|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2020 Фаҗига
Татарстанда шәхси йортта янгын чыгып, ике ир-атның гомере өзелгәнТатарстандагы бер авылда, шәхси йортта янгын чыгып, ике ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Бүген иртән республиканың Тәтеш районы Бессоново авылында шәхси йортта янгын чыккан. Урынга 133нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Алар килгәндә ялкын йортны тулысынча чолгап алган була.
Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 58 яшьлек хуҗаның һәм 68 яшьлек ир-атның (хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар) мәетен табып алган.
Янгынның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|