|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2020 Җәмгыять
Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева вафатТагын күңелсез хәбәр: Татарстанның халык артисты Гәрәева Венера Хәсәновна бакыйлыкка күчкән. Бу хакта "Матбугат.ру"га үз чыганакларыннан билгеле булды. Венера Гәрәева - танылган хормейстер, педагог, күп кенә татар җырчысының укытучысы. Соңгы елларны Татар дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә эшли иде. Венера Хәсәновнаны иртәгә үзенең туган ягы Саба районы Өчиле авылында җирләячәкләр, дип көтелә.
Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз...
Быелның апрелендә "Азатлык" радиосына интервью биргәндә Венера Гәрәева коронавирус пандемиясе турында менә ни дигән иде:
— Чире дә үтәчәк, тауары да бетмәячәк, ә курку калачак дим мин. Ул курку бигрәк тә өлкән буында сизелә. Бу бәлки күпне күргәннән, Сталин чорын кичергәннән киләдер. Эшкә барганда карыйм, кибетләрдә өлкәннәрдән су буе чират тезелгән. Хәзерге буында исә курку юк. Алар Алладан да, сугыштан да курыкмый, хәзерге көн белән яши. Бер караганда, курку бит ул үз-үзеңне саклау дигән сүз. Хайваннарда да бар ул инстинкт. Менә шул курку булмаганга бетеп бармыйбызмы икән без, дип тә уйлыйм мин кайчак. Ә пандемия белән кирәгеннән артык куркыту сәясәт белән артык мавыкмасыннар дип эшләнмиме икән? Миндә менә шундый уйлар.
--- |
Иң күп укылган
|