поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.10.2020 Дин

Болгарда тантаналы рәвештә Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды (ФОТО)

Рабигыль-әүвәл аеның 12-нче кичен каршылап, Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды. Әлеге уңайдан оештырылган тантаналы чарага Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләрен инде сигезенче тапкыр җыйды.

Соңгы елларда кичә күркәм гадәт буенча Болгар ислам академиясендә үткәрелә. Бирегә голәмәләр, мөфтиләр, мөхтәсибләр, имамнар, ислам белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шәкертләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләренннән мөселман дин әһелләре килде. Кунаклар арасында: Истанбул шәһәре Мәрмәрә университетының теология факультеты деканы урынбасары, доцент, доктор Мөхәммәд Абай, Беларусь Республикасының мөселман дини оешма вәкиле Максат хәзрәт Овезов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәре Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Галәветдинов, БИА ректоры Данияр Абдрахманов, ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт Департаменты дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисе Данис Шакиров, Дагыстан, Башкортостан, Коми, ХМАО, Ульян, Сарытау, Иркуртск һәм башка өлкәләрдән мөхтәрәм һәм күренекле дин эшлеклеләре.

Мәүлид ән-Нәби тантаналары Болгар ислам академиясе бинасында чарага чакырылган шәрәфле һәм дәрәҗәле кунаклар һәм катнашучыларның бергәләшеп ахшам намазы укуы белән ачылды. Намаз укып дога кылганнан соң, барлык катнашучылар академиянең күпфункцияле залына күчте. Кичәнең махсус кунагы буларак Мисырдан танылган нәшидче Мостафа Атиф чакырылды. Ул тантананы Кәлам Шәрифтән аятьләр укып башлап җибәрде. Кичәне шулай ук татар телендә нәшид һәм мөнәҗәтләр белән Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, дини эчтәлекле җырлар авторы Ильяс Халиков, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның шәкертләре - Балтач районы балалар хоры куандырды, 6 яшьлек Арыслан Сибгатуллинның касыйдәләр башкаруы бизәде.

А капелла рәвешендәге музыкаль чыгышлар Коръән уку, вәгазьләр һәм рәсми чыгышлар, котлаулар белән үрелеп барды. Әйтик, кичәдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның телеграммасы җиткерелде: “Хөрмәтле Камил хәзрәт! Сезне һәм Татарстан Республикасында яшәүче барлык мөселман кардәшләребезне чын күңелдән Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне – изге Мәүлид бәйрәме белән котлыйм. Күп гасырлар дәвамында кешелеклелек идеаллары, уртак мәдәни кыйммәтләр республиканың күпмилләтле халкын берләштереп тора. Сез җитәкләгән Диния нәзарәте җәмгыятьнең рухи-әхлакый тотрыклылыгына, конфессияара мөнәсәбәтләрдәге татулыкка, Татарстан җирендә тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуга зур өлеш кертә. Бу бәйрәм көнендә мөселман өммәте Аллаһыга, үзенең сөекле Рәсүлен якты дөньяга җибәргәне өчен ихлас күңелдән шатланып, рәхмәт догаларын ирештерә. Кардәшләребез өстәмә намазлар укый, бөек Коръән китабын укуга якыная, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны һәм якыннарын кайгыртып игелек кыла. Хөрмәтле Камил хәзрәт! Киләчәктә дә Сезгә һәм республикабызның мөселманнарына исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим. Мәүлид бәйрәме Исламның рухи нигезләрен тагын да ныгытсын. Ә саф ниятләр һәм изге гамәлләр гомеребез юлында тугры юлдаш булсын”.

Төп сәламләү сүзләре белән мөселман кардәшләребезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте.

– Хәдисләрдән билгеле булганча, Пәйгамбәребез дүшәмбе саен ураза тоткан. Ни өчен дигән сорауга ул: «Бу минем туган көнем», – дип җавап биргән. Димәк, Рәсүлебез атна саен үзенең дөньяга килгән көнен ассызыклап, билгеләп уза торган булган. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «(Рәсүлем!) Әйт: “Аллаһның фазылы (булган Коръән Кәрим) белән һәм Аның гына рәхмәте (булган Пәйгамбәре, Ислам һәм сөннәт) белән (бәхетле булсыннар), шуңа гына шатлансыннар. Ул (илаһи фазыл һәм рәхмәт) алар туплаганнардан яхшырак». («Юныс» сүрәсе, 58-нче аять). Ягъни фазыйләтләргә, пәйгамбәрләргә шатлану – ул безнең бурыч. Ә рәхмәтләр арасында иң зурысы – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең дөньяга килүе. Бу хакта Каләм Шәрифтә болай диелә (мәгънәсе): «(Рәсүлем!) Без сине (җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп,) бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («Әл-Әнбия» сүрәсе, 107-нче аять). Пәйгамбәребез булмаса, Коръәнне дә, Сөннәтне дә белмәс идек.

Тантанада катнашучылар алдында шулай ук ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт Департаменты дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов чыгыш ясады. Ул Татарстан Президенты, республика җитәкчелеге исеменнән котлаулар җиткерде, күркәм теләкләр әйтте, Мәүлиднең матур гадәткә әйләнгәнен билгеләп үтте. "Бу бәйрәм пәйгамбәребезнең бөтен кешелек дөньясына бүләк итеп калдырылган бөек мирасын искә алырга мөмкинлек бирә", - диде ул.

Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисе Данис Шакиров Милли Шура башлыгы, ТР премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхрәзиевнең сәламнәрен җиткерде. Конгресс җитәкчесе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга татар милли-дини гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклап калу мәсьәләләрендә тырышлыклары һәм Диния Нәзарәтенең бу өлкәдәге күпкырлы эшчәнлекләре өчен тирән рәхмәтен белдерде.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәре Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Галәветдинов Татарстандагы дин кардәшләрне РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән котлады һәм Рәсүлебез хакында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Тулаем алганда, чыгыш ясаган мәртәбәле кунакларның һәрберсе Мәүлид уңаеннан үзләренең шатлыгын уртаклашты һәм Россиянең төрле почмакларыннан килеп Болгар ислам академиясендә бергәләп җыелуларына куанычларын белдерде.

Мәүлид дога кылу һәм популяр артист Мостава Атеф һәм башка музыкантлар башкаруында татар халкының гимны - "Туган тел"не җырлап тәмамланды. Җырны а капелла рәвешендә көйләүгә кичәнең барлык катнашучылары кушылды.

Быел 17 октябрьдә кояш баеганнан соң, һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган ай. «Мәүлид» сүзе гарәпчәдән «туу» , «Мәүлид ән-Нәби» Аллаһ Илчесенең  дөньяга килүен аңлата. Татарстан мөселманнары өчен мәчетләрдә Пәйгамбәрнең дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең  тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»