поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.10.2020 Шоу-бизнес

Гүзәл Идрисова ире Илназ Баһ турында: "Артыннан ишекне бикләгән саен шалтыратуын көтә идем"

Мин Гүзәл Идрисова белән танышканда, Илназ Баһны белми идем әле. Ә Гүзәл инде ул чакта гастрольләргә йөреп чыныккан җырчы иде. Татар эстрадасында иң үрнәк гаиләләрнең берсе - Баһлар гаиләсе. Бу гаиләнең бүгенге уңышларында, әлбәттә, Гүзәлнең өлеше бик зур. Бүген Гүзәл белән икәүдән-икәү утырып серләштек.

- Гүзәл, үз йортыгыз белән яшәү теләге кайчан барлыкка килде? Ничек тәвәккәлләргә булдыгыз?
 
- Без өйләнешкәнче үк үз йортыбыз турында хыялландык. Ә гаилә коргач, хыялыбызны тормышка ашыру теләге тагын да көчәйде. Мәҗлес үткәреп төнлә өйгә кайтканда, иң читене аппаратура белән киемнәрне фатирга ташу иде. Ул киемнәрне, техниканы, чәчәкләрне берничә рейс белән лифтта алып менә идек. Шул чакта “эх, үз йортың булып, ишегалдына кайтып туктасаң иде” дип уйлый идек. Өйләнешеп 1-2 ай вакыт узгач, Казанның Салмачы бистәсендә җир сатып алдык. Башта гараж белән мунча, аннан өй салынды. Ашыкмыйча гына ремонт ясадык, чөнки торыр җиребез бар иде, өч бүлмәле фатирда яшәдек. Пандемия вакытында вакытлыча гына яшәргә дип килгән идек, бөтенләйгә калдык.

- Син безнең өчен бөтенләй яңа яктан ачылдың. Менә дигән бакчачы да икәнсең әле. Бакчада нәрсә үстерәсең?
 
- Алма, груша, чия, сырганак, карлыган, җиләк утырттык. Әле дә кура җиләге ашыйбыз. Күпъеллык гөлләр утыртылды. Чәчәкләр яратам. Базарга барган саен матур чәчәкләргә күз төшә. Бәрәңге дә утырттык. Уңышы әйбәт булды, Аллага шөкер. Бакча эшеннән тәм табам, шуның белән ял итәм. Галошымны киям дә сәгатьләр буе бакчада казынам. Кулыма хәтта перчатка да кимим. Үстергән уңышларыма сөенәм. Үз җимешләреңне күчтәнәч итеп бирү аеруча рәхәт. Бу гадәт әнидән күчкәндер, ул да шулай күпләп яшелчә утырта да, аннан кешегә өләшә.

- Балалар белән кем шөгыльләнә? Аларның нинди сәләтләре бар?
 
- Балаларны эшләп үстерәбез. Һәр эшне алдан планлаштырып бергә башкарабыз. Һәрберсенең үз эш коралы бар. Әлбәттә, эшләп алгач, күңелләрен күрергә тырышабыз, бергәләшеп каядыр барабыз. Олы улыбыз Камил сәнгатькә тартыла. Өч яшеннән безнең белән концертларда катнаша. Хәзерге вакытта баян сыйныфында укый, тальянда, курайда уйный. Рамилнең төгәл кайсы өлкәгә тартылганын әйтү кыен, ләкин нәрсәгә алынса да, башкарып чыга. Ул - аз сүзле, җаваплы, игътибарлы бала. Киләсе елга мәктәпкә барырга җыена, Аллаһ боерса. Төпчегебез Марсель сәгатьләр буе рәсем ясарга мөмкин. Минемчә, баланы күп төрле түгәрәкләргә йөртеп талчыктырырга кирәкми. Ике түгәрәк җитә: берсе – күңел өчен булса, икенчесе – сәламәтлек өчен файдалы булсын.
 
- Күптән түгел мәктәпкә эшкә урнаштың. Гүзәл, каян барысына да вакыт табасың? Ярдәмчеләрең бармы?
 
