|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2020 Шоу-бизнес
"Берегите себя!" - Илназ Сафиуллин 7нче хастаханәдән ФОТО урнаштырдыМоннан берничә көн элек автор-башкаручы Илназ Сафиуллин үзенең коронавирус йоктыруын белдергән иде. Бу хакта ул инстаграмда пост урнаштырып, тамашачыларына видеомөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта "Матбугат.ру"да да язган идек. Инде бүген моңарчы өйдә дәваланган җырчының хастаханәдә ятуы ачыкланды. 7 нче шәһәр хастаханәсеннән фотосы белән дә бүлеште Илназ. Бик күңелле күренеш түгел, билгеле. Алай да тамашачылары өметсезлеккә бирелми - алар җырчыга тизрәк савыгуын теләп, бик күп позитив комментарийлар калдырган. "Братан, тизрәк терел! Күбрәк алма соклары, "Агуша", җылы сулар эч!" "Бу фотода син кызыңа охшагансың" "Борчылма, дәвалан, барысы да яхшы булыр" дип яза алар.
--- |
Иң күп укылган
|