|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2020 Криминал
Акча бирмәгән өчен әти-әнисен агулаганБу коточкыч хәл Мәскәү өлкәсендә булган. Кичә төнлә дәваханәгә 44 яшьлек хатын һәм 47 яшьлек ир "агулану" диагнозы белән эләккән. Әлеге вакытта алар реанимация ята. Соңрак бу хакта хокук сакчыларына хәбәр ителгән. Алар үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә хатын белән ирне аларның 17 яшьлек малае агулавы ачыкланган. Яшүсмер сүзләре буенча, алар шул көнне акча өчен талашкан булган. Аңа акча иптәшләрене кебек үк кесә телефоны алыр өчен кирәк булган.
Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, ир белән хатын баласына карата гариза язмаган. Шуңа күрә хезмәткәрләр егетне тәрбияви сөйләшүдән соң җибәргән.
Фото: pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|