поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.11.2020 Җәмгыять

Ильяс Галимовның хатыны:"Планнарыбыз зурдан иде әле, йорт төзергә, тагын бер бала алып кайту турында хыялланды. Тик насыйп булмаган"

2 ноябрьдә, Ильяс Галимовның туган көнендә, якыннары һәм татарча көрәш белән шөгыльләнүче малайлар мемориаль үзәктә җыелдылар. Биредә якташыбыз, танылган көрәшче, көрәш буенча дөнья чемпионына багышланган күргәзмә эшли башлады.

Мәкерле чир якташыбызны якты дөньядан алып китте, аның вафатына - биш ай.
 
Ильясның яраткан “Көнбагышлар” җыры астында слайдлар караганда, чарада катнашучылар күз яшьләрен тыя алмадылар.
 
- Кешенең тормыш юлын еллар белән санамыйлар, ә башкарган эшләре белән, - дип башлады үзенең чыгышын район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Ильяс кыска гына гомерендә дә зур эз калдырды, йолдыз кебек атылды. Ул безнең хәтердә мәңгегә калыр.
 
Ильяс Галимов спорт карьерасында татарча көрәш буенча 8 тапкыр – Россия, күп мәртәбәләр республика чемпионы була. Ул шул кыска гына гомерендә баш батыр калып, 49 автомобиль откан.
 
Күргәзмәдә батырның фотоларын, грамоталарын, Рәхмәт хатларын, шәхси әйберләрен дә күрергә була. Чарага килгән якыннары аларның һәрберсен игътибар белән карадылар, хатирәләр яңарттылар, аның рәсеме алдына кәнәфер чәчәкләре куйдылар.
 
Кемгә - бала, кемгә - әти, кемгә - ир, кемгә - абый,  кемгә - эне - барысының да мәрхүм  турында сөйлисе сүзләре, истәлекләре бик күп. Батырның әнисе, Туймәттән килгән Зөһрә Талип кызы улының бала чагын, мәктәп елларын искә төшерде.
 
- Ильяс яшьтән үк имгәнүләр алды, күп дәваланырга туры килде, - диде ул. - Шуңадырмы, ул көрәшкәндә көндәшләрен имгәтмәскә тырышты. Бик ярдәмчел, туган җанлы иде.
 
Бу сүзләрне күпләр кабатлады чара барышында. Чарада катнашкан хатыны Алсу һәм кызлары Иллария белән Илзирә әтиләрен сагынып искә алдылар.
 
- Бәйрәм саен туганнарны бергә җыярга, бәйрәм оештырырга тырышты, - ди Алсу. - Кызларын бик яратты. Планнарыбыз зурдан иде әле, йорт төзергә, кызлар янына тагын бер бала алып кайту турында да хыялланды. Тик насыйп булмаган шул, менә бүген 44 яшьлек туган көнендә аны искә алырга җыелдык.
 
Ильяска багышланган күргәзмә мемориаль үзәктә киләсе елның гыйнварына кадәр эшли. Аңа багышланган бу күргәзмә соңгысы булмас, алар республика күләмендә дә оештырылыр, дип өметләнәләр музей хезмәткәрләре.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»