|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2020 Шоу-бизнес
«Минем хәлләр җырларлык түгел» - авырган Салават инстаграмда постын язып бетерә алмаганТатарстан районнарында, шул исәптән эстрада вәкилләре арасында да авыручылар саны арта бара. Әле шушы көннәрдә генә Илназ Сафиуллинның коронавирус йоктыруын хәбәр иткән идек. Инде менә татар эстрадасының мэтры Салават Зәкиевич тә авырып киткән. Кайбер телеграм-каналлар аның коронавирус белән авырып, республика клиник хастаханәсендә ятуын язып чыкты. Кичә җырчы инстаграмына чираттагы видеоязма урнаштырды, әмма ул постны да язып бетерә алмаган.
«Дуслар, минем хәлләр җырларлык түгел. Әлегә племянник Айдар Фәтхетдиновны ты…», - дигән Салават Фәтхетдинов һәм шул урында пост өзелгән.
Тамашачылары язма астында күпсанлы комментарийлар калдырып, җырчының тизрәк савыгып сәхнәгә чыгуын тели.
--- |
Иң күп укылган
|