поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.10.2020 Язмыш

"Гомерем буе мине Аллаһы Тәгалә озата барды"

– Гомерем буе мине Аллаһы Тәгалә озата барды. Гел аның ярдәме белән уңышларга ирештем, — дип сүз башлады Данил абый Шәяхмәтов. — Ун яшемдә үк колхозның сарык көтүен көттем. Сарык көтүен яхшы көтте дип, икенче елны абый белән икебезгә дуңгыз көтүен ышанып тапшырдылар. Колхоз рәисенең ышанычын ак­ладык, эш­ләгәнебез өчен ике центнер арыш бирделәр.

Сугыштан соң­гы авыр елларны исәпкә алсак, ул ашлык безнең өчен алтын тапкан кебек булды, чөнки халыкның таякка эш­ләгән чоры. Бездән бигрәк әти-әни бик куанды.

1936 елда туган малай мин. Туган авылым Күлтәстә башлангыч белем алдым, аннары Урта Пошалымда җидееллыкны тәмамладым. Бер генә каникулны да бушка уздырмадым, гел эшләдем. Колхозда бер яшь тай бар иде. Колхоз рәисе: “Җигә алмыйсың, йөрмә”, — ди. Ә мин үҗәт: “Була ул миннән”, — дим. Һәм җигәргә өйрәттем. Шуны җигеп чәчү чәчтем. Ул чорда атларны безнең ише малай-шалайга бирмиләр, өлкәнрәк ирләр генә җигә. Ә монда мин, мәктәп баласы, чорсыз тайны тәртә арасына кертә алдым. Бераздан Лаеш урманына агач кисәргә җибәрделәр. Анда да тырышып эшләдем. Аннан кайткач училищеда укыдым, ләкин документ бир­мәделәр. Ул чорда мәҗ­бүри рәвештә өч елга Казахстанга эшкә җибәрү бар иде. Шунда эшләп кайткач кына укыганлыкка документ бирәләр. Поездда барабыз, безне документлар тутырылган чемоданы белән бер хатын-кыз укытучы озата бара. Үткенрәк егетләр теге укытучының әз генә читкә тайпылганын күзәтеп тордылар да, үз документларын алып, поезддан качып төшеп калдылар. Мине дә үзләре белән дәштеләр, әмма мин ризалашмадым. Поездда барабыз, ни күрик — кар эченнән төтен чыга. Сылап кына эшләнгән йортларны кар баскан, мор­җа торбасыннан төтен чыга икән. Безнең өчен гаҗәп күренеш булды ул. Станциягә килеп җиткәч, безне йөк машинасына утырттылар да, йөз илле чакрым кирәкле урынга алып барып куйдылар, фатирларга тараттылар. Бер фатирда төрле милләттән булган уналты егет тордык.
 
Җирне тырмалап кына чәчтек, бернинди чүп үләне юк. Ә бодае кылчыклы Кубань бодае иде. Миңа үткән елда да эшләмәгән, таралып беткән комбайн бирделәр. 1951 елда чыккан утсыз комбайн иде ул. Күңел төште, өйгә кай­тып китәсе килә башлады. Комбайнны бер хохол егетенә карап ремонтлаган булдым, ничек кирәк эш­ләп китте тагын. Әмма ул озак эшлә­мәде. Комбайнның кайсы җире көйсез икәнен ат җигеп килгән малай каян белсен инде? Гаражга кайтарып куйдым. Карасам, гараж ишек төбендә тулы комплектлы мотор ята. Ачкычларым кесәдә иде, тиз генә үземә кирәкле запчастьларын сүтеп алдым да, бөтенесен үземнекенә көйләп куйдым, комбайн җырлап эшли башлады. Бригадирыбыз минем комбайнны шулай көйләп эшләтеп җибә­рүемә шаккатты. Шуннан кырга чыгып киттем. Уңыш бик яхшы иде. Мин беренче урынга чык­тым. Шәһәр обкомы, профсоюз вә­килләре килеп миннән сорашалар: “Комбайнда ничә ел эшлисең?” — диләр. “Тиздән бер ай була”, — дим. Га­җәплән­деләр. Ул вакытта анда ашлык кабул итү урыннары юк, кырга зур-зур көшелләргә өеп куялар да, язын Ишим елгасы аша төяп озаталар иде.
 
