|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2020 Мәдәният
Милли музейның күчмә күргәзмәсе сәфәрен дәвам итәШушы көннәрдә Милли музейның "ТАССР - Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр" дип аталган күчмә күргәзмәсе Зәй муниципаль районында эшен дәвам итте. Экспозициядә республиканың уңышларын чагылдырган фотосурәтләр, документлар һәм плакатлар урын алган. Аерым алганда, 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан Сугышы чорында татарстанлыларның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, 1950-1990 нчы еллардагы мөһим тарихи вакыйгаларны чагылдырган фотолар урын алган. Шулай ук Татарстанның сәясәттә, икътисадта, спорт һәм мәдәнияттә ирешкән уңышларын чагылдырган сурәтләр дә куелган күргәзмәгә.
--- |
Иң күп укылган
|