поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.10.2020 Җәмгыять

Хәйдәр Гыйльфанов: “Тырышсаң, телне саклап була”

Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфанов белән Тинчурин театрында узган бер кичәдә очраклы гына күрештек. Шул вакытта, аның нәкъ әнә шушы сәхнәдә, “Татар җыры” конкурсында (1995нче ел) халык мәхәббәтен яулаган мизгелләре күз алдыннан үтте. Җанга ятышлы тавышы белән моңсызларны да моңландырган иде яшь җырчы.

Моң аңа Илһамлы туган ягының табигатеннән иңгәндер. Сарман районындагы Буралы Чишмә дигән авылның чишмә суларын эчеп үскән егет ул.
 
Бүгенге көндә Хәйдәр Гыйльфанов ─ Татарстанның Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле. Анда яшәүче милләттәшләребезнең ихтирамын тоеп яшәү зур эшләргә рухландыра аны.
 
─ Хәйдәр, Сез озак еллардан бирле Екатеринбургта яшисез. Ул якларга нинди җилләр ташлады?
 
─ Мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда ук гаиләле булдым. Диплом алганнан соң, Казанда күңелемә ошаган эш табылмады. Шуңа күрә, хатынның туган ягына ─ Свердловск өлкәсе, Түбән Салда шәһәренә күчеп китәргә уйладык. Анда мәдәният йорты директоры булып эшләдем. Екатеринбургта Татар милли-мәдәни үзәге чараларында катнашып йөрдем. Аннары 1993 нче елда үзләренә чакырып алдылар. Анда кинотеатр директоры булып та, милли–мәдәни үзәктә сәнгать җитәкчесе булып та эшләргә туры килде. 1996 нчы елда Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиллеге эшли башлады. (Анда Чиләбе, Курган, Свердловск өлкәләре,Пермь крае керә. Пермь хәзерге вакытта Идел буе федераль округына керсә дә,элеккечэ бездә калды).1998 нче елдан бирле әлеге вәкиллектә эшлим, ә моннан ике ел элек даими вәкил итеп куйдылар. Уралда яшәвемә 35 елдан артык вакыт үткән.
 
─ Вәкиллекнең эшен кайберәүләр андагы милләттәшләр белән багланышларны булдыру, дип уйлый торгандыр. Сезнең эшегез нидән гыйбарәт?
 
─ Юк, татарлар белән генә бәйле эшләр түгел безнең. Төп максатыбыз: Татарстанның бөтен өлкәләрен дә Урал төбәгендә таныту. Татарстан белән ике арада үзара мөнәсәбәтләр үсә бара. Безнең сәүдә, иктисад, сәламәтлек саклау, мәдәният буенча килешүләр бар. Планнар 2-3 ел саен үзгәреп тора. Аларның үтәлешен тикшереп тору безгә йөкләнгән. Уралда Татарстан белән эшләүче предприятиеләр саны 29 дан ким булмаска тиеш. Алар Татарстан продукциясен сата. Без быел Татарстан икътисадына 250 миллион инвестиция кертергә тиеш.
 
─ Мәдәният өлкәсенә килгәндә, нинди чаралар оештырыла?
 
─ 2004 нче елдан башлап ел саен “Урал сандугачы” конкурсы үткәрәбез. Анда 9─10 төбәктән җырчылар килә. Җиңүчеләрне Казанда уза торган “Татар моңы”на сайлап алабыз. Өлкәдә уза торган сабан туйларында Алабуга, Кукмара, Баулы районнары катнаша. Алар белән үзара мәдәни багланышлар турында килешүебез бар. Быел Татарстанның 100 еллыгы кысаларында төрле мәдәни чаралар үтте. Ел саен 30 нчы августта Казан көнен уздыру күркәм гадәткә әйләнде. 21-22 ноябрдә “Шома бас!” дигән татар биюләре бәйгесе оештырырга уйлыйбыз. Анда җиде – сигез өлкәдән биючеләр катнашырга тиеш.Татарстан җырчылары гастрольләргә килеп тора. 13 декабрьдә Татарстанның 100 елллыгына багышланган чараларның соңгысы үтә.
 
─ Свердловск өлкәсендә татар теленә мөнәсәбәт ничегрәк?
 
─ Свердловск өлкәсендә 145 мең татар яши. (Урал төбәгендә 500 меңнән артык) 42 татар авылы бар. 29 мәдәният йорты, Уннан артык татар иҗтимагый оешмасы эшләп килә. (Ике яшьләр оешмасы эшли). 15 китапханәдә татар китаплары бар. 18 мәктәптә татар теле фән буларак укытыла. Әлегә атнага 2-3 сәгать кенә вакыт каралган. Киләчәктә арттырырга исәплибез. Шулай да татар теле белгечләре җитәрлек түгел. Яшьләрне Казанда укытып кайтару турында уйлыйбыз. Тырышсаң, татар телен саклап була.
 
─ Хәйдәр, шундый моңлы тавышыгыз белән Казанда да югалып калмаган булыр идегез. Башка юнәлештә эшләвегез иҗатка тискәре йогынты ясамый калмагандыр. Үз концертларыгызны оештырганыгыз бармы?
 
─ Төп эшем булу сәбәпле, җыр икенче планга күчте. Шәһәрдә үткән чараларда чыгыш ясарга туры килә. Киләсе елга юбилей концертларымны оештырырга уйлап торам. Аннан соң баянга гына кушылып җырлавымны аудиокассетага яздырып, күптән ишетелмәгән җырларны яңгыратасым килә. Элекке җырлар онытылмаска тиеш. Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Флюра Сөләйманова кебек күренекле җырчыларыбызның репертуарындагы бик матур җырларны оныттырасы килми.
 
─ Бүгенге эстрадага карашыгызны да беләсе килә.
 
─ Бүген сәхнәдә заллар тутырган кайбер җырчыларны бөтенләй тыңламас идем. Тамашачы аларны тыңлый. Мин тыңларга яраткан кешеләр залларны тутыра алмый. Шулай да, булсын алар. Чүп-чары да, чиста суы да булсын. Халык тыңлап туйгач, барыбер яхшысын сайлап алыр әле. Тамашачыга әмер биреп булмый.
 
─ Соңгы елларда Казанда уза торган “Үзгәреш җиле” фестивале турында шактый бәхәсләр ишетелеп тора. Бу уңайдан, Сез нинди фикердә?
 
─ Аңа каршы чыккан кешеләрне яклыйм. Эстрада җырчысы ─ халык җырчысы, дигән сүз түгел ул. Аңа тотылган акча ─ музыка уку йортларында эстрада-джаз бүлекләре ачарга сарыф ителсә, яхшырак булыр иде, минемчә.
 
─ Ямьле булса да торган җир, туган җирегез дә сагындырмый калмыйдыр. Туган якларыгыз белән элемтәләрегез бармы?
 
─ Авылга кайтып йөрибез. Узган ел җырчылар чакырып, Сабантуй сыман җыен үткәрдем. Киләсе елга шәҗәрә бәйрәме үткәрергә исәбем бар. Авылда безнең фамилияне йөртүчеләр күп. Нәселебез шәҗәрәсен язучы Дамир Гарифуллин төзегән иде. Шунысы сөендерә: авылыбыз яши, елдан− ел матурлана.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 29.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»