• 26.11 Татарча солянка. Ленин клубы. 18:30
  • 27.11-28.11 "Мио, минем Мио". Кариев театры
  • 27.11 "Мио, минем Мио!" спектакле премьерасы.Кариев театры, 18:30
  • 01.12 Илнат Фәрхуллин. Ленин клубы. 18:30
  • 09.12-12.12 Данир Сабиров. Уникс. 18:30
  • 12.12 “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе. ТНВ телеканалы. 18:00
Туган көннәр
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
    25 Ноябрь журналист
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
    25 Ноябрь музыкант
  • 26 Ноябрь Шәриф Хөсәенов (1929-1999)
    26 Ноябрь язучы
  • 26 Ноябрь Фирдания Садриева (1944-2020)
    26 Ноябрь галим
  • 26 Ноябрь Рөстәм Галиуллин
    26 Ноябрь язучы
  • 26 Ноябрь Финзия Газизова
    26 Ноябрь журналист
  • 26 Ноябрь Алмаз Борһанов
    26 Ноябрь актер
  • 27 Ноябрь Илназ Баһ
    27 Ноябрь җырчы
  • 27 Ноябрь Александр Славутский
    27 Ноябрь мәдәният хезмәткәре
  • 27 Ноябрь Камияр Байтемиров
    27 Ноябрь дәүләт эшлеклесе
  • 22.11.20 Репетитор. ЕГЭ/ОГЭга әзерлим, математика, физика, информатиканы өегезгә килеп укытам. 15 ел тәҗрибәм бар. 89033884902
  • 22.11.20 Таштан столешницалар ясыйбыз: Кухонный гарнитурга, ванный булмэсенэ, подоконниклар хэм башка мебель.Бесплатный замер.тел:89872747253 Радик
  • 20.11.20 Проспект Победы 206 адресы буенча хэлэл Кафе "Леззет"кэ кассир кирэк, тел: 89274081529 Адель
  • 17.11.20 Казаннын Ибрагимов урамында бер булмэ кызларга арендага бирелэ. Риэлтор тугел. +79179361290 (ватсап)
  • 17.11.20 Сукно бистәсе метро тирәсендә гостинка эзлим. Собственниктан. 89534968492
  • 16.11.20 казанда мега тиресенде сахарова глушко вагапова урамнары тиресеннен булме эзлим квартирада булсада ярый 89274412220 ватсапп телеграмм бар
  • 14.11.20 Казан шәһәре, 10 микр. тукталышы янында 3 бүлмәле, 64,5 кв.метрлы, 2 балконлы,1 нче катта урнашкан фатир сатыла. 1 хуҗа, балалар юк, перепланировка булмаган. Ипотека аша үтә. Мәктәп, садик якында гына. Тел.: 89046698358
  • 14.11.20 Хәмдүнә Тимергалиеваның китабын кайдан алып була икән?
  • 14.11.20 Сдаю комнату на Павлюхина 110А с мебелью и бытовой техникой.На долгий срок.89276766077
  • 12.11.20 Казан, Вахитов районы, Хороводная 50 (Рустам мэчете янында) 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирэм. 51 м2, 2 лоджия, жылы, тыныч йортта, 2/8 этаж. Ботен мебель бар. Риэлторлардан башка. 23+КУ. 89276774978, ватсаап.

 
 

 
Архив
 

               

27.10.2020 Җәмгыять

Фейк түгел, чынбарлык: «Кара капчыкларга салынган мәетләр белән бар җир тулган, аяк басыр урын юк»

COVID – 19 башка дөнья илләре белән беррәттән Россиягә дә үзенең куәтле һөҗүмен көчәйтә. Кешелек дөньясы беренче тапкыр моңарчы күрелмәгән хәл алдында калды. Кешеләр күпләп чирлиләр, аягында нык басып йөрүчеләрнең кисәк кенә бу дөнья белән саубуллашуларына да инде без күнегеп киләбез.

Ваемсызлык кыйбатка төшә, үз-үзебезне саклап йөртәсе урынга сәламәтлегебез һәм гомерләребез белән битраф рәвештә шаярабыз. Соңгы көннәрдә Новокузнецк шәһәре моргыннан видео таралды интернетта. Кара капчыкларга салынган мәетләр белән бар җир тулган, аяк басып йөрер урын да юк. Фейк түгел, өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгы видеоның хаклыгын раслады. Карантиндагы туганнар мәетләрне алып өлгерә алмый, җитмәсә патологоанатом табиблар да җитешми, диделәр.
 
