|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2020 Медицина
Медикларга ковид турында сөйләү тыелаСәламәтлек саклау министрлыгы табибларга журналистлар белән Русиядә коронавирус эпидемиясе хакында сөйләшүне тыйды. Ведомство башлыгы Михаил Мурашконың моңа кагылышлы карары Baza Telegram-каналында дөнья күрде. Документта язылуынча, COVID-19 темасына нинди дә булса комментарийларын спикерлар минстрлыкның матбугат хезмәте белән телдән яисә язма рәвештә расларга тиеш. Директива медучреждение җитәкчеләренә һәм штаттан тыш белгечләргә юнәлтелгән. Кул куелу вакыты – 27 октябрь.
Кичә, 28 октябрьдә, COVID-19дан үлүче пациентлар саны рекордлы билгене узып китте. Бер көн эчендә 346 кеше үлгән, пандемия башыннан алып 26 935 авыру якты дөнья белән хушлашкан. Владимир Путин белән киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова кайсыбер төбәкләрдә дарулар һәм шәхси саклану чаралары җитешми башлаячагы хакында кисәтте. Голикова шулай ук 16 төбәктә чир йоктыручылар өчен койка-урыннар фонды белән коточкыч хәл килеп тууын билгеләде. Вице-премьер сүзләренчә, коронавирус белән бәйле хәлләр илдә көннән-көн катлаулана.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: 72.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|