поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2020 Хәвеф-хәтәр

Моргта чит хатын мәетен биреп кайтарганнар

Иске Оскол шәһәрендә мәрхүмә хатын туганнарына чит мәет биреп кайтарганнар. Бу хакта мәрхүмәнең оныгы “ВКонтакте”дагы «Старый Оскол STOG» төркемендә язып чыккан.

Яшь кыз сүзләренчә, аның картәнисе 19 октябрьдә пневмониядән үлгән. Яргач, медиклар мәрхүмәдә COVID-19ны тапмаган һәм гәүдәсен килеп алырга рөхсәт иткәннәр. “Моргта башыннан пакетны салдырырга кушмадылар, имеш, нәрсә беләндер эшкәрткәннәр, иртән генә салдырырга ярый диделәр... Төн буе картәнибез белән  барлык туганнар хушлашты... балалары... оныклары... кайгыдан нишләргә белмәгән ире. Ә иртән капчыкны башыннан салдырсак, анда башка хатын иде!” – ди мәрхүмәнең оныгы.
 
Мәетләрне алмаштыруларын белгәч, туганнары ритуаль хезмәткә мөрәҗәгать иткән. Хезмәт, килеп, мәетне кире моргка илткән.  “Без картәниебезне таба алмадык, ахырда  башка  кеше кимнәрен кидереп, аны чит фамилия астында башка табутка салулары ачыкланды”, – дип язган яшь кыз.
 
Белгород өлкәсенең сәламәтлек саклау департаменты начальнигының беренче урынбасары  Людмила Крылова аңлатуынча, бу очрак буенча хезмәт тикшерүе үткәреләчәк. Ханым вакыйга морг хезмәткәренең таркаулыгы, нагрузкасы зур булуы, мәетләрнең дөрес маркировкаланмавы яисә  документлары тоткарлауны сәбәпле килеп чыккандыр дип фаразлый.
 
Крылова үзе эшләгән ведомство исеменнән мәрхүмәнең туганнары алдында гафу үтенгән.
 
Шундый гамьсезлектән һәм хаталардан Аллаһ сакласын. Аңлашыла, морг хезмәткәре өчен мәетләр көн дә эш итә торган материал, русча әйткәндә "рутина". Якыннарын югалтканнар исә ачы кайгыда.  Ә табутта туганы урынына чит кеше гәүдәсен күрү бөтенләй коточкыч хәл бит.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: krsk.aif.ru

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 26.10.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»