поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.11.2020 Язмыш

Яшәргә иде... (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Мин түшәктә үлем көтеп ятам, кү­ңел­­дә төшенкелек, башта төрле уйлар. Чөнки үлем­не зарыгып көтеп алырга ми­ңа бит 90 яшь түгел, әле яшәргә дә яшәргә. Нишләп шулай килеп чыкты ул? Алай тиз генә гомерем бе­тәр дип уйламаган идем югыйсә.

Ял көне гадәттәгечә яхшы гына башланган иде. Тиз генә эшне урап кайтасы да, кичкә туй үткәрергә барасы бар. Теге атнада да ике юбилей, бер туй үткәрдек, бүгенгесе дә бик күңелле булырга охшап тора. Ни дисәң дә, чакырган артистлар да риза булды, тавыш операторы да мин теләгәне, программа да өр-яңа. Үткәрәчәк туйны инде күз алдына гына китерсәң дә, күңелгә рәхәт булып китә. Кайбер вакыт бит йә тамакка суык тиеп куя, яисә башкасы шунда, ә монда бар да ал да гөл. Тик без бер төрле уйлыйбыз, язмыш башка төрле хәл итә икән шул.
 
Тиз генә әйләнеп кайтасы эшемдә нишләптер кисәк кенә үземне начар хис итә башладым. Хезмәттәшләргә бу турыда әйттем дә, өйгә кайтып диванга аудым. Әз генә ятып торам да, туйга дигән өс-башны тагын бер карап чыгам янәсе. Мине мондый хәлдә күрмәгән җәмәгатем кичекмәстән “скорый” чакырырга булды. Врачлар килделәр, тегесен карадылар, монысын үлчәделәр дә, башларын чайкаштырып бер-берсенә караштырып ал­ганнан соң, ниндидер уколлар кадап, реанимация бүлегенә алып киттеләр. Кабул итүче врач, миңа язган язулар белән танышып чыкты да, чагыштырмача яшь килеш минем хәлем шулай начар булуына ачуы чыгып, мине битәрли башлады. Чыннан да, минем дә ял көнендә кешене борчып йөрергә һич уемда да юк иде югыйсә, реанимация бүлегендә урын булмавын да белмәгәнгә дә гаебем юктыр сыман, шулай да үз хәлемне үзем генә белеп ятам әлегә. Шулай итеп, гомуми палатада бер урын табып, шунда урнаштырып куйдылар.
 
Ике кешелек кенә бүлмәдә олы гәүдәле, ягымлы кыяфәтле Фаварис абый белән икебез ятабыз. Дө­ресрәге, караватлар икәү, ә яннарыбызда ничек кирәк шулай урнашып, безнең белән көннең төп өлешен уздыручы һәм төн кунучы хатыннарыбыз. Фаварис абый сөйләшергә бик ярата, күрше авылда туып-үскән ул, безнең авылда туганнары да булып, малай чагында кунакка да еш килгән. Шул чакларны иренмичә җентекләп сөйли, ләкин минем әңгәмәгә кушылу түгел, аны тыңларга да хә­лем юк. Бер гаилә дустыбыз да күрше бүлмәдә ята, йөрәгенә операция ясатканнан соң шулай профилактикага кереп яткалый ул. Көнгә берничә тапкыр минем яңга хәл белергә керә, спорт яңалыкларын да аннан ишетеп торам.
 
Төнгә каршы кинәт кенә хәлем авыраеп китте, әһә, менә димәк миңа да вакыт җитте. Ничектер шомлы, куркыныч булып китә, үләсе һич тә килми. Их, яшәргә иде бит әле. Әфганда хезмәт иткәндә замполит әйткән бер сүз истә калган. Бераз авызыңны ачып, уяулыгыңны югалтсаң: “Вычеркнут из списка живучих на земле” — дия иде ул. Димәк, мине җирдә яшәүчеләр исемлегеннән сызып ташларга чират җиткән микәнни, тик нигә менә хәзер, мин бит әле чагыштырмача бик карт түгел бит.
 
