|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2010 Милләт
"МЫ - ТАТАРЫ""Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесендә милләттәшләребез турында өр-яңа тапшыру ачыла. Ул рус телендә булачак. 1997 елдан бирле республика телевидениесендә "Мы - татары" циклы эфирга чыгып килде. "Панорама-телефильм" иҗат берләшмәсе әзерләгән әлеге тапшыруларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургта яшәүче милләттәшләребез тормышы, аларның язмышлары тасвирлана иде. 2010 елда "Панорама-телефильм" әлеге циклны дәвам итәргә булды. Беренче фильм "Сберечь корни..." дип атала. Әлеге фильмда Уфада яшәүче өч татар гаиләсе турында сүз бара: алар милли мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне буыннан буынга тапшыра. Алар өчен байлык яисә карьера түгел, ә милли тамырларын саклау мөһим... 4нче сентябрьдән һәр шимбә 18:30да "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесендә "Мы - татары" циклын карарга онытмагыз!
--- |
Иң күп укылган
|