|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2020 Мәдәният
Казан шәһәр филармониясе сәләтле балаларны барлауны дәвам итә (ВИДЕО)«Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе балалар арасында кастинг уздырды. Жюри әгъзалары кырыкка якын катнашучының унысын сайлап алды. Әлегә вокал, музыка уен коралларында уйнау төркемнәренә 6-12 яшьлек балаларны кабул итү әле дә дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова сөйләде. «Бүгенге көндә 10 бала җыйдык һәм алар белән шөгыльләнә башладык. Казан филармониясе сайтына барлыгы кырыкка якын гариза килгән иде. Татар халык иҗатына гашыйк булган балаларны тупладык. Алар, әлбәттә, татар телен белергә тиеш. Татар теленнән тыш, чит телләрдә дә җырлаячакбыз. 6-12 яшьлек балаларны кабул итүне әле дәвам итәбез. Киләчәктә төрле проектлар һәм идеяләр бар», — диде Гафурова. Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев сүзләренчә, кастингка музыка уен коралларында уйный белгән балалар килә. «Бөтенләй уйный белмәүчеләрне кабул итмибез. Төп критерий — сәләтле балаларны җыю. Ноталарны белү, музыка мәктәбен тәмамлау мөһим түгел, иң мөһиме — күпме дә булса тәҗрибә булу. Без ярым профессиональ ансамбль оештырырга җыенабыз. Табигатьтән сәләте булган балалар да җыела ала», — ди ул. «Сәнгатебезне киләчәк буынга тапшырырга, җәмгыятьне үзебез тәрбияләргә тиеш. Милли сәнгатебезне җиткерү, татар телен саклау өчен балаларны үзебез тәрбияләргә тиеш. 10 бала сайлап алырбыз өметләнмәгән дә идек», — диде Татарстанның халык артисты, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова. Әлеге матбугат очрашуында кастинг җиңүчеләре дә кунакта булды. Алар матбугат очрашуында музыкаль номерлар тәкъдим итте. «Кастингта сайлап алынган балалар киләчәктә Казан филармониясе артистлары булыр дип өметләнеп калабыз. Үзебезнең тәҗрибәгә өйрәтеп, аларны үстерергә теләк бар. Әлбәттә, һәр кабул ителгән бала да сәнгать юлыннан китмәскә мөмкин, монда алдан фараз ясап булмый. Артист булмасалар да, үзләренең осталыкларын балаларына җиткерәчәк», — диде Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова.
Чыганак: "Татар-информ"
--- |
Иң күп укылган
|