- Гастрольләргә китәсе булса, әти-әнине яки әнинең апасын чакырабыз. Балаларны чит кешегә калдырмыйбыз. Ярдәмчеләр дигәннән, әгәр көнеңне алдан планлаштырып куйсаң, теләгең булса, барысына да җитешәсең. Шулай да хәзер бакча икенче планга күчте, бар көчемне эшкә юнәлтәм. Мин декретка киткәнче музыка укытучысы булып эшләгән идем. Пандемия чорында хөкүмәт эшенең кирәклеген тагын бер кат аңладым. Шул ният белән өстәмә белем бирү үзәгендә музыка укыта башладым. Камил укый торган 149нчы лицейда 80ләп баланы җырларга өйрәтәм. Балалар бик актив, сәләтлеләре дә күп. Конкурсларга әзерләнә башладык. Эшем үземә бик ошый. Балалардан саф энергетика алам.
 
- Гаиләдә Илназның роле нинди?
 
- Гаиләдә ул – әти. Балалар белән урамда йөрергә ярата. Велосипедта, квадрациклда йөреп кайталар. Мин ул вакытта йә өй җыештырам, йә ашарга пешерәм. Илназ балаларда олы кешегә карата хөрмәт тәрбияли. Үзе дә балалар белән балалар телендә аралаша, өлкәннәргә ихтирам белән карый. Музыкага килгәндә, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Тагын бер яраткан шөгыле – балаларны мунчага алып керү. Илназ иртәнге сәгать 7дә малайларны алып чыгып китә дә, кайсысын мәктәпкә, кайсысын бакчага илтә. Кич белән исә барыбызны да җыеп өйгә алып кайта. Ул өйдә булгач, бик уңайлы.
 
- Арагызда җитди низагның булганы бармы? Гомумән, Илназ ачуыңны чыгарамы?
 
- 24 октябрьдә никахыбызга 11 ел була, Аллаһы боерса. Зурдан кубып талашкан юк, Аллаһка шөкер. Вак-төяк талашулар була. Күп очракта алар эш буенча килеп чыга. Кайвакыт балаларны тәрбияләүдә бәхәсләшеп алабыз. Ике чит мохиттә тәрбияләнгән кешеләр бер-берсе белән яши башлагач, әлбәттә, һәркайсының уклары чыга башлый. Шунысы кызык: ул уклар егет белән кыз булып йөргәндә чыкмый. Бер-беребезгә ошамаган әйберләрне уртага салып сөйләшәбез. Әгәр дә нидер ошамый икән, бер-береңнән качып йөрмәскә, киресенчә, бер тапкыр кычкырышып алырга кирәктер ул.
 
- Илназның син яраткан һәм җенең сөймәгән сыйфатлары?
 
- Аның күңеле киң. Юмарт булуын яратам. Кибеткә ипигә керсә дә, тәмле ризыклар төяп чыга. Мин үзем бу яктан экономияле. Кием мәсьәләсендә дә шулай. Кием ошый икән, Илназ аның бәясенә карамый. Никахта да миңа иң кыйбатлы бүләкне алып бирде. Җенем сөймәгән ягы – җилбәзәк булуы. Кайвакыт иләсләнеп, суыткыч ишеген ачык калдырырга мөмкин. Өй ишеген бикләргә, утларны сүндерергә оныткалый. Оныта торган гадәте бар. Элек фатирда яшәгәндә, берәр әйберен онытып чыгып китә иде дә, миңа шалтыратып балконнан атуымны сорый иде. Артыннан ишекне бикләгән саен шалтыратуын көтә идем.

- Хәзер эстрадада бәби алып кайту модага керде. Сезнең тагын бер бала алып кайту теләге юкмы?
 
- Миңа бу сорауны бик еш бирәләр. Бала табу – мода түгел бит ул. Баланы тапкач, үстерергә кирәк. Кайберәүләр бала таба да, үзләре үстерми. Үз балаңны үзеңә карарга кирәк. Аеруча мәктәпкә барганчы һәм башлангыч сыйныфларда балага ата-ана игътибары, ярдәме кирәк. Шуңа күрә без өч малай белән чикләнербез дип уйлыйм. Аннан соң безгә барыбер кыз бирмәячәкләр. Аллаһы Тәгалә Илназ белән ахыргы көннәргә кадәр парлашып яшәргә, балаларыбызны тәрбияләп үстерергә, туйларын үткәрергә, оныкларны күрергә, аларны үстерешергә сәламәтлек бирсен иде.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 28.10.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»