|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2020 Мәдәният
Милли музей мәктәп укучыларын "Ура! Каникуллар!" акциясендә катнашырга чакыраКөзге каникул вакытында Татарстан Милли Музее студентлар һәм мәктәп укучылары өчен “Ура! Каникуллар!" акциясен әзерли. 2-8 ноябрь көннәрендә махсус музей класслары, мастер-класслар, квест уеннары һәм экскурсияләр тәкъдим ителәчәк. Акция кысаларында борыңгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан тарихы, безнең төбәктә яшәүче халыкларның традицияләре һәм мәдәнияте белән танышып булачак. "Ура! Каникуллар!" акциясе гомуми мәктәп программасына искиткеч өстәмә булып, балаларның белем алуына уңайлы шартлар тудырачак.
--- |
Иң күп укылган
|