поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.09.2010 Дин

ГОШЕРНЕ РАМАЗАНДА БИРҮ ӘҖЕРЛЕРӘК

Кызу җәй көннәре үтеп, алтын төсләр белән бизәлгән көз килеп җитте диярлек. Мәгълүм булганча, бу вакытта җыеп алынган уңышка нәтиҗә ясала һәм киләчәк уңышка әзерлек башлана. Һәр кеше өчен дә мул уңыш алу – зур бәхет. Ләкин бу уңышка ирештергән сәбәпләр турында уйлап карыйк әле.

Халкыбызның тырыш хезмәтеннән тыш, күп нәрсә һава торышына, яңгыр яву-яумавына бәйле бит. Быел без бөтенебез ошбу гади хакыйкатькә янә ныклап инандык. Шуның өчен мөселманнар гелән Аллаһы Тәгаләгә күп дога кыла: яңгыр кирәк булса, яңгыр сорый, кояш кирәк булса кояшлы көн сорый. Әлбәттә, мул уңыш алу өчен кулай һава шартлары Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә бәйле. Киләчәк уңышлары исә мулдан булсын өчен бабаларыбыз Аллаһы Тәгаләнең кушканнарына буйсынып, Коръәни-Кәримдә язылганча, гошер бүлеп биргәннәр.

 

«Бәкара» сүрәсенең 267 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Әй, мөселманнар, җыйган малларыгызның пакизәләреннән вә сезнең өчен җирдән чыгарганнарыбыздан дин юлында сарыф итегез», – ди.

 

Нәрсә соң ул гошер? Гошер гарәп телендә «уннан бер өлеше» дигәнне аңлата. Элек өстәмә рәвештә сугарылмаган кырлардан җыеп алынган уңышның уннан бер өлеше дин юлына сарыф ителгән. Революциягә кадәр гошер бәрабәренә мәчетләребез җылытылып, яктыртылып, җыештырылып, төзекләндерелеп торган. Хәзер исә, ягулык алу һәм электр энергиясенә түләү өчен мөмкинлек булмау сәбәпле, күп мәчетләребез бикләнеп тора.

 

Гошер җыю авылларда элек ел саен эзлекле рәвештә үткәрелгән. Чөнки уңыш мулдан булу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә бәйле дип кабул ител¬гән. Бүген дә авылларыбызда гошер җыюны кайтару турында уйлашырга вакыт килеп җитте. Әйтергә кирәк, кайбер хуҗалыкларда Гошер бәйрәменең дәвамчысы буларак Уңыш бәйрәмнәре үткәрелә. Ләкин аларда төп мәсьәләгә игътибар бирелмичә кала: уңышның Хуҗасы Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылынмый. Күмәк хуҗалыкларның җитәкчеләре, фермер-эшмәкәрләр, зыялыларыбыз, имам-хатыйблар күп гасырлардан бирле килгән тирән мәгънәле гореф-гадәтебезне торгызу өстендә бергәләшеп эшләсәләр яхшы булыр иде.

 

Шуны да истә тотыйк, гошер, зәкят бирү – ул фарыз гамәл. Нәфел садакаларны яшерен бирү саваплырак булса, фарыз садакаларны башкаларга үрнәк булсын өчен күрсәтеп бирү дә мөмкин. Гошер бирү көнкүрешебезгә яңадан әйләнеп кайтса, бәрәкәтебез артып, бәхет-сәгадәт безгә юлдаш булыр иде. Гошер итеп бирелгән икмәк, бәрәңге, җиләк-җимешләребез ятим-ятимәләргә, ялгыз калган картларга, мәчет-мәдрәсә файдасына, ягъни дин юлында сарыф ителсә, беребез дә оттырмас. Гошер бирелгән мал беркайчан да саекмас. Аллаһы Тәгалә безгә аны күбәйтеп кайтарачак. Пәйгамбәребез с. әйтүенчә: «Безнең өммәт бер-берсенә карата тугры булганда, зәкят һәм гошерләрен түләгәндә кайгы-хәсрәт күрмәс. Әгәр дә алар боларны үтәмәсәләр, аларны корылык һәм ачлык газаплар». Күрәбез ки, корылыктан котылу өчен безгә өстебездә булган дини бурычыбызны - гошер чыгаруыбызны үтәвебез дә кирәк.

 

Мөхтәрәм кардәшләр! Гошерне тормышыбызда гамәлгә кертү бәхет-сәгадәт юлын табуга, үз гореф-гадәтләребезне ихтирам итүгә, халкыбызның рухи һәм матди гармониягә ирешүенә сәбәп булачак. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!


Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»