Әфган дигәннән, андагы ике ел гомер бик истә калырлык булды шул. Беренче тапкыр каравылга куйдылар, төнлә автоматларны күтәреп бер “карт” солдат һәм мин шунда торабыз. Точканың икенче ягында безнең якка ата башладылар. Тиз генә йөгереп барып, таш стена артына качарга да, шуннан каршы якка атарга кирәк. Качуын бик әйбәт качтым мин, әмма башны кире чыгарасы гына килми бит өскә таба. Бу илгә килеп эләккәч, батырлыклар эшләргә иде дигән уй да сүрелде, үз-үзеңне саклау инстинкты өстен чыккан күрәсең. Бу берничә секундка бераз гына югалып калу булды әлбәттә, бераздан мин дә башны көч-хәл белән күтәреп, кеше ни эшләсә шуны эшли башладым. Ярар, атулар тынды, хәзер точкага дошманнар кергән булу мөмкинлеге сәбәпле, “проческа” ясарга, ягъни бөтен җирне тикшереп чыгарга кирәк. Ә безнең кайчандыр иске бокслар, гаражлар, подваллар булып, яртысы инде җимерелеп беткән җирдә качып ятардай урыннар бик күп. Йөрибез шулай, бу юлы мин алда барам, бөтен җирне дә айкап чыгарга кирәк. Куркыта билгеле, сүз дә юк. Теге “карт” солдат минем арттан бара. Аны да аңларга була, атышканда бер дә курык­мыйча ул беренче булды бит, ә монда кайтыр вакыт җиткәч кенә харап итеп куйсалар бик обидно булыр. Әле минем яңа гына башланган ике елны хезмәт итеп бетерәсе бар, исән кайту турында уйларга да ничектер урынсыз әлегә. Дөресен генә әйткәндә, әкренләп бөтен әйбергә дә ияләшәсең, тик бер генә нәрсә күңелне борчый: синең монда хыя­лың юк. Хәрби хезмәт үтүчеләр аңлыйдыр, ике елыңны тутырып, матур солдат киемнәре киеп туган ягыңа кайтып төшү синең иң зур хыялың. Ә монда ул юк, чөнки бу­лачакмы ул көн, юкмы, беркем дә белми, шуңа да әлегә минем дөньядагы иң зур хыялым — исән-сау кайтып биш ай яшәсәм иде. Нигә ул биш ай, ә яр­ты ел да, аннан күбрәк тә түгел — һич аңламассың...
 
Минем кырыйда врачлар йөгерешәләр, медсестра кыз Резедага рәхмәт, тиешле уколларын вакытында кадап өлгергән. Әз генә хәлем җиңеләя баш­лады, димәк яшәргә дә, уйларга да бераз вакыт бар. Кеше дигәнең кызык та инде ул... Кайтып биш ай яшәргә дип хыялланган иде, инде егерме алты ел узып киткән, һаман да үләсе килми монда берәүнең. Кырыемда гына хатыным утыра, беренче класста ук гашыйк булган идем мин аңа, инде ничә ел бергә гомер итәбез. Мондый бәхет кемгә эләгә ди тагын! Малай инде университетны тәмамлап диплом алды, кызымның берничә ел укыйсы бар әле. Тырыштык инде әни­ләре белән, бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасыннар дидек. Аларга киткән акчаларны санасаң, шактый гына җыелган икән. Ярар инде, кызганып әйтү түгел, шушы балалар өчен яшибез бит, укыганнарының киләчәктә файдасы гына булсын. Әле улым шушы көннәрдә үзенең булачак хатынын да кунакка алып кайтырга уйлап тора иде, безнең белән таныштырырга. Димәк, биатай да булачакмын тиздән. Тик нишлисең, ул көнне кү­рергә язмаган күрәсең. Үзең ун ел буена тамада буларак күпме туйлар алып бар да, үзеңнең балаларыңның туйларын күрмә имеш. Кызганыч, әлбәттә. Кызык, оныкларга нинди бабай булыр идем икән мин, бала-чагалар мине бик яраталар бит, күрсәләр гел сырып алалар. Үзем сыман оныкларым да фотодан гына кү­реп белерләр микән бабаларын.
 
