поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.10.2020 Ана теле

Бу изге эшкә хөкүмәт акча табарга тиеш

Сөйләмнең иҗтимагый төрләрен иҗтимсөйләм (социолингвистика) кыйбласында анализлый башлаганнан бирле шәхси сөйләм, гаилә сөйләме категорияләреннән соң бала сөйләменә инде берничә язма багышладык. Бу сәбәпсез түгел: кеше тормышының бу өлеше (димәк, аның сөйләм рәвеше дә) мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге дип рәсмиләштерелгән, аның хәле өчен җаваплылыкны гаилә белән беррәттән шушы илнең җәмгыяте һәм дәүләте үз өстенә алган, бу җаваплылыкны төп кануннары белән рәсмиләштергән.

Әйе, бездә бала сөйләме җәмгыять һәм дәүләт кайгыртуында да. Үткән язмаларда без моңа мисал, дәлилләрне байтак китердек инде. Фикер агышы сәясәткә тартым булса, кичерегез, шунсыз да мөмкин түгел. Чөнки мисал, дәлилләребез күпчелек укучыбызга таныш, үзләренә кагыла.
 
“Яңа гасыр” каналы “Таяну ноктасы” тапшыруының чираттагы  (21 октябрь, 2020)  чыгарышында Президент карамагындагы татар телен саклау, үстерү комиссиясе игълан иткән матур әдәбият конкурсы уңаеннан балаларны әдәбияткә җәлеп итү мәсьәләсен кузгатты. Балада китап укырга тартылу, иҗатка бирелеп китү сәбәпләрен ачыкларга омтылу булып алды. Табигый талант кирәк, мәктәптә телне, әдәбиятне күбрәк укытырга кирәк, диделәр. Гомумән алганда, дөрес факторлар, тик аларның чын тормышта ничек гамәлгә ашырылуын расларга, тормышчанлыгын исбатларга кирәктер бит. Гади караучыны шунысы күбрәк кызыксындыра. Әйтик, талант дигәнең балада нәрсә соң ул?
   
Кеше табигатендәге ул сыйфатның асылы бала фикерләвенең нигезе – ана теле дияргә җөрьәт итәбез. Күпчелеге әдәбият белгече, язучы катнашкан, асылына  бары тел белән генә  ирешеп була торган рухый казаныш – әдәбият турында сүз барганда бу бердән-бер хакыйкатьне ап-ачык итеп җиткерергә иде. Кызганыч ки, әлегә бу тапшыруда моңа ирешелмәде. Хәер, бик өзгәләнмик -- без инде моңарчыгы берничә язмабызда мәшһүр әдипләребез иҗаты мисалында моны дәлилли  барабыз, алга таба да дәвам иттерербез.
   
Бүген менә күренекле язучыбыз Әмирхан Еники иҗатын шушы юнәлештә күзәтик әле: аның  үзенең бала чагында телгә, сөйләмгә мөнәсәбәте һәм бу күренешкә язучы буларак карашы. Һәм бүген иң әһәмиятлесе: безгә кирәк булып та ул карашның гамәлгә ашырылмавы.
   
Гомерендәге иң кадерле кешесен – Бабасын Ә.Еники  болай тасвирлый: “Холкы белән дә күкерт шикелле бик тиз кабынып китүчән иде, диләр. Улларын, киленнәрен утлы табага бастырырга яраткан булса кирәк. Ләкин бик тиз сүрелә дә икән. Андый чагында һәркемгә якты чырай да тәмле сүз. Әбекайга (әтисенең әнисе) ул, мәсәлән, “якты көнем!” дип кенә дәшә иде” (Әсәрләр. 3 том. Казан, ТКН, 2019, 30 б.). Икенче бик кадерле кешесе – әбисен хәтерләве дә тел белән бәйле. “Әбекай гәүдәгә тулы, таза карчык иде, холкы да сабыр-басынкы һәм тәмле телле дә иде... Менә аның сабый чагыбызда  башта мине, аннары энемне чөя-чөя әйткән такмагы: Бабасының нисе бу – тауга менәр таягы! +Әбисенең нисе бу – сөт өстендә каймагы!+Дәдәсенең нисе бу – кысып буар билбавы!+Тутасының нисе бу – энҗе-мәрҗән кулбавы!+Атасына ай кебек, инәсенә көн кебек,+Килеп киткән кунакларга куй б...дай юк кебек!
   Әнә шулай үчтеки иткән ул безне...”.
   “
Минем өчен иң истәлекле нәрсә Сәгыйт (Сүнчәләй) абыйның бүләк итеп биргән ике китабы булды. Мин әле мәктәпкә йөрми идем, хәреф-мазар да танымый идем, шулай да бу китапларга бик сөендем. икесе дә катыргы тышлы, эчендәге битләре шоп-шома, хәрефләре дә эре-ачык һәм бит саен диярлек буяулы рәсем...Миңа әйтеп бирделәр: “Бусы – “Су анасы”, ә бусы “Борчак патша”, язу таныгач, укырсың, диделәр. Язу таныгач! Бу бит тиз түгел, мәктәпкә йөри башлагач кына,  ә менә минем хәзердән үк беләсем килә: кем ул түбәтәйле малай, озын чәчле, шөкәтсез карчыгы кем тагын, ни өчен ул куркыныч  карчык малайны куып бара?.. Ахырда көн саен шул китапларны карый торгач, атакай ярдәме белән булса кирәк, мин әкренләп кенә хәрефләрне аера, таный башладым, аннары тора-бара хәрефләрдән әз-әзләп сүзләр дә оештырырга өйрәндем... Ул китапларны ничәме-ничә тапкыр “сукалап” чыгуымны әйтә алмыйм, ләкин көз җитеп, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергәндә, мин инде ташка басканны шактый ук “сөрә” белә идем. Шулай итеп Сәгыйть Сүнчәләй миңа үз кулы белән “тел ачкычы” биреп китте” (Әсәрләр, 3 т., 52 б.).
   
