поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2020 Җәмгыять

Кайда туган – шунда ярап куйган

Камышлы районының Татар Байтуганы авылында яшәүче Илфат Бәдретдинов күпчелек авыл яшьләренә үрнәк булырлык. Ул бәхетен читтән эзләүчеләрдән түгел, 2015 елда Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, һәм Шәрекъне өйрәнү институтын тәмамлаганнан соң, туган авылына кайтып, җирле мәктәпкә тарих укытучысы булып эшкә урнаша, гаилә кора.

Үз һөнәренә гашыйк булган, энергиясе ташып торган егет район һәм өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулап тора.

- Илфат, бүген авыл яшьләре шәһәрләргә китү ягын карый. Сез ничек авылда төпләнеп калырга булдыгыз әле?
 
- Минем дә Казанда калырга мөмкинлегем бар иде. Диплом эшемне “бишле”гә яклагач, остазларым магистратурага укырга керергә үгетләделәр. Тик мин үзем өчен киләчәккә максатларны билгеләгән идем инде. Бөтен күңелем белән туган авылымны яратам, балачактан аның тарихы белән мавыгам. Монда, әлбәттә, бабамның - җирле тарихны өйрәнүче Әбүзәр Бәдретдиновның өлеше зурдан. Аның эшен дәвам итәргә, яшьләрдә туган якка карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә телим.
 
- Замана балалары күбесенчә гаджетлар белән мавыга, буш вакытларын интернетта уздырырга ярата шул. Аларны тарих белән кызыксындыра алдыгызмы?
 
- Укучыларым белән уртак тел тиз таптым. Укытучы – ул остаз да, якын дус та булырга тиеш бит. Балалар минем белән киңәшә, серләрен уртаклаша икән, димәк, мин аларның ышанчыларын яулый алганмын. Дәресләрдә дә алар бик актив. Нинди тема узсак та, безнең як тарихы белән чагыштыралар, сорауларын яудырып торалар. Бердәм дәүләт имтиханнарында минем фәннәрне сайлаган укучыларның яхшы нәтиҗә күрсәтүләрен хезмәтемә югары бәя бирү, дип кабул итәм.
 
- Илфат, Сез Әбүзәр бабагызның эшен дә дәвам итәсез, дигән идегез?
 
- Әлбәттә. 2017 елда аның хезмәт җимеше - “Камышлы регионы татарлары тарихы” исемле китабы дөнья күрде. Бу эштә гаиләбезгә Әлмәт дәүләт нефть институты профессоры, тарих фәннәре докторы Кронид Корепанов һәм тарих фәннәре кандидаты, доцент Айрат Гайфетдинов ярдәм иттеләр. Кызганычка, бу вакытта бабабыз гүр иясе иде инде (урыны оҗмахта булсын).
 
Төбәгебезнең үткәнен өйрәнү һәм укучыларны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан мин Рус Байтуганы мәктәбендә “Легион” хәрби-спорт клубы оештырып җибәрдем. Анда бары тик яхшы укыган, тәртипле укучыларны гына кабул итәбез. Чөнки клуб әгъзасы башкаларга үрнәк булырга тиеш. “Легион”га кабул итсеннәр өчен, кайбер балалар яхшы укый башладылар, тотышлары да уңай якка үзгәрде.
 
Легионлылар тормышы бик кызыклы. Без походларга, экскурсияләргә йөрибез, туган якны өйрәнәбез, “Зарница” кебек район күләмендә узган чараларда катнашып, призлы урыннар яулыйбыз.
 
“Легион” клубы авыл тормышында да актив катнаша. Нинди ярдәм кирәксә дә, без һәрвакыт әзер. Мәсәлән, узган елны Бөтенроссия авыл Сабан туе алдыннан Сәләй Вагыйзовның музей-йортын төзекләндерергә ярдәм иттек. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата Нурания апа Абзалова оештырган чарада катнаштык. Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Кашапов та безнең үтенечләрне кире какмый. Күптән түгел җирле хакимият балаларга хәрби киемнәр сатып алды, аяк киемнәре белән дә ярдәм итәргә сүз бирделәр.
 
Балаларның мәктәптән тыш вакытларын файдалы уздыру максатыннан Байтуган, Иске һәм Яңа Ярмәк авыллары мәктәпләрендә каратэ дәресләре дә уздырам.

- Сез мәктәп һәм авыл тормышында актив катнашасыз. “Кайда туган — шунда ярап куйган” өлкә акциясендә призлы урынга лаек булган идегез. Күптән түгел “Йөрәгемне балаларга бирәм” дип аталган XVI өлкә педагог осталыгы бәйгесендә “Туристлык — туган якны өйрәнү” номинациясендә җиңүче булдыгыз. Ничек итеп бөтен нәрсәгә дә өлгерәсез?
 
- Әти-әнием, тормыш иптәшем Юлия, укучыларым, хезмәттәшләрем һәм авылдашларымның ярдәмен тоеп яшим. Һәр бәйге белемемне арттырырга, профессиональ яктан үсәргә ярдәм итә. Шул ук вакытта укучыларым белән дуслык җепләрен дә ныгыта. “Кайда туган – шунда ярап куйган” акциясендә катнашканда, алар миңа караганда да ныграк дулкынландылар. Моның өчен аларга зур рәхмәт.
 
- Гаиләгезгә вакыт каламы соң?
 
- Тормыш иптәшем Юлия һөнәре буенча укытучы, ул еш кына мәктәптә югалып торуымны аңлый. Сүз уңаеннан, хатыным – шәһәр кызы. Миңа кияүгә чыкканда авылда яшәргә ризалашты. Кечкенә генә булса да үз хуҗалыгыбыз бар, умарталык тотабыз. Хәзер Юлия кызыбыз Алинә белән декрет ялында.
 
Әтием Айрат белән әнием Гүзәлия дә күршедә генә яшиләр. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, тату гомер итәбез.
 
- Илфат, сез авылда калганыгызга үкенмисез, тормышыгыздан тәм табып яшисез. Ә күпчелек яшьләрнең авылда каласы килми. Ник алай була икән?
 
– Төп сәбәбе – эш урыннары булмау һәм түбән хезмәт хакы. Ата-аналар балаларына яхшы белем бирергә телиләр. Авылларда балалар бакчалары һәм мәктәпләр ябылу аларны район үзәкләренә яки шәһәрләргә күчеп китәргә мәҗбүр итә.
 
Авылда калып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүче уңган, булдыклы яшьләр күп. Сер түгел, гаиләгә өстәмә керем булсын дип, мин дә үз эшемне башлап җибәрергә теләр идем. Мәсәлән, быел авыл халкы өчен Казанга экскурсияләр оештыргаладым. Үзем шунда укыгач, шәһәрне, аның тарихын яхшы беләм. Якташлар: “Шәп булды, тагын барып кайтыйк әле”, - дип, мактыйлар. Ә ни өчен зур машина алып, шундый экскурсияләр оештыру белән шөгыльләнмәскә? Тик яшьләрнең иртәгәсе көнгә ышанычы юк. Авыл эшмәкәрләренә беренче елларда дәүләт ярдәм итсә, бик яхшы булыр иде. Бу күп яшьләргә туган җирләрендә калырга этәргеч булыр иде, дип уйлыйм.
 
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илфат. Игелекле хезмәтегездә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 26.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»