Тагын хәлем авыраеп килә, бәлки монысы соң­гы тапкырдыр инде. Монда яткан авыруларның фикерләре кызыклы миңа, әлбәттә, аның иң авыр хәлдәгесе дә терелергә өмет итә. Фаварис абыйның да хәлләре шәптән түгел, әмма без аның бе­лән медицинаның казанышлары, ничек тә яңа дәвалау ысуллары уйлап чыгарырга тиешлеге турында сөйләшәбез. Кемдер кинәт кенә үлеп китү иң яхшы үлем дип саный, ә мин түшәктә үлемеңне көткәндә үткән тормыш юлыңны искә төшерергә, туганнарың, якты дөнья белән хушлашырлык бераз вакытың булу кирәк дип саныйм. Әһә, менә-менә минем дә хәлем һаман да начарланып бара. Кызык, теге дөньяда ничек икән ул? Бер караганда, беркем дә котылып кала торган әйбер түгел инде ул үлем. Ә икенче караганда, әгәр дә анда әйбәт булса, кеше яшәү өчен шулкадәр тарткалашмас иде, ничәдер минут, секундлар артык яшәп калыр өчен тырышмас иде. Менә мин дә нигә үләргә тиеш соң әле монда мин дип ятам. Кызык та инде үзем, әйтерсең лә берәрсе йөз яшькә кадәр яшисең дип вәгъдә биргән миңа, кешеләрдән берәр артык җирем бармы минем. Бөтен дөньяга билгеле талантлы кешеләр дә яп-яшь килеш үлеп китәләр, ә син нишләп мин үләргә тиеш түгел дип ятасың. Тыныч тормышта авыррак икән шул үлемгә күнегү, Әфганда ул башка төрлерәк кабул ителә. Яп-яшь кешенең үлеме бик авыр күренеш анысы, ләкин анда ул ничектер... әйтергә кыен булса да... гадәти күренеш сыман, үзеңнең дә язмышың шундыйрак һәм ул синең аңыңа сең­гән, әллә исән калам, әллә юк дип яшисең. Ә бит тыныч тормышта бары тик яшим дип яшисең, үлем синең өчен үзеңә һич тә килмәслек ят әйбер сыман тоела.
 
Уйлар тагын Әфган темасына кереп китеп, ничек кайтуым турында да искә төшә. Инде ике ел хезмәт үтеп тә китте, ике ай ярым артыгын да хезмәт иттек хәтта. Әни хатка әтинең хәле бик яхшы булмавы турында еш яза башлады. Беркөнне взвод командиры чакырып китерде дә, миңа өйгә кайтырга приказ булганын әйтте. Никадәр сораштырсам да бүтән информация бирмәде. Үзебезнең точкадан кораллы сопровождение белән полкка озаттылар. Анда каптеркада якташ малайлар белән кительны тәртипкә китереп бетердек, иртәгә хәрби аэропортка барасы да һәм өйгә. Үземнең дә ышанасы килми бу хәлгә! Өйгә бит, өйгә!.. Төн уртасында уянып чыктым да, соңгы тапкыр Әфганның йолдызлы күгенә карадым. Бу хәтле йолдызны безнең якларда гомердә дә күрә алмассың. Димәк, Әфганда соңгы төн, бүтән күрә алмыйм мин бу күк йөзен, ә дөресен генә әйткәндә, мәңге күрмәсәм дә үкенмәс идем. Мин йолдызлы күккә карыйм, ә бездән берничә чакрым ераклыкта дөбер-шатыр шартлаулар яңгырый, шуның яктысы ярты күк йөзен яп-якты итеп тора. Икенче көнне аэропортка барсак, дошманнар төнлә ракетный установкалардан атканнар икән, тугыз самолет янган. Безнең туган илгә очу турында сүз дә юк. Икенче көнне полктан табутларны озатучы сыйфатында, “черный тюльпан” самолетында кайтырга мөмкинлек туды. Кандагардан килгән самолетка бездән дә табутлар төягәч, шулкадәр зур самолет шыплап тулды. Агач тартмаларга салынган цинк табутларны самолетның түшәменә терәлгәнче өяләр дә, шул рәтен бау белән тарттырып куялар, аннан икенче, өченче рәтләр китә. Пилот кабинасыннан алып, самолетның арткы өлешенә кадәр тө­ял­гән тартмаларның хәтта санын да чамаларлык түгел. Күпме әти-әниләр, туганнары өчен күпме кайгы төяп китте бу самолет, уйларга да куркыныч. Әле бу самолетка берничә табут сыймыйча да калгач, безнең анда кайта алмаячагыбыз билгеле булды. Өченче көнне генә, көч-хәл белән бер самолетка эләгеп, Ташкентка очып, бер атнадан авылга кайтып кергәндә әтине җирләгәннәр иде инде.
 