Үз сөйләменең үсешенә, байый һәм камилләнә баруына гомер буе менә шушылай игътибарлы булган әдипнең кеше яшәешенең бик әһәмиятле бу ягына алга таба да күзәтү-уйланулары иҗтимагый әһәмиятле булмый калмас дигән инану чыннан да тормышчан булды. Үзгәрешләр чоры башланып, халыкның, милләтнең киләчәк язмышын хәл итәчәк бихисап мәсьәлә килеп тугач, менә бу кыйбладагыларын хәл итәргә әдибебезнең мул тәҗрибәсе дә ярап куйды. Тик аларның күпчелеге гамәлгә аша алмыйча калды, бүген менә без аларны кабат искә төшерергә мәҗбүрбез. Татар теле чын-чынлап дәүләт теле булсын өчен сүздән бигрәк эш кирәк икәненә әллә кайчан  инанырга, эшкә керешергә кирәк тә бит, әле һаман сүз өстенлек итә. Менә  әдибебез мондый киңәш биргән иде: “Үз тарафымнан мин кичектергесез зарури чаралар итеп түбәндәгеләрне тәкъдим итәр идем: 1) баланы бары ана телендә укыта башларга; 2) бөтен сабакларны да саф ана телендә укыту дүртенче сыйныфка чаклы, ягъни башлангыч мәктәп программасын тәмамлаганчы дәвам итәргә тиеш; 3) рус телен балаларга икенче елдан гына укыта башларга. Шулай иткәндә бала үз телен, башка тел белән бутамыйча, җиңелрәк үзләштерәчәк. Рус телен үзләштерүе дә соңга калмаячак – бала бит аны урта мәктәпне бетереп чыкканчыга кадәр укыячак. Татар балалары, шул рәвешчә башлангыч мәктәп программасын үткәннән соң, теләгән мәктәпләренә күчеп, укуларын дәвам иттерә алачаклар. Шәһәрләрдә алар, билгеле, рус мәктәпләренә күчәрләр. Бик әйбәт, гимназиягә кергән шикелле булыр. Әгәр эш шулай куелса, бу, беренчедән, татар баласын үз теленнән мәхрүм итеп калдырмаячак, икенчедән, әлеге  “ата-ана теләге” дигән принцип та әллә ни бозылмаячак. Мәгәр эшне әнә шушылай оештыру ул тулысынча дәүләт органнары өстендә...”. (Әсәрләр, 3 том. “Чынбарлык һәм  туган тел”, 1988 ел, 627 б.”.
   
Әдипнең  моннан утыз ике ел элек бәян ителгән язмасы, анда үзвакытында бик тә урынлы, кирәкле дип кабул ителгән мәсьәләләр бүген дә нәкъ  шулай кабул ителә. Укып чыгыгыз әле! Кичә генә  (25 октябрь, 2020 ел) “Яңа гасыр (Татарстан) каналының “Җиде көн” тапшыруында шул тапшыруның җитәкчесе Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминевнең Беренче Президентыбыз, Дәүләт Советы киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән нәкъ шушы темага әңгәмәсен карап-тыңладым. Бүген республикада бу яклап урыс кешесе борчылырлык бернинди хәл-әхвәл булмаса да әңгәмә, нигәдер, урысча барды. Аннан да бигрәк сәерсендергәне: анда бу җитди тапшыруга чыгарырлык, бер сәгать буена сузылырлык яңа мәсьәлә кузгатылмады – әлеге дә баягы шул полилингваль (ягъни күп тел укыта торган) мәктәпнең асылын, кирәклеген төшендерү.
   