Урып-җыю эше беткәч, биш йөз сум аванс алдым да, Октябрь бәйрәменә өйгә кайтып киттем. Минем эшләгәнем өчен тегеннән әтигә квитанция җибәргәннәр дә, ул мин кайтканчы кырык капчык ашлык алып кайтып куйган иде инде. Менә монда да мине Аллаһы Тәгалә озата барды. Ул ми­ңа эшләр өчен көч бирде һәм ярдәм итте. Әти ал­ган бодайның бер потын йөз сумга Балтач базарына барып сатып кайта иде. Теге вакытта качып кайтып киткән егетләр алдан ал­ган подъемный акчаларын кире кайтарып, штраф түләде, ә мин киресенчә, әти-әнигә зур ярдәм иттем дип уйлыйм.
 
1958 елны армиягә ки­тәргә повестка бирделәр. Мин һаман Казахстанда эшлим. Армиягә киткәнче әтиләргә сигез центнер ашлык, алты мең ярым сум акча җибәрдем. Тагын сигез центнер ашлык аласым калды, ләкин өлгермәдем, армиягә китеп бардым. Шул вакытта әти: “Улым, авыл халкы синең шулкадәр акча, ашлык җибәрүеңә шаккатты”, — дигән иде. Акчаны почтага салып куйганнар да, мин кайткач, шул акча белән өр-яңа йорт-җир төзедек. Армиядән соң урманчылыкка эшкә кердем.
 
Берара урманчылык хуҗасы миңа монтерлар курсына укырга барырга тәкъдим итте. Мари республикасына барып, бишенче разрядлы монтер таныклыгы алып кайтып, шул юнәлештә дә эшләдем. Аннары никтер бура станогына күчтем. Йомры агачлар чыгардык. Ул вакытта да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән зур акчалар эшләргә насыйп булды. Тырыш та булдым, куелган максатыма ирешмичә эшемнән туктамадым. Һәр эшне намус бе­лән башкардым. Шул чор­дагы хезмәт хакым бик югары булды, пенсиягә шуның белән чыктым.
 
Хәтта армиядә дә курсларда укырга туры килде миңа. Аллаһы Тәгалә монда да юлны киң итеп ачты. Взвод командиры ярдәмчесе һәм батальон старшинасы булдым. Анда да акча алып хезмәт иттем. Бервакытта да акчага тилмермәдем. Бөтен Ташкентны әйләнеп чыктым.
 
1964 елда укытучы булып эшләүче Нурзидә исемле кызга өйләндем. Аның белән ике бала тәрбияләп үстердек, алар юга­ры белем алдылар. Нурзидә апаң да бик тырыш булды. Гомер буе башлангыч классларда укытты, бик күп мактау грамоталарына ия ул. Минем дә мактау грамоталарым күп, Россиянең, Татарстанның “Хезмәт ветераны” да мин. Илле алты ел Нурзидә апаң белән бергә, бер-беребезне хөрмәт итеп, кадерләп яшибез. Балаларыбыз, оныкларыбыз өчен сөенәбез...
 
Данил абый миңа менә шуларны сөйләде. Аның тормыш иптәше Нурзидә Габдрахман кызы утыз тугыз ел укытучы булып эшләгән. Укучылары арасында табиблар, агрономнар, укытучылар бар. Алар Татарстанда гына түгел, Русия төбәкләрендә дә дәрәҗәле исемнәр алып эшлиләр. Һәрвакыт Нурзидә ханымның хәлен белешеп, бәйрәмнәр бе­лән котлыйлар икән. Ул алдынгы укытучы булган кеше. Аның мәкаләләре “Совет мәктәбе” журналында чыгып барган. Мәс­­кәүдән килгән ике галим белән автордаш буларак, Урта Пошалым мәк­тәбе укытучысы белән берлектә, 1-4 класслар өчен материал туплап, татар мәктәпләрендә рус теле укыту буенча дәреслекләр әзерләп, Мәскәүдә шуның пре­зентациясендә катнашкан. Нурзидә ханымга РСФСР Мәгариф министрлыгының “Өлкән укытучы” исеме бирелгән.
 
Үҗәт, тырыш, максатчан, тормыш җанлы Нурзидә һәм Данил Шәяхмәтовлар мал асрап, үз көчләре белән хуҗалыкларын ныгытып, тырыш хезмәт юлы үткәннәр. Аларга сокланып та, алар белән горурланып та кайттым.
 
Халидә ГАБИДУЛЛИНА. Арча районы, Гөберчәк авылы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.10.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»