Шундый уйлар керә башка... Бер уйлаганда, күпме яшәлгән бит, әле тагын күпме яшәп булыр иде. Мин болай да һәр көннең кадерен белеп яши торган кеше. Их, ашыкмый-кабаланмый гына, тәмен белеп кенә яшисе шул Ходай биргән бердәнбер гомереңне. Лә­кин без тормыш мәшәкате дип каядыр чабабыз шул һаман да.
 
Әле минем баштан тагын әллә ниләр үткән икән. Өйләнешеп, матур гына ике бала үстереп ят­канда, егерме сигез яшьтә каты гына авырып киткәнем дә искә төшә. Шунда Ходайдан ялварып сорадым: “Шушы балалар хакына тагын берничә ел яшәсәм иде, аларны аякка бастырсам иде”, — дидем. Менә Ходай сиңа андый мөмкинлек бирде бит, хәтта артыгы белән, нигә тагын риза түгелсең — һич аңламассың. Кешеләргә артык ышандым, миңа кабәхәтлек эшләгән кешенең йөзенә бәреп әйтә алмыйча калдым. Кайбер кешеләрне сугып әйләндерәсе килгәндә дә тыелып кала алдым. Бәлки алай ук кирәк булмагандыр да, бәлки дөрес булгандыр, тик барысы да үкенечле менә хәзер. Ме­нә тагын авыраеп барам, белгән догаларымны укыйм. Мин чын күңелдән бу дөнья белән хушлашып, җаным белән күккә очарга әзер хәзер. Тагын ниндидер уколлар кададылар, тагын айнып киттем. Их, теге дөньяга ки­тәргә әзерләнеп беткән идем бит инде, нигә тагын кайтардыгыз дип уйлап куям. Моның һич тә шаярту түгеллеген аңлап, үземә дә кызык та һәм шул ук вакытта куркыныч та булып китә. “Бу юлысы да үлеп булмады” дип сөйли торган әбиләр сыман уйлый башладым түгелме соң мин? Тукта әле, үләргә кайчан да җитешерсең, яшәргә тырышырга кирәк.
 
Тулаем терелеп бетеп булмаса да, больницадан исән генә чыктым. Кызганычка, берничә көннәр, төннәр буе бергә сөйләшеп чыккан, инде якын кешегә әйләнгән Фаварис абый гына операциядән соң тернәкләнә алмады, вафат булды. Миңа аннан соң Әлмәт, Казан больницаларында да дәваланырга туры килде. Эшкә чыгу турында сүз дә юк, бөтен булган акча даруга китеп бара. Үземнең өченче каттагы фатирга күтәрелгәндә берничә тапкыр туктап ял итәм, баскыч басмасына башта бер аякны, аннан шунда ук икенчесен куям, атлап узарга хәлем җитми. Минем бит баскычтан гомеремдә дә җәяү йөргәнем булмады, ике басманы берьюлы сикереп кенә, йөгереп кенә менә идем. Ә хәзер мин үземә моңа кадәр игътибар итмәгән бер ачыш ясадым: өченче катка менәр өчен ике этаж арасы гына күтәрелергә кирәк икән бит, бердән икегә һәм икедән өчкә. Бу минем өчен, һәр басманы санап кына, зур авырлык белән менгән кешегә шулкадәр зур куаныч дип кабул ителде.
 
