. Интернет дөнья белән танышырга, белемне арттырырга ярдәм итә диләр. Сүз дә юк, пәрәвез дөнья буйлап сәяхәт иттерә ала, әмма бу барыбер үз акылың белән җыйган белемгә җитми. “Мин берәр нәрсә турында фикерли башласам, оныгым компьютерга ябыша, – ди Туфан Миңнуллин. – Бер сорау бирсәм дә,җавапны шуннан эзли. Ә үзең фикерләү, иҗади уйлау кая?”

 

Кыскасы, һәрвакыттагыча таяк ике башлы. Бер башында – “компьютер, мәгълүматлаштыру” дигән сүзләр артында яшеренеп яткан техникачылык, заманчалык, икенчесендә – рухи зәгыйфьлек, зомбилашу...


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 73 | 17.06.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы