|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2020 Матбугат
«Юлдаш» газетасын нәшер итүче Ранис Газизов вафатБик күңелсез яңалык. «Юлдаш» газетасын нәшер итүче Ранис Газизов вафат булган. Бу хәбәрне “Матбугат.ру” хәбәрчесе белде. Ранис Рәхимҗанович бүген кичке биштә РКБда үлгән. Иртәгә Казан янындагы “Курган” зиратында җирләнәчәк. Хушлашу вакытын һәм урынын тагын бер хәбәр итәрбез. Ранис Газизовка нибары 61 яшь иде. Милләт өчен зур эшләр башкарган кеше ул. “Юлдаш” нәшриятында алар газета чыгарып кына калмады, күп кенә календарьлар, китаплар бастырды. Шулар арасында бик күп догалар китаплары, Коръән.
“Юлдаш”лыларның, Газизовларның тирән кайгыларын без дә уртаклашабыз. Ранис әфәнденең урыны җәннәттә булсын.
--- |
Иң күп укылган
|