«Российская газета» – федераль хөкүмәт органы – Мәскәүдә табибларның бер-ике көнгә соңга калып килүен таный. Аңлашыла торгандыр инде: иң яхшы финансланган һәм тәэмин ителгән башкалада шундый хәл булгач, фәкыйрь төбәкләрдә хәл яманрак. Мәскәү өлкәсендә үк инде табибларның соңга калып килүе өч көнгә үк җитә икән, монысы да – шул рәсми газета мәгълүматы. Вазгыять алга киткән Европада да шундыйрак. Монда кемне гаеплисең, мондый эпидемия җәелер дип кем уйлаган?
 
Пандемия кеше гомерләрен һәм сәламәтлеген җуюга гына китерми, икътисади яктан нык суга. Дәүләтләр локдаун кертүгә бик сак карыйлар инде, әмма барыбер бикләнергә туры килгәли. Иң үзәккә үткәне – табиблар җитешмәве. Шул ук Мәскәү өлкәсендә бер табибка чакырулар саны 50дән алып 100гә кадәр җитә икән. Социаль челтәрләр Мәскәүдә «ашыгыч ярдәм» 7 минутта килеп җитә, аның янындагы шәһәрләрдә 10 сәгатькә кадәр көтәргә кирәк, диләр. Дарулар дефициты, КТ үтүнең кыенлыгы, бәяләрнең өскә сикерүе… «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе, әйтик, селен эзләп Биектауда берничә даруханәгә керде…
 
«Российская газета» бу уңайдан локдаун кертергәме-юкмы дигән фикерләр белән уртаклаша. Илнең финанс резервларын барлый. Милли байлык фонды, кризиска карамастан, сумнарда үскән икән. 13,3 триллион сумга җиткән. Менә шул акчаның бер өлешен төбәкләргә ярдәм итеп җибәрергә кирәк түгелме дигән сорауны кабыргасы белән куя газетаның даими авторы, икътисадчы-галим Яков Миркин. Әле җитмәсә халыкара резервлар да үскән, саклагычларда алтын күләме дә зурайган икән. Менә карагыз: апрельдә резервларда 564 миллиард доллар булса, октябрьдә 585 миллиард долларга җиткән. Кризистан өшәнгән, пандемиядән ялыккан медицина системасы менә шул акчаның бер өлеше белән куәт өстәүгә мохтаҗ. Илнең төп газетасы шулар турында уйлана.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.10.2020
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (909195) / 29.10.2020 23:16:10

Пенсионерлар алимент түли бит бәбәй тапкан яшь хатыннарга. Аналар капиталы дигән алимент.
Пенсия шуңа бәләкәй, шуңа аз, чөнки пенсия фондының 20 %-ы аналар капиталы итеп таратыла. Ул хатыннарга бәбәйне пенсионер картлар эшләп биргән күрәсең.
Вәт безнең бабайлар!
Яшь хатыннар белән гуляйть итеп, аларны авырга уздырып алимент түләп яталар бит!
Мондый гайрәтле бабайлар тагын кайда бар бездән башка?

№2 (909190) / 28.10.2020 22:50:21

Эллэ нинди "неправильный" вирус булды бу коронавирус?!
Коронавирустан чирлэп улгэннэргэ карый, куркудан астына тычып улгэннэр куберэк...
Доньяда бар кеше башка авыру белэн авырып улудэн кисэк туктады, ботенесе коронавирустан "УЛЭ"?!
Тик шулай да УЛУЧЕЛЭР САНЫ официально закон нигезендэ пандемия дип карантин ИГЬЛАН ИТЭРГЭ житии...
Самоизоляция терминын уйлап дар!
Пандемия ИГЬЛАН итеп карантинга ябылганда бар расходны ХОКУМЭТ кутэрергэ ТИЕШ!
Эшлэмичэ ойдэ утыручылар да акча алырга тиеш, АМЕРИКАДАГЫ КЕБЕК....
Безнекелэр маскан юк дип ШТРАФ САЛЫРГА, ХАЛЫКТАН БУЫП АКЧА ЖЫЯРГА ГЫНА КОЙЛЭНГЭН СИСТЕМА ШУЛ....

№1 (909188) / 28.10.2020 18:04:08

Илнен шул кадэр байлыгы булып без,пенсионерлар,8мен пенсия акчасына дару алыйкмы,эле ашасы да килэ безнен.Нинди кахарлэнгэн илдэ торабыз?

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте