|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2020 Шоу-бизнес
Айнур Фатыйховның әнисе Лилия ханым: “Безгә ул гастрольдә кебек”Соңгы вакытта Айнур Фатыйхов җырчы Ришат Төхвәтуллин белән эшләгән. 11 октябрьдә алар Башкортстанның Республика көненә багышланган концертта Уфада чыгыш ясаган. Фатыйховлар — бик талантлы гаилә. Халит абый Башкортстанның Илеш районы Сәеткол авылыннан. Виртуоз баянчы. Хатыны Лилия апа — Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылы кызы. Ул — танылган юмор остасы, җырчы, рәссам, баянда, мандолинада уйный. Лилия апаның беренче никахыннан туган улы Илшатны Халит абый 2 яшеннән тәрбияли. Ур¬так балалары Айнур исә бөтен дөньяга танылган музыкант иде. — Миңа — 66, иремә 62 яшь, — дип дәвам итте Лилия апа. — Халит Башкорт дәүләт филармониясендә эшли. Уфада яшибез. Улларыбыз да безнең янда. Җәйне ел саен бакчада үткәрәбез. Әлеге чирнең гаиләбезгә ничек эләгүен белмим. Башта Халит, аннан ике көннән мин авырдым. Халитнең — 60, минем исә 50 % үпкә зарарланган, диделәр. Айнурныкы исә — 90 %, үпкәсе челтәр кебек кенә калган, дип әйттеләр. Бу коточкыч чир, коралсыз сугышка тиң. Бик тиз тарала. Шуңа күрә кешеләргә, сакланыгыз, җиңел карамагыз, диясем килә. Айнурга коронавирусның күпкә авыррак төре эләккән. Ул хәтта тын да ала алмый интеккән. Үпкәсенә томография ясатырга тиеш иде, өлгермәде...
Айнурны 29 яшемдә таптым. Безнең белән яшәде. Фатир алмыйча өйләнмим, диде. Без ярдәм итә алмадык. Үзебез дә 20 ел тулай торакта яшәдек. Ул бик шук бала иде. Тиктормас, хәрәкәтчән, янып яшәде. Сәхнәдә нинди, тормышта да шундый иде. Кулындагы агачтан да, ручкадан да көй чыгарырга мөмкин. Ул оста шофер да, пешекче дә, актер да, җырчы да, рәссам дә... Аллаһы Тәгалә аңа төрле яклап сәләт биргән. Фантазиягә бай бала иде.
Айнурны югалтуыбызны әле аңлый алмыйбыз. Карантинда калу сәбәпле, җирләүдә катнашмагач, безнең өчен ул гастрольгә киткән кебек.
— Улыбыз чыннан да сәләтле, универсаль егет. Нинди генә жанрны алса да, җиренә җиткереп башкарды, — дип күз яшьләрен сөртте Айнурның әтисе Халит абый. — Икәү сәхнәдә вакытта күңелне горурлык хисләре биләп ала иде. Айнур 4 яшеннән гармунда уйнады. Бөтен Мәскәү, Казан җырчыларына аранжировка ясады. Гел татарча сөйләште. Мәскәүгә, чит илгә чакырулар булды, китмәде. Башкортстанда бер генә чара да улымның чыгышыннан башка узмады. Кызганыч, бернинди мактаулы исемсез бакыйлыкка күчте. Ә бит ул 14 яшендә Швейцариядә узган конкурста “Дөньяның 7 нче музыканты” исеменә лаек булган бала! Айнурыбызның исеме Башкортстанның Андреев исемендәге алтын китабына кертелде...
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|