|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2020 Хәвеф-хәтәр
Казанда рульдә барганда таксистның хәле начарайган һәм ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлгәнКазанда рульдә барганда таксистның хәле начарайган һәм ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Социаль челтәрләрдә шул хакта мәгълүмат чыкты. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әйтүенчә, таксист Казан аэропортыннан пассажирларны өенә илткән. Кинәт юлда аның хәле начарайган, «Академик Глушко урамы» тукталышы янында автомобилен туктатып, ул машинасыннан чыккан һәм чирәмгә ауган, дип яза Татар-информ.
Агентлыкка билгеле булганча, гадәттән тыш хәл кичке бишенчеләр киткәч булган. Ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, ир-атны көзән җыеруы һәм авызыннан күбек китүе хакында хәбәр иткәннәр.
Табиблар урынга егерме минут эчендә килеп җитсә дә, инде соң булган – ир-атның йөрәге тибүдән туктаган.
--- |
Иң күп укылган
|