|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2020 Шоу-бизнес
"Мин Зөһрә Шәрифуллинаның күршесенә килен булып төштем"Мин 1965 елда җырчы Зөһрә Шәрифуллинаның күршесенә килен булып төштем. Ул ишегалларында йөргәндә, су буена төшкәндә һәрвакыт җырлап йөргәндер, беренче тапкыр нинди җырын, кайчан ишеткәнемне генә төгәл хәтерләмим. Әмма мин аның сирәк очрый торган “самородок” икәнлеген тиз аңлаганмын. 1968 елда Сарман музыка мәктәбенә директор итеп билгеләнгәч, минем кебек йомылып калмасын, юл ала торсын дип, мин Зөһрәне музыка мәктәбенә йөрергә димләдем. Аның ризалыгын белгәч, әти-әнисен ризалатып булырмы дигән борчылуым бар иде, юкка курыкканмын, алар тиз ризалаштылар, үзләре дә моңлы булгангадыр инде.
Мин килгәч тә, каенанам Зөһрәне кич утырган чакларында җырлатуларын сөйли иде. Әнисе Миннегаян апаның да тавышы матур дип әйтә иде. Зөһрәнең кече абыйсы Фәниснең, гармун тотып, капка төпләрендә уйнап утырганын күргәнем бар, апасы Нәкыяның да сәхнәдә җырлавы турында ишеткәнем бар. Нәкыяның кызы Рәмиләнең сигезенче класс укучылары концертында җырлаганын ишетеп, исем киткән иде. Барысы да җырлы-моңлы булганнар.
Зөһрәнең әтисе – Нигъмәтулла абый – сугыш инвалиды, бер кулы гарип, башында йомырка сыярлык чокыр бар дип әйтәләр иде. Әнисе – Миннегаян апа – ипле, тырыш. Ире белән җиде (мин белгәне) бала тәрбияләп үстергәннәр.
Нигъмәтулла абый иртә китте. Миннегаян апа – соңрак. Урыннары җәннәттә булсын.
Зөһрәнең баян дәресләрендә мин ноталар белән уйнарга өйрәткән белән генә канәгатьләнмичә, үзе белгән көйләрне тизрәк үзлегеннән өйрәнеп, уйнарга тырышканы истә калган. Ничек түзсен эче тулы көй, җыр булгач!
Музыка мәктәбендә ата-аналар җыелышлары, кичәләр үткәрә идек. Без өч укытучы эшли башладык: Роза Сәлимова, Венера Кәримова һәм мин. Клуб сәхнәсендә дә чыгышлар ясаганыбыз булды. Мин концертлар өчен соло һәм хор номерлары сайлый идем. Башлап җырлаучы – Зөһрә.
Вакытлар үтте. Зөһрәбез Халык җырчысы исеменә лаек булды. Сарманга концерт белән килгән саен, күршеләрен, урамдашларын концертка чакыра иде.
Соңгы елларда Сарманда Коръән ашлары уздырды, “Тәүфыйк” мәчетендә авыз ачтырды. Безне анда да чакырды. Кайткан саен, урамдашларын бүләкләп, күчтәнәчләр биреп тора.
Аллаһ Тәгалә аның үзен, гаиләсен, бөтен тормышын һәр төрле бәла-казалардан сакласын, ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламасын! Без моңлы якташыбыз белән горурланабыз.
Мәсгудә ШИРИАЗДАНОВА. Сарман
--- |
Иң күп укылган
|