|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2020 Медицина
Ковид хастаханәсеннән чыгарылган кеше икенче көнне үлгән30 октябрьдә Салават шәһәрендә яшәүче өлкән кеше өйдән кибеткә чыккан, ләкин аңда барып җитә алмаган. Подъездан чыгу белән җирле гражданин егылган. Вакыйгага килгән табибларга аның үлемен теркисе генә калган. Билгеле булганча, үлеменнән бер көн алдан, ул кеше, озак вакыт ковид хастаханәсендә дәваланганнан соң өенә чыгарылган булган.
Әйткәндәй, авыруларның хастаханәләрдән чыкканнан соң үлү очраклары бердәнбер түгел. Күрше – тирәләр һәм туган – тумачалар күпме якыннарының бакыйлыкка күчкәнен ишетеп һәм күреп тора бит. Сәламәтлек саклау министрлыгының ялган статистикасыннан кемгә яхшы соң? Безнең халыкта борын –борыннан “чирен яшергән үлгән”,- дигән әйтем бар. Халыкны сантыйга санамыйча дөрес саннар бирсәләр, бәлки, бераз хөрмәт артыр иде. Алар, мондый кылыклары белән, ару талу белми эшләгән табибларның хезмәтенә тап төшерүләрен аңлыйлармы икән?
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|