поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.11.2020 Җәмгыять

Яман шеш белән көрәшүче Альбина Мусина: «Авыруны җиңдем!» дип әйтү бик зур батырлык булыр иде

90 нчы еллар башында иң популяр булган «Болгар кызлары» төркемендә эшләгән Альбина Мусинаның язмышыннан күпләр хәбәрдардыр. Биш ел элек аның онкология авыруына каршы көрәшүе билгеле булган иде. Ул чагында күп кенә матбугат чаралары җырчы турында язып та чыкты.

Бүген Альбина ханымның хәле ничек? Авыру аның тормышын ничек үзгәрткән? Бүгенге вазгыятькә, чирләргә карашы ничек һәм авыр хәлдә калган, саулыклары какшаган кешеләргә ул нәрсә киңәш итә? Альбина Мусина белән аның савыгу тарихы һәм тормыш сабаклары турында сөйләштек.
 
Төшенкелеккә бирелгән чагым булды
 
– Минем авыру тарихымны күпләр беләдер инде. Шулай да бераз искә алыйк, – диде ул, хәлен белешеп шалтыраткач. – 2015 ел иде. Үзем өчен дә, якыннарым өчен дә бик авыр ел. Миңа диагноз куелганчы, бер-бер артлы җитди авырулар белән ирем һәм кызым авырды. Әнием кебек бик якын апамда да яман шеш авыруы табылды. Аны да тәрбияләп, соңгы юлга озатырга туры килде. Авырып китүемдә шул борчылуларның, мәшәкатьләрнең дә өлеше булгандыр дип уйлыйм. Ул һич көтмәгәндә аяктан бәреп екты. Гәүдәнең билдән түбән өлешендә авыртулардан зарланып, февральдә табибларга мөрәҗәгать иткән идем. Озак вакыт тикшеренүләр уздым, анализлар яхшы иде. Авыр¬туның сәбәбен ачыклый алмасалар да, арканы, умыртка баганасын дәваларга уйладылар. Әмма әлеге дәвалану курслары миңа уңайга булмаган, күрәсең. Дәваланудан соң хәлем начарланды гына. Шуннан соң июльдә миндә кече оча сөягенең йомшак тукымаларында яман шеш булу ачыкланды. Аның да соңгы стадиясе иде. Иң элек медицина өлкәсендә эшләүче бертуган сеңлемә әйттем. Анализга ышанмыйча, берничә табибка бардык. Бәлки, хатадыр, дип өметләндек. Әмма авыруым азган, метастазалар арткан иде инде. Биш сәгатьлек бик авыр операция ясалды. Операция ясаган вакытта нервларга зыян килеп, аякка баса алмас булдым. Аларның сизгерлеге бер айдан соң гына кайта башлады. 23 курс нурланыш, 6 курс химия терапиясе алдым. Кыскасы, мондый авырулар уза торган барлык төр дәвалануны да уздым.
Бер ел бик авыр булды. Елаган, төшенкелеккә бирелгән, беркемне күрәсе килмәгән вакытлар да бар иде, әлбәттә. Авыру белән көрәшүдә якыннарымның, дусларымның, хезмәттәшләремнең өлеше зур. Аларның ярдәмен рухи яктан да, матди яктан да тойдым. Бу сынауларны алар белән бергә узу җиңелрәк булды.
 
 
Бүгенгесенә шөкер
Хәзер хәлем, Аллага шөкер, яхшы, өзлегүләр юк. Һәрдаим тикшеренеп, табиб күзәтүе астында яшим. Ләкин Аллаһы Тәгаләдән узып, «Авыруны җиңдем!» дип әйтү бик зур батырлык булыр иде. Алай дип сөрән салырга җөрьәт итмәм. Бүгенгесенә мең шөкер. Мин – оптимист кеше. Шуңа күрә сәламәтләнүгә ышаныч, өмет, ният зур иде. Аннан соң табибларга тиз арада, сузып йөрмичә мөрәҗәгать итү дә үз нәтиҗәсен биргәндер дип уйлыйм.
 
Иң мөһиме: тынычлык
Коронавирус безнең гаиләгә кагылмады, Аллага шөкер. Әни авырып алды, ләкин аның нинди авыру булганын ахырга кадәр аңлап бетермәдек. Таныш-белешләрне, иҗат кешеләрен күп югалттык, әлбәттә. Үземдә бераз курку булса да, паника юк. Бөтен саклык чараларын күрергә тырышабыз. Кеше күп булган урыннарда йөрмибез, битлек киябез. Күп вакытыбызны бакчада уздырабыз. Кешеләргә дә паникага бирелмәскә киңәш итәм. Чөнки аннан ни мәгънә соң? Кайбер вакыйгаларга фәлсәфи яктан карарга кирәктер. Гомумән, нинди генә авыру белән очрашкан очракта да, күтәренке рухлы булып калырга тырышу яхшы. Хәтта шул ук онкология белән дә. Депрессиядән чыгарга якыннар, туганнар белән аралашу, табигатьтә булу да ярдәм итәргә мөмкин. Башны авыру турындагы уйлар белән түгел, күңелле мизгелләр белән «тутырырга» кирәк.
Мин бик күп көчне табигатьтән, урманнан, бакчабыздан алам. Аннан бөтенләй башка кәеф, планнар белән кайтам. Дөрес тукланырга тырышсам да, аңа бик зур игътибар бирмим. Хәзер минем өчен иң мөһиме: күңелдәге, гаиләдәге һәм эштәге тынычлык. Юкка-барга борчылмаска кирәк. Барлык авыруларга шул сәбәпче дип әйтүләре юкка түгел. Без бит чабабыз, дөнья куабыз, һаман нидер җитми, дибез. Ләкин бу сынаулардан соң аларның ул кадәр үк мөһим булмавына инандым.
 
Беренче урында – гаиләм
Альбина ханым бүген Казанның 132 нче мәктәбендә белем бирә, иҗат белән шөгыльләнә, вакыты булганда, бәйрәмнәр, мәҗлесләр алып бара. «Болгар кызлары» төркемендә бергә эшләгән кызлар белән дә аралары суынмаган. Аралашып, хәлләрен белешеп яшиләр. Шулай да беренче урында – гаилә һәм тынычлык, ди ул:
– Эшемне, укучыларымны бик яратам. Шулай да гаиләм – беренче урында, әлбәттә. Кызым ире белән башка шәһәрдә яши. 7 нче сыйныфта укучы улым йөзү белән бик җитди шөгыльләнә. Киләчәген спорт белән бәйләмәкче була. Үзем һәм гаиләбез узган сынаулар тормышның кадерен белергә өйрәтте. Бәхетне, тормыш ямен вак-төякләрдән табарга өйрәндем. Авырлыкларга очраган кешеләргә карата мөнәсәбәтем тамырдан үзгәрде. Булдыра алганча аларга ярдәм итәргә тырышам. Кеше кайгысына, проблемаларына игътибарлырак була башладым. Чөнки үз вакытында миңа нык ярдәм иттеләр. Мондый хәлләрдән соң минем башкаларга арка белән борылырга берничек тә хакым юк, дип уйлыйм. Гомумән, мин озын, сау-сәламәт гомер узарга ниятлим.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.11.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»