• 26.11 Татарча солянка. Ленин клубы. 18:30
  • 27.11-28.11 "Мио, минем Мио". Кариев театры
  • 27.11 "Мио, минем Мио!" спектакле премьерасы.Кариев театры, 18:30
  • 01.12 Илнат Фәрхуллин. Ленин клубы. 18:30
  • 09.12-12.12 Данир Сабиров. Уникс. 18:30
  • 12.12 “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе. ТНВ телеканалы. 18:00
Туган көннәр
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
    25 Ноябрь журналист
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
    25 Ноябрь музыкант
  • 26 Ноябрь Шәриф Хөсәенов (1929-1999)
    26 Ноябрь язучы
  • 26 Ноябрь Фирдания Садриева (1944-2020)
    26 Ноябрь галим
  • 26 Ноябрь Рөстәм Галиуллин
    26 Ноябрь язучы
  • 26 Ноябрь Финзия Газизова
    26 Ноябрь журналист
  • 26 Ноябрь Алмаз Борһанов
    26 Ноябрь актер
  • 27 Ноябрь Илназ Баһ
    27 Ноябрь җырчы
  • 27 Ноябрь Александр Славутский
    27 Ноябрь мәдәният хезмәткәре
  • 27 Ноябрь Камияр Байтемиров
    27 Ноябрь дәүләт эшлеклесе
  • 22.11.20 Репетитор. ЕГЭ/ОГЭга әзерлим, математика, физика, информатиканы өегезгә килеп укытам. 15 ел тәҗрибәм бар. 89033884902
  • 22.11.20 Таштан столешницалар ясыйбыз: Кухонный гарнитурга, ванный булмэсенэ, подоконниклар хэм башка мебель.Бесплатный замер.тел:89872747253 Радик
  • 20.11.20 Проспект Победы 206 адресы буенча хэлэл Кафе "Леззет"кэ кассир кирэк, тел: 89274081529 Адель
  • 17.11.20 Казаннын Ибрагимов урамында бер булмэ кызларга арендага бирелэ. Риэлтор тугел. +79179361290 (ватсап)
  • 17.11.20 Сукно бистәсе метро тирәсендә гостинка эзлим. Собственниктан. 89534968492
  • 16.11.20 казанда мега тиресенде сахарова глушко вагапова урамнары тиресеннен булме эзлим квартирада булсада ярый 89274412220 ватсапп телеграмм бар
  • 14.11.20 Казан шәһәре, 10 микр. тукталышы янында 3 бүлмәле, 64,5 кв.метрлы, 2 балконлы,1 нче катта урнашкан фатир сатыла. 1 хуҗа, балалар юк, перепланировка булмаган. Ипотека аша үтә. Мәктәп, садик якында гына. Тел.: 89046698358
  • 14.11.20 Хәмдүнә Тимергалиеваның китабын кайдан алып була икән?
  • 14.11.20 Сдаю комнату на Павлюхина 110А с мебелью и бытовой техникой.На долгий срок.89276766077
  • 12.11.20 Казан, Вахитов районы, Хороводная 50 (Рустам мэчете янында) 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирэм. 51 м2, 2 лоджия, жылы, тыныч йортта, 2/8 этаж. Ботен мебель бар. Риэлторлардан башка. 23+КУ. 89276774978, ватсаап.

 
 

 
Архив
 

               

28.10.2020 Фаҗига

Янгында һәлак булган ана һәм ике бала турында яңа фактлар ачыкланган

Башкортстанда кирпеч торак йортта чыккан янгын әнисе һәм аның ике баласының гомерен өзгән. Барысы да 26 октябрь иртәсендә булган. Янгын сүндерелгәннән соң беренче булып әнисе, аннары өлкән бала табыла.

Икенче малайны бик озак эзлиләр. Кич белән генә гаиләнең иң кечкенә әгъзасының җәсәдләре табылган. Федоровка районы хакимияте башлыгы Винер Насретдинов белән әңгәмә вакытында ул утта һәлак булган гаилә яшәгән йортта янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш алып барылу-барылмавы турында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына аңлатма биргән.
 
«Чын фаҗига булды, өч кешедән торган гаилә – 3 һәм 5 яшьлек кечкенә ике баласы белән яшь хатын һәлак булды. Гаилә имин булмаганлыгы белән билгеле, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә тора, опека органнары, «Гаилә» үзәге контролендә була. Агымдагы елда гына да бу гаиләгә ай саен теге яки бу хезмәт вәкилләре барып йөрде.
 
41 яшьлек хатынның биш баласы бар иде. 2014 елда хатын өлкән яшьтәге өч балага карата беренче иреннән суд буенча ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Ике улы һәм кыз - 19, 17 һәм 14 яшьлек балалар - әтиләре белән яши. Гаилә Салават шәһәрендә теркәлгән, ә Новософиевка авылында ана капиталына торак сатып алынган», — дип сөйләгән муниципалитет җитәкчесе.
 
Аның сүзләренә караганда, 2018 елда опека хезмәте икенче никахтан ике малайны әнисеннән алган. Алар берничә көнгә район хастаханәсенә урнаштырылган. Хатын-кызның даими рәвештә алкоголь куллануы турында да билгеле. Малайлар өйдә тәрбияләнгән.
 
"Билгеле бер дәрәҗәдә, эш хатын-кызны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүгә барды, тик хәзер бу эш ни өчен ахырына җиткерелмәүне ачыклыйбыз. Берничә сорау бар: бу эшкә кем комачаулаган?", - дигән хакимият башлыгы.
 
Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига вакытында үлгән ике малайның әтисе Салават шәһәрендә булган. Ул авылга янган йорт янына килеп, утта һәлак булган балаларны эзләүдә катнашкан.
 
2019 елда йортта янгын сигнализациясе урнаштырылган. Соңгы тикшерү бу елның 12 октябрендә үткәрелгән, приборның төзеклеге турында билге бар. Тик прибор, нишләптер, кирәк вакытта эшләмәгән.
 
"Опека, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, хокук саклау органнары, мондый хәлләргә йогынты ясау мөмкинлеге булганнар белән эшләячәкбез. Балалар потенциаль куркыныч мохиттә булганда кардинальрәк карарлар кабул итәргә кирәклеген күрәбез. Әйе, балаларны гаиләләрдән алу начар, әмма бу очрак яңа алымнарга бәя бирү өчен тагын бер кат этәрә.
 
Профилактика эшенә килгәндә, без аны беркайчан да туктатмадык. Әмма хәзер тагын да зуррак көч белән гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиткерәчәкбез. Бездә шундый 48 гаилә исәптә тора. Извещательләр куюны дәвам итәчәкбез, бу эш үзен аклый. Монда кеше факторы бар: без приборны урнаштырабыз, тикшерәбез, ул эшли, ә йортта тәмәке тарткан очракта, кеше аны үзе сүндерә", — дип хәбәр итә район башлыгы.
 
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мәләвез районара тикшерү бүлеге янгын вакытында өч кешенең үлеме факты буенча «саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: "Башинформ"

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.10.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (909187) / 28.10.2020 17:51:41

41 яшьтэге 5 бала тапкан хатын яшь булмый инде, урта яшьлэрдэ була. Исерек булгандыр, Аллах сакласын.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте