поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.10.2020 Җәмгыять

"Ужас бит бу! Ник без шундый җимерек палатада дәваланырга тиешбез?.."

"Йогышлы авырулар бүлеге беренче катта урнашкан. Өске катларга берничә тапкыр ремонт ясадылар. Өстә ваталар, җимерәләр, төзекләндерәләр, аскы кат аның саен начарлана, анысы өчен бюджеттан акча бүленмәгән, диләр. Хәзер рөхсәттән башка карандаш та сатып алып булмый, шуңа да программа кысаларында акча бүлеп биргәнне көтәргә генә кала..."

Редакциябезгә бер видео җибәрделәр. Кукмара хастаханәсеннән. “Хрущев заманыннан калган караватлар. 1960 елларда талдан үрелгән урындыклар. Киемнәр өчен элгеч таба алмаганнар, өч шөреп борып куйганнар. Суыткыч – тәрәз төбе. Ашамлыклар, чебен үтергеч, калак та шунда. Кая бара бу дөнья? Кайда сырхауханәләрне төзекләндерәбез дип бирелгән миллионлаган акча? Ник без шундый җимерек палатада дәваланырга тиешбез? Ужас бит бу!” – дип зарын җиткергән пациентларның берсе. Ул палатаны видеога төшергән.
 
Чынлап та уйланырлык күренеш: иске җиһазлар, бәдрәф тә начар хәлдә, кайнар су юк. Бүлмәнең ремонтны күптән күрмәгәне сизелеп тора. Моның сәбәбен ачыкларга теләп Кукмара район хастаханәсенең баш табибы Равил Халиевка мөрәҗәгать иттек.
 
Равил әфәнденең бу проблема үзәгенә үткән булып чыкты. Баксаң, Кукмара район хастаханәсенә ремонт ясалган, анда бар да тәртиптә, ә видеода йогышлы авырулар бүлеге турында сүз бара икән. Анысын төзекләндерү аерым программа буенча башкарыла дип, бу бүлекне гел читтә калдыралар, ди. 
 
– Йогышлы авырулар бүлеге беренче катта урнашкан. Өске катларга берничә тапкыр ремонт ясадылар. Өстә ваталар, җимерәләр, төзекләндерәләр, аскы кат аның саен начарлана, анысы өчен бюджеттан акча бүленмәгән, диләр. Санкцияләр белән бәйле рәвештә, хәзер рөхсәттән башка карандаш та сатып алып булмый, шуңа да программа кысаларында акча бүлеп биргәнне көтәргә генә кала. Бу хакта депутатларга хат та юлладык, беренче ел гына ремонт сорап мөрәҗәгать итмибез. Мин бар документларны җыеп прокуратурага да җибәрдем. Район башлыгы Премьер-министр Алексей Песошин исеменә хат язды. Нәтиҗә көтәбез. 2021 елга ремонт планына кергәнбез дип ишеткән идек. Әмма, хәзер коронавирус белән бәйле рәвештә иртәгә нәрсә буласын алдан белеп булмый. Йогышлы авырулар бүлегендә коронавируслылар өчен аерым бүлекчә ачтык. Ни хикмәт, авыруларның читкә китәсләре килми, шартлар канәгатьләнерлек булмаса да, бездә дәвалануны өстенрәк күрәләр. Шөкер, дарулар җитәрлек, кислород белән тәэмин итә торган аппаратлар да бар. Коронавирустан дәвалый торган нәтиҗәле дарулар безгә беренчеләрдән булып кайтты. Авыручылар күп. Йогышлы авырулар бүлегендә җиде палата, һәрберсендә өчәр урын. Әлегә дүртәр кешене урнаштырырга мәҗбүрбез. Табиблар арасында да күп чирлиләр. Бик мәкерле авыру, сакланырга кирәк. Сугыш заманында да шундый авыр шартларда эшләгәннәр. Без шуннан ким түгел. Хәзерге заманда мондый сыйфатсыз дәвалану учреждениеләре булырга тиеш түгел, килешәм. Ләкин нишлик? Өметсез шайтан гына, көтәргә кала. Безнең төп максат – нинди шартларда да пациентларның гомерләрен саклап калу, – диде Равил Халиев. 
 
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында исә: “Сырхауханәләрне төзекләндерү икенче программа буенча башкарылды. Стационарларны төзекләндерү буенча аерым биш еллык программа кабул ителде. Ул тормышка ашырыла башлады. Әйтик, Чаллыда ремонт эшләре бара. Республикада ремонтка мохтаҗ мондый стационарлар җитәрлек, барысы да чират буенча төзекләндерелер”, – дип җавап бирделәр. 
 
Программа биш елга исәпләнгән, әлегә вакыт бар, Кукмара йогышлы авырулар бүлегенең язмышы ничек хәл ителер, көтеп карыйк.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.10.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»