|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2020 Мәдәният
Татар филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге премиягә “Барлау” концерты узачак6 ноябрь көнне Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә “Барлау” концерты зурлап үткәреләчәк. Концертта Салават Фәтхетдинов, Айдар Фәйзрахманов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Фердинанд Сәлахов, Римма Ибраһимова, Фән Вәлиәхмәтов, Идрис Газиев, Резеда Галимова, Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Илсаф, Вил Усманов, Илһам Вәлиев, Ришат Төхвәтуллин, Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Эльза Исламова, Алинә Шәрипҗанова катнашыр дип көтелә. Илһам Шакиров исемендәге премия җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә кертелде. Ул РСФСР халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, җырчы Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү максатында булдырылды.
--- |
Иң күп укылган
|