поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
03.11.2020 Авыл

11 бала әнисе Лилия Гыйльметдинова: «Иремне югалтканда, кечкенә балама 5 яшь иде…»

Актаныш районының Күҗәкә авылында герой-ана яши. Ул 11 балага гомер биргән. Хәзер аларның бәхетенә сөенеп яшәп яткан мәле. Күңелендә хәсрәтләре дә юк түгел. Яшьли ирсез калуына әле дә йөрәге әрни, газиз баласын югалтуны да авыр кичерә.

–  Ирем Дилфас белән авылдашлар идек. Бер-беребезне бик яратып өйләнештек. Ул чакта мин тракторда эшли идем. Кияүгә чыккач, эшемне ташладым. Озак та үтмәде, бәхет эзләп, Себергә чыгып киттек. Ризык йөртә шул кешене. Ул чакта беренче балабыз туган гына иде. Берничә елдан кире кайтырга туры килде, – дип сөйли 65 яшьлек Лилия Гыйльметдинова. – Авылымны бик сагындым. Әтиебез үлеп киткәч, әни ялгыз калмасын, диештек. Бер бала белән китсәк, өч сабыебызны ияртеп, туган йортыма кайтып кердек.
 
Лилия ханым, авылга кайткач, балалар бакчасына пешекче булып урнаша. Шунда эшли.
 
– Балага уза бардым, таба тордым. Эшләмичә өйдә утырдым дип тә әйтеп булмый – элек декрет яллары озак бирелми иде. Тизрәк эшкә чыктым. Шөкер, сабыйларым сәламәт булды. Йөрәкле булганмын инде, табарга курыкмаганмын, – ди ул.
 
Заманында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аңа «Ана даны» медале тапшыра. Шулчакта бергә төшкән фотоларын зурайтып, шкафка куялар. Ире Дилфас абый хатыны белән бик горурлана торган була.
 
Балалары әти-әни йөзенә кызыллык китерми. Тик менә иренең иртә китүенә Лилия ханымның йөрәге әле дә әрни.
 
– Рәхәтләнеп яши алмадык. 27 ел бергә торып калдык. Балалар үскәнен күреп, оныклар өчен шатлана алмады. Рәхәт яшәтте. Сәламәтлеге мактанырлык түгел иде. Үпкәсенә операция ясатты. Кинәт китеп барды. Иремне югалтканда, кечкенә балама 5 яшь иде. Җиңел булмады. Ул чакта ике баламның үз тормышы иде. Калганнары минем белән. Туганнарым ярдәм итте. Бердәм, дус-тату булып, ятимлек ачысын бер-берсенә сиздермәскә тырышты балаларым. Миңа яшәр өчен көч бирүче булды алар, – ди Лилия ханым.
 
Аның йөрәгендә бала хәсрәте дә бар. 33 яшьлек улын югалта ул. Бу хакта сөйли дә алмый, искә төшермәскә куша.  Калган балаларының озын гомерле булып, бәхетле яшәүләрен тели.
 
– Ун балам, ун оныгым, бер киленем, биш киявем бар.  Әле тагын өч улымны өйләндерәсем, кызымны кияүгә бирәселәрем алда. Дөньяда үземне бик бай кеше дип саныйм. Бәхет – балаларда икән ул. Аларның көн саен хәлемне белүенә  дә сөенәм. Бик кадерләп торалар. Якын торучылары бер йомышым булса да, тизрәк кайтып җитә. Хәзер бит ышкый торган телефон бар. Кеше күренә торган итеп тә була аны. Бөтен балам белән сөйләшеп торам. Рәхәтләнеп аралашабыз, – ди ул.
 
Хәзерге заман яшьләренең бала алып кайтмауларын карата фикерен дә белештек.
 
– Хөкүмәттән ярдәм күп. Безгә бала тапкан өчен акча бирмәделәр. Сабыйларымны мәктәпкә әзерләр өчен икешәр бакча бәрәңге, суган үстереп, шуны Актанышка илтеп сата идек. Күтәреп алып барып йөрдем. Акчаны эшләп таптык. Тик мин узган гомеремә шөкер кылам. Элеккеге чакка кайтып, ни дә булса үзгәртәсеңме дисәләр, ризалашмас идем. Авырлыгын да татыдык, хәзер исә балаларымнан игелек күрәм, – ди.
 
Лилия ханым үзенең балаларының исемнәрен әйтмәде. Буталып бетәсез, алайса дип котылды. Шуннан соң өстәп тә куйды.
 
– 11 баламның барысына да исемне ирем сайлады. Ошатмаган чаклар да булгалады. Үземнең әти дә миңа Роза кушам дип чыгып киткән, Лилия дип куйдырып кайткан, – ди ул. Үзе әйтмәсә дә, белдек: Лилия ханым Инстаграмда «Дневник Татарина» блогын алып баручы Рәмиснең әнисе икән. Әнисеннән улы хакында сорашмыйча булдыра алмадык.
 
– Шундый җор телле инде ул. Кечкенәдән әллә ниләр уйлап чыгара иде. Фантазиясе көчле. Миңа охшаган. Мин дә мәктәптәге бәйрәмнәрдә әллә ниләр кылана идем, – ди ул. Казаннан ук шалтыратканны белгәч, авылларын сулы иткән өчен Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов белән элек авыл җирлегендә эшләгән Рәйхан Галимҗановага  рәхмәтен белдерергә ашыкты.
 
– 5 чакрым җирдән торба сузып, безне сулы иттеләр. Рәхәттә яшибез хәзер. Авыл да шәһәрләшә башлады, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.11.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы