|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2020 Җәмгыять
Киләсе атнада озаграк ял итәчәкбезНоябрь башында россиялеләрне кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әйтә. «Кыскартылган эш атнасы россиялеләрне ноябрь башында көтә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиядә 4 ноябрь ял көне булачак», дип аңлата алар. Шулай итеп, Россиядә ноябрьнең беренче атнасында эшчеләр дүрт көн — 2 һәм 3 ноябрьдә, шулай ук 5 һәм 6 ноябрьдә булачак, дип аңлаттылар хезмәттә.
Сишәмбе, 3 ноябрь — бәйрәм алды эш көне булу сәбәпле, аның озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип өстәделәр ведомствода.
Искәртеп үтик, Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда 6 ноябрь дә ял көне санала. 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
--- |
Иң күп укылган
|