Тормыш дәвам итә. Туйлар алып барганда бишәр-алтышар сәгать берөзлексез сөйләгән кешенең тулы бер җөмләне азагына кадәр сөйләп бетерерлек тә хәле юк хәзер. Санаторийга йөргәндә, шундагы табиб киңәше белән төрле китаплар алдым, аларны укып, кулланып ярдәмен бик нык күрдем. Йокларга ятканда белгән догаларны укырга тырышам, тик алар әби­дән өйрәнеп калган берничә җөмлә генә шул. Терелсәм күбрәк өйрәнергә кирәк әле догаларны, яшәү рәвешен дә үзгәртергә кирәк, ашау мәсьә­ләсендә дә файдалы әйберләр күбрәк ашарга кирәктер. Скорый чакырулар, больницада ятулар әкренләп кими башлады, ләкин ныклап сәламәтләнергә берничә ел кирәк иде әле. Бу вакытта минем яраткан хатыныма күпме түземлек, сабырлык һәм мине аякка бастырырга күпме көч кирәк булгандыр! Ни дисәң дә, үзара мөнәсәбәтләр авырлык килгәндә сынала һәм якыннарыңның сиңа ярдәме, синең өчен кайгыртуы нык булыша.
 
Бүген, Аллага шөкер, ул авыр көннәр инде арт­та калды. Тормыш мәшә­катьләре тагын бас­ты, каядыр чабам, ашыгам-кабаланам. Теге баскычны да кабаттан ике басмасын бер итеп кенә йөгереп ме­нәм. Ашау мәсьәләсен дә артык уйлап торган юк, файдалы әйберләр арткы планга күчә, тәм­лерәк ашау рәхәтрәк бит ни дисәң дә. Мәчеткә дә сирәк барыла, яңа догалар өйрәнү дә кичектерелеп килә әлегә. Без, кешеләр шундыйрак шул: башыбызга авырлык килгәндә ге­нә Ходай тәгаләне ис­кә күбрәк алабыз, әллә ни­­ләр эшләр идек дип үз-үзебезгә вәгъдәләр бирәбез. Ләкин тормышлар рәтләнгәч боларның барысын да үзебезнең казанышлар дип кабул итәбез. Тормыш башка суга-суга үзенең сабакларын укытса да, нәтиҗә ясарга онытабыз, аның өчен вакытны да җиткерә алмыйбыз.
 
Үземә дә тамырдан үзгәреп, үзем турында гына кайгыртырга, тыныч кына яшәргә өйрәнеп булмады. “Беркайчан да үлмәс кебек яшибез дә, яшәмәгән дә кебек үлеп тә китә­без” дип бик дөрес әйтелгән. Бер караганда, кеше дөньяга килгән икән, кайчанда булса аны калдырып та ки­тә­чәк, аннан качып калу юлы юк. Тик кемнең кайчан китәсен генә беркем дә белми, шуңа да яшәүнең кадерен белеп, үзеңнән соң якты исем һәм оныкларың да тыныч итеп яшәрлек тормыш калдырып китәргә кирәктер. Ә ул киләчәк бит безнең бүген кылган гамәлләребездән, телебезне, милләтебезне һәм туган җиребезне саклап калуда үзебез­дән өлеш кертүебездән дә тора. Гомер бит ул ашап, йоклап, бүген дә көнне үткәрдем дип яшәр өчен генә бирелмәгәндер. Тормышка аек акыл белән карарга, булганнарын югалтмаска һәм кайбер мәсьәләләрне чишәргә соңармаска иде. Ә минем үземә, тормыш бе­лән чын күңелдән бер тапкыр саубуллашкач, хәзер кинәт үлем дә үкенечле булыр түгел сыман. Ләкин барыбер дә торган саен күбрәк яшисе килә. Яшәргә иде бит әле.
 
Марат ИСХАКОВ. Азнакай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 04.11.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»