|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2020 Фаҗига
Янгында берьюлы дүрт сабый һәлак булганКиров өлкәсендәне Ложкари авылында өч катлы йортның бер фатирында чыккан янгында берьюлы дүрт бала һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының җирле идарәсе хәбәр итә. 2016, 2017, 2018, 2020 елларда туган сабыйлар турында бара сүз. Иң кечкенәләренә нибары сигез ай булган. Әлбәттә, гаиләне яхшылар рәтенә кертеп булмый, әлеге гаилә тиешле органнарда учетта булган. Янгыннан соң балаларның әниләрен иптәш кызында тапканнар. Анысы янгынның ничек килеп чыгуын да, башкасын да аңлата алмаган. Әтиләре исә Казанда акча эшләүдә булган.
Тикшерү органнары хәзер янгынның килеп чыгу сәбәпләрен, нечкәлекләрен ачыклый.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|