Кирәктер, татар теле бүген яшәсен, киләчәккә саклансын өчен күрелә торган чаралар рәтендә анысыннан да, бәлки (бәлки дим, чөнки ул әле тормыш сынавы үтмәгән) берәр файдасы булыр, чын гамәл бит ул, коры сүз генә түгел, аңа тотынучыларга зур рәхмәт, Аллаһыбыз да булышлык итсен иде.
   
Тик, әйткәнебезчә, әдибебез моннан ярты гасыр элек күңел газаплары кичереп, халык кичергәннәр белән, үзенә кадәрге әдипләр тәҗрибәсен дә күңелендә эретеп ясаган нәтиҗәләрен гамәлгә ашырмый торып аерым бер адымнар гына, аеруча сүз сөйләүгә, кәгазьгә генә корылганнары  гамәлгә ашмаячак. Без яшәгән йөз еллык гомер моңа шаһит.
   
Әдип үзе исән чагында ук төрледән-төрле илкүләм, дөньякүләм җитди үзгәрешләр булып, бу кыйблада ул фаразлаган ниятләрнең үтәлүен куркыныч астына куйган сәбәпләр чыгып торганда да (бигрәк тә партия-совет идеологиясенең хәким итүдән туктавы, СССРның таркатылуы) ул үзендә береккән, бүтәннәрнең дә тәҗрибәсе белән раслана барган планнан һич ваз кичмәгән. Янә ун елдан соң бәян иткән язмасында (“Татар баласына урысча белмәү куркынычы янамый”, Зиннур Мансуров белән әңгәмә, 1998 ел. Күрсәтелгән хезмәт, 814 б.) болай ди: “Бу мәсьәләдә мин һаман иске карашымда торам... Мәгәр кайбер яңа тәкъдимнәр дә өстисем килә.
   1,Балаларны ана телендә укыта башлау безнең Татарстанда махсус закон нигезендә мәҗбүри булырга тиеш. Кабатлап әйтәм: сүз укыта башлау турында гына бара. Ягъни бала үз телендә камил укый-яза белгәнчегә кадәр... Моның өчен дүртьеллык башлангыч мәктәпне тәмамлау җитәчәк. Шуннан соң баланың теләсә нинди телдә укуын дәвам иттерергә хакы булырга тиеш.
   2. Татар балаларын урыс мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына кабул итми торырга... Иң элек ул татар мәктәбенә барырга тиеш. Аннары урыс телен татар мәктәбендә дә өйрәнәчәкләр. Ләкин беренче класстан ук түгел, яшь балага берме-икеме ел фәкать үз телен генә укыту кирәк.
   3. Татар мәктәбе үзенә аерым булырга тиеш... Балаларны чорнаган мохитнең дә “татарча” булуы кирәктер, мөгаен... Өч-дүрт урам саен бер башлангыч мәктәп булсын иде... Аңа зур биналар кирәкми, әнә Казанны уратып алган меңнәрчә ике-өч катлы коттежлар да ярый торгандыр, минемчә... Бу изге эшкә хөкүмәт акча табарга тиеш.
   
Минем бу тәкъдимнәремдә яңалык юк диярлек. Татарның белемгә юлы ана теленнән башланган. Үзебездәге мәктәп-мәдрәсәләрдән соң, әгәр теләсә, югары белемне чит илләргә барып алган (Истанбулга, Бәйрутка, Каһирәгә, хәтта Сорбоннага.) Әмма инде туган телен бервакытта да онытмаган. Бу җәһәттән олы шәхесләребезнең белем юлы безгә бик матур үрнәк!   Соңгы сүзем. Татарның урысча белми калу куркынычы юк. Ул аны белергә мәҗбүр, хәтта уку йортларында 10-15 ел буена “зубрить”   итмәсә дә...Тормыш үзе бик шәп өйрәтә... Ә үз телебез зур куркыныч кичерә...  Аны саклап калу өчен кыю, тәвәккәл чаралар кирәк”.
   
Әдипнең җан әрнүе утында дөрләп янган шушы шигарен егерме ике елдан соң Илбашыбыз да тоеп алган диярсең, менә, ниһаять, “кыю, тәвәккәл чара” тәкъдим ителде – 2021 ел телебезне саклау  елы дип белдерелде. Чираттагы “сүз-кәгазь уенчык” чара гына булмаса ярар иде, раббыкаем.
                                                        Илдар Низамов,
                                         